Новости
“Хатын-кызларыбыз татар җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас, иншалла. Рәсүл Әкрәм салаллаһу галәйһи вәссәлам, оҗмах аналарның аяк астында, дип юкка гына әйтмәгән. Кеше, гыйлем эстәп, туры юлга басса, Аллаһ аны шул юл буйлап җәннәткә кертер. Мин сезне татар телендә һәм ислам рухында тәрбияләргә тырыштым. Сезнең кулда исә милләте өчен, дине өчен җанын фида кылырдай меңнәрчә татар баласы җитешер, Аллаһы боерса. Күрәсез, нинди дәүләт вә сәгадәт бу!”. Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” әсәрендә Мөхлисә Бубыйның төрмәдә кызы Наҗиягә соңгы тапкыр әйткән сүзләре бу.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әзерләгән “Калфак туе” бәйрәмендә әлеге спектакльдән өзек күрсәтүләре һәм бу сүзләрнең яңгыравы күңелләрне актарды. (Аны 107нче балалар бакчасының татар теле белгече Ләйсирә Юсупова һәм педагог Гөлфинә Шәехова сәхнәләштереп күрсәттеләр). Нинди авыр заманаларда да татар телебез, динебез сагында торучы милләт аналары булган бит. Нигә бүген аналар күңелендә шушындый миллилек юк? Аларны ничек уятырга? Халыклар дуслыгы йортында үткән “Калфак туе”ннан бик…
Төбәкләрдә милли чаралар үткәрү, мәдәниятне, мәгарифне үстерү турыдан-туры матди чыгымнарга бәйле. Мондый вакытта милли җанлы эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Аларның берсе — Равил Шәрәфиев.
Равил Рәшид улы 1959 елны Ижау шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләдә бердәнбер бала була. Мәктәптән соң Индустриальный техникумда белем алгач, “Ижмаш”, аннан соң “Ижсталь” заводында эшли. Әтисе Рәшид абый да, әнисе Мәймүнә апа да гомерләрен заводка багышлаган кешеләр. Мәймүнә апа бик күп еллар мәчеттә дин сабагы алучыларга гарәп телен дә өйрәткән. “Әнигә 87 яшь. Без аны бик нык хөрмәт итәбез, яратабыз. Ә укучылары аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле”, — ди Равил әфәнде.
Илебездә үзгәртеп кору еллары башлангач, күпләр үз эшләрен ачалар. Милләттәшебез дә үзен сынап карарга уйлый. 1994 елны беренче “КамАЗ” машинасы сатып ала. Бүгенге көндә ул республикада иң алдынгыларның берсе булган йөк ташу белән шөгыльләнүче оешманың җитәкчесе. Нинди генә авыр еллар булмасын, аягында нык басып тора ул. “Уңышның сере бары тик тырышлыкта һәм максатны дөрес куюда ”, — ди…
Гыйнвар аеның соңгы көннәрендә “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге Ижау шәһәре татар эшмәкәрләре белән очрашу уздырды. Очрашуда эшкуарлар: Фәрид Вәлитов, Равил Саттаров, Равил Шәрифуллин, Дамир Гобәйдуллин, Рөстәм Усманов, Илсөя Мөхәммәтшина, Динар Миннәхмәтов, депутатлар Альфред Зиннәтуллин, Фәрит Юнысов катнаштылар. Фикер алышуда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова Удмуртия татарлары өчен үткәрелә торган милли чаралар, чишеләсе мәсьәләләр, алга таба эшлисе эшләр турында сөйләде. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин узган ел башкарган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Бүгенге көндә тормышны эшмәкәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Чөнки базар мөнәсәбәтләре тамыр җәйгән чорда яшибез һәм бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Акчаңны түләсәң, чүл үзәгенә бер стакан салкын әфлисун суы да китерәчәкләр. Элек авыл халкы алма, шәфталу, кыяр һәм башка яшелчә-җимешләрне алырга район үзәгенә йөри иде. Хәзер авыл саен җаның теләгән җимешләр, көндәлек товарлар сатылучы кибетләр эшли. Кием-салымга кытлык, Сабан туенда лимонадка, туңдырмага чират торган вакытлар тарихта калды. Тормышыбызның…
Балалар Чыршы бәйрәмен ел буе сагынып көтеп алалар. Тик соңгы вакытларда бу бәйрәмне мәктәпләрдә уздырырга рөхсәт итми башладылар. Аның каравы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өченче ел рәттән Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме уздыра.
Быел да Ижау шәһәренең балалар бакчаларының татар төркемнәрендә тәрбияләнүче һәм мәктәпләрнең татар сыйныфларында белем алучы балалар, шулай ук Завьялово районыннан, Уральский поселогыннан килгән — барлыгы 120 бала рәхәтләнеп ял иттеләр. Тамашаны “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле әзерләде.
Бәйрәмдә балалар Кыш бабай, Кар кызы, Су анасы, Шүрәле, Бичура белән әкияттә кунакта булдылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, биеделәр, чыршы тирәли әйләнделәр. Балаларга бигрәк тә флешмоб ошады. Башта әкият геройлары балаларны биергә өйрәтсәләр, соңыннан балалар үзләре дә сәхнәгә күтәрелеп, башкаларга бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Чыршы бәйрәменнән балалар татарча биергә, татар телендә Яңа ел белән котларга өйрәнеп кайтып киттеләр. “Шәп булды!”, “Заманча Чыршы бәйрәме булды бу!”, “Бер генә бала да тик утырмады”, — дип,…
Шомартыйк һәм көн дә киңәйтик без
Татар дөньясының урау юлларын.
Яңгыратыйк милли моңлы җырлар
Һәм яңартыйк “Ижау моңнары”н!
Элмира Нигъмәтҗан
Нәкъ әлеге шигырь юллары белән башланып китте өченче “Ижау моңнары” татар һәм башкорт җыр-бию фестивале.
1992 елның декабрендә Татар иҗтимагый үзәге, оешманы ул вакытта җитәкләгән Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән, Удмуртиядә беренче тап-кыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе оештырылган иде. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Аның нәтиҗәсе дә була. Беренче татар җыры бәйгесендә катнашкан җырчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әверелде. Мисал өчен — Ирек Мөхәммәтҗанов. Ул бүген Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртә. Шулай ук республикада танылган баянчы Илфат Нурмөхәммәтов шушы бәйгедән соң фәкать татар төркемнәре белән генә эшләде, сәхнәдә татарча гына чыгышлар ясады. Беренче фестиваль хакында милләттәшләребез күңелендә әле дә хатирәләр саклана. “Ул вакытта безне берләштерү өчен бик кирәкле чара булды”, — дип искә алалар алар.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның…
Танылган язучы, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның: “Тарихка кайту — кунакка кайту түгел ул” дигән сүзләре бар. 2 декабрь көнне “Дзержинец” лагеренда нәкъ менә тарихка кайттылар. Биредә “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәте: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән республика-
күләм фәнни-гамәли конференция үтте.
“Дзержинец” лагере бу көнне иртәдән үк гөрләп торды. Республикабызның төрле төбәкләреннән: Сарапул, Можга шәһәрлә-реннән, Уральский поселогыннан, Дулесово авылыннан, Камбарка, Игра, Каракүл, Балезино, Сюмси, Алнаш районнарыннан һәм Ижауның үзеннән 100 дән артык делегат килде.
Конференциянең беренче өлеше республикабыз татарлары тарихына багышланган иде. Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең проректоры, профессор Илдус Фатыйхов әлеге чараның әһәмиятенә басым ясады: “Төрле өлкәләрдә: завод булсынмы, уку йортларымы – күренекле милләттәшләребез һәр җирдә дә бар. Аларны тарихка кертеп калдырырга, онытмаска кирәк. Әлеге конференция яшьләрдә милли үзаңны ныгытуда, үстерүдә мөһим роль уйный”, — диде. Удмурт дәүләт университеты галиме, профессор Илдар Латыйповның чыгышы тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Чыгыш ясаучылар арасында студентлар һәм мәктәп укучылары булуы сөендерде. Рузилә Шәйдуллина Казан федераль…
2011 елда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов Казанга күченеп киткәч, милли йөкне тартырга ир-атлар да, хатын-кызлар да алынып карады. Тик аның җаваплы, четерекле авыр йөк булуын сизеп алгач, әлеге вазифадан баш тарттылар. Шул вакытта «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы әлеге вазифаны алырга батырчылык итте. Аның Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкләгәнгә дә 3 елга якын вакыт үтеп киткән. 3 декабрьдә Ижау шәһәрендәге Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни автономиянең отчет-сайлау җыелышы узды.
Ул Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Юрьевна Соковикова, республиканың 11 районыннан һәм Ижау шәһәренең үзеннән килгән милли оешма җитәкчеләре һәм делегатлар катнашында узды. Төп чыгышны Рәмзия Габбасова ясады.
«Безнең төп максатыбыз — балаларны милли рухта тәрбияләү. Шуның өчен бөтен көчебезне яшь буынны тәрбияләүгә бирәбез. Татарстан Республикасы проектлар белән катнашып, грантлар отарга ярдәм итә. Соңгы өч елда бер генә тапкыр да грант отмыйча калганыбыз булмады. Ике ел фәнни-гамәли конференция уздырдык. Алар…
6 ноябрь көнне Ижаудагы филармония концертлар залында Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды. Бәйрәм чарасында Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин, Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин, УР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Софья Широбокова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия шәһәр-районнарында эшләүче милли оешма җитәкчеләре, әгъзалары, милли хәрәкәт ветераннары катнаштылар.
Әлбәттә, 25 еллык тарихны 3-4 сәгатьлек кичәдә генә яктыртып бетереп булмый. Татар иҗтимагый үзәген булдыру һәм аны саклап…
29 сентябрьдә “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән “Спартак” халык иҗаты йортында мөнәҗәт әйтү бәйрәме узды. Бәйрәмдә Кияс, Балезино, Камбарка районнарыннан, Сарапул, Чайковский, Воткинск, Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
Татарның халык иҗаты бик бай — ул күп төрле: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәзәкләр, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, риваять-легендалар, дастаннар. Шулар арасында иң үзенчәлеклесе — мөнәҗәтләр. Тарихыбыздан күренгәнчә, халкыбыз гомер-гомергә моң-зарлы булган. Сагыш һәм бетмәс-төкәнмәс өмет белән сугарылган менә шул моң-зардан мөнәҗәтләр туган. Телдән-телгә күчә-күчә бик борынгыдан бүгенгебезгә килеп җиткән. Күпчелек мөнәҗәтләрнең эчтәлегендә дини мотивлар өстенлек итә. Күп еллар буе динне кысрыклауга карамастан, мөнәҗәтләр халык күңелендә гасырлар буе кадерләп, түкми-чәчми сакланып килгән.
Безнең көннәрдә милли тел, гореф гадәтләр, Ислам дине яңадан туу чоры кичерә. Шуның белән бергә мөнәҗәтләрнең дә фаҗигале язмышы үзгәрә: хәзер алар газета-журнал битләрендә басылалар, радио-телевидениедән яңгырыйлар, аларга багышлап аерым җыентыклар, кассета-дисклар чыга. Күренекле артистлар Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Ильяс Халиков һәм башкалар сәхнәләрдә мөнәҗәтләр әйтәләр.
Мөнәҗәтләр…
21-24 сентябрь көннәрендә Кырымның Бахчасарай районында IX Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале узды. Кара диңгез буендагы “Бригантина” балалар лагере Россиянең егермегә якын төбәгеннән килгән фольклор төркемнәрен — 500 гә якын кешене үзенә сыендырды. Удмуртиядән әлеге фестивальдә «Асылъяр» җыр һәм бию төркеме катнашты.
Быелгы программа конкурс рәвешендә оештырылмаган. Моңа кадәр узган конкурсларда иң яхшы дип табылган коллективларны җыйганнар. Фестивальне оештыруда Татарстан Мәдәният министрлыгы белән беррәттән Бахчасарай муниципаль районы да актив катнашкан. Районның алты авылында концертлар оештырылган. Фестивальдә Татарстан Республикасы, Әстерхан, Самара, Свердловск, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Волгоград, Пенза өлкәләре, Пермь ягыннан килгән милләттәшләребез үз төбәкләренең күркәм гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Башкортстан, Мордовия, Мари Иле, Удмуртия, Чуашстанда гомер итүче татарлар да Кырымдагы кан кардәшләребез белән тәҗрибә уртаклашкан, дуслык күперләрен тагын да ныгыткан. Фестивальнең тантаналы ачылышында Кырым кардәшләребез кодалык, туй йолаларын чагылдырган җырлы-биюле композиция тәкъдим иткән. Бахчасарайның “Авдет” (“Кайту”) һәм “Эбедиет” (“Мәңгелек”) ансамбльләре артистларының чыгышлары алкышларга күмелгән.
Фестивальдән кайткач,…