<- назад в новости

Башланган эш дәвамлы булсын!

29 сентябрьдә “Яңарыш” газетасы редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге ярдәме белән “Спартак” халык иҗаты йортында мөнәҗәт әйтү бәйрәме узды. Бәйрәмдә Кияс, Балезино, Камбарка районнарыннан, Сарапул, Чайковский, Воткинск, Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның Әгерҗе районыннан мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты.
Татарның халык иҗаты бик бай — ул күп төрле: әкиятләр, җырлар, бәетләр, мәзәкләр, табышмак­лар, мәкаль-әйтемнәр, риваять-легендалар, дастаннар. Шулар арасында иң үзенчәлеклесе — мөнәҗәтләр. Тарихыбыз­дан күренгәнчә, халкыбыз гомер-гомергә моң-зарлы булган. Сагыш һәм бетмәс-төкәнмәс өмет белән сугарылган менә шул моң-зардан мөнәҗәтләр туган. Телдән-телгә күчә-күчә бик борынгыдан бүгенгебезгә килеп җиткән. Күпчелек мөнәҗәтләрнең эчтәлегендә дини мотивлар өстенлек итә. Күп еллар буе динне кыс­рыклауга карамастан, мөнәҗәтләр халык күңелендә гасырлар буе кадерләп, түкми-чәчми сакланып килгән.
Безнең көннәрдә милли тел, гореф гадәтләр, Ислам дине яңадан туу чоры кичерә. Шуның белән бергә мөнәҗәтләрнең дә фаҗигале язмышы үзгәрә: хәзер алар газета-журнал битләрендә басылалар, радио-телевидениедән яңгырыйлар, аларга багышлап аерым җыентыклар, кассета-дисклар чыга. Күренекле артистлар Гөлзада Сафиуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Ильяс Халиков һәм башкалар сәхнәләрдә мөнәҗәтләр әйтәләр.
Мөнәҗәтләр әйтүне оештыру тәкъдиме белән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә Фәния Гаделшина мөрәҗәгать иткән иде. Рәмзия Габбасова бу тәкъдимне хуплап кабул итте һәм бу эшне оештыруны миңа йөкләде. “Шатлык” халык ансамбленең элек тә дини җырлардан торган концерт­лар оештырганы булган. Бу фикердән соң мин Удмуртиядәге шәһәрләргә, районнарга, авылларга шалтыратып, энҗе бөртеге эзләгәндәй, мөнәҗәт әйтүчеләр эзли башладым. Китапханәче Рәмзия апа Гыйззәтуллина белән килешеп, әлеге кичәне китапханәдә үткәрергә булдык. Баксаң, мөнәҗәт әйтүчеләр бик күп икән! Кичәне “Спартак” халык иҗаты йортына күчерергә туры килде. Осталар өлкән яшьтә булуга карамастан, бик теләп катнаш­тылар. “Бер күрешү — бер гомер, кеше күреп кайтырбыз”, — диделәр. Аларны табарга булышкан җирле татар оешмаларына, мәдәният хезмәткәрләренә, Илмир хәзрәт Касимовка зур рәхмәт.
Балезино районы Паюра авылыннан килгән “Очрашу” ансамбленә йөрүче Гөлҗамал, Фатыйма, Дәния апаларга сокланырлык. Әлеге якларга хас булган көй-моң белән башкардылар алар мөнәҗәтләрен. Төньяк районнарның имам-мөхтәсибе Илмир Касимов дини яктан белешмә бирде. Үзе дә тарихи булган мөнәҗәт әйтеп күрсәтте.
Кияс районы Тауҗамал авылыннан килгән Галия апа Мәҗитова хәтеренең яхшы булуы белән таң калдырды. “Мин кечкенә чакта, авыл буенча ирле-хатынлы мөнәҗәтләр әйтүчеләр йөри иде. Шулардан отып, кечкенәдән үк әйтәм”, — ди ул. Кама поселогыннан килгән Арина апа Хәтмуллина мөнәҗәтләр кенә әйтеп калмады, матур, күңелгә үтеп керердәй шигырьләре белән залдагы тамашачыны елатты да. Сарапул шәһәреннән килгән Рәмзинә апа Хаҗиәхмәтова мөнәҗәтләрне яшь вакытта әбиләрдән отып алган. Ә Нәсимә апа Төхвәтуллина исә иң элек әнисенә багыш­ланган мөнәҗәтне әйтеп, тамашачыларны елатса, яңадан кызык шигырен укып рәхәтләнеп көлдерде. Гөлфия Исхакова җитәкчелегендәге “Тургай” халык ансамбле мөнәҗәтләрне беренче тапкыр башкарды. Алар әлеге бәйрәмгә махсус әзерләнгәннәр. Гөлфия Исхакова бәйрәм алдыннан мөнәҗәт тә язып караган. “Белгечләргә күрсәткәч, алар да ошаттылар”, — ди ул. Чайковский шәһәреннән килгән Кәүсәрия Нуруллина да үзе язган мөнәҗәтне әйтеп күрсәтте. Әгерҗе районы Яңа Аккуҗа авылыннан килгән Зәмфирә апа Дәүләтшинаны төрле яктан булдыра дисәк тә, ялгыш булмас. Үзе шаян, үзе телгә оста апабыз үз улына багышлап язган бәетен укыганда, күпләрнең күңеле әрнегәндер. “Шатлык” халык ансамбле солистлары Фәния Гаделшина, Әлфия Рәҗәповаларның мөнәҗәтләрне беренче тапкыр әйтүләре түгел. Алар инде “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә катнашып, җиңү дә яулаганнар иде. Әллә ир-атлардан бер үзе генә булгангамы, “Бәхет” ансамбле җырчысы Феликс Мансуров әйткән мөнәҗәт аеруча матур яңгырады. Бәйрәмдә Шәфика Таҗетдинова, Сабира Муллаәхмәтова, Нурсинә Минәҗева, Дания Борһановалар да үзләре әзерләп килгән мөнәҗәтләрен тамашачыларга ишеттерделәр. 107нче балалар бакчасында музыка белгече булып эшләүче Диния Кәримуллина мөнәҗәтләрне һөнәри дәрәҗәдә башкарды. Бу үзенә күрә тамашачыларга да, катнашучыларга да остаханә булды.
Бәйрәм җылы, күңелләргә ятышлы үтте. Ара ерак булганлыктан, кайбер өлкән апаларыбыз килә алмау сәбәпле, без үзебезнең алга аларны барып яздырып алу бурычы куйдык. Инде башланган эш дәвамлы булсын, алдагы елда да мөнәҗәт әйтүчеләрне барлап, җыйнап әлеге матур бәйрәмне үткәрергә язсын!