Новости
2016 елның 22 сентябре төнендә озак авырудан соң Мәсгуд Вахит улы Гаратуев вафат булды. Аңа 18 октябрьдә 88 яшь тулган булыр иде.
Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья татарлары Конгрессының беренче лауреаты (диплом № 001) Мәсгуд Гаратуев безнең өчен (танышлары, фикердәшләре, шәкертләре, милли хәрәкәт казанында азмы-күпме кайнаган кешеләр өчен) – ифрат күпкырлы, катлаулы шәхес. Ул теләсә нинди аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тотарга сәләтле эрудит иде. Татар милләтенең көчле фанаты. Корыч ихтыярлы һәм куәтле оештыручы, һичшиксез, лидер. Әгәр татарның борынгы патшалары һәм ханнары арасыннан соңгысы гына да Гаратуев сыйфатларына ия булса, без әле бүген дә бөек милли дәүләтебезнең кадерле һәм бәхетле балалары булыр идек. Гаратуев – үз сүзенә хуҗа. Аның сүзе эшеннән аерылмады. Ул әйткән ике җөмләне мисалга китерик: «Күңелем белән шуны тирән аңладым: милли мәсьәләләрне чишәр өчен профессионал-революционер кирәк, дөреслекне сөйли алырлык, кешеләрне ышандыра алырлык, зур абруйлы һәм иң нык киртәләрне җимерү куәтенә ия булган лидер-шәхес кирәк. Шундый җитәкчесе булмаган милли…
В ночь на 22 сентября 2016 года после долгой болезни скончался Масгуд Вахитович Гаратуев –почетный и первый президент Татарского общественного центра Удмуртской Республики, Заслуженный работник образования Удмуртской Республики. 18 октября ему исполнилось бы 88 лет.
Гаратуев Масгуд Вахитович– был крайне многогранной личностью, сильным, настоящим лидером татарского народа, мощным организатором, умел говорить правду и убедить людей. Всю свою жизнь посвятил служению народу, внес большой вклад в развитие татарской национальной культуры, образования и сохранение стабильности межнациональных отношений в республике.
При главенствующей роли Масгуда Вахитовича стало построение первой в истории России системы национально-культурного самоопределения татарского народа, исторически проживающего за пределами национальной республики.
Он смог создать сеть татарских общественных национальных организаций в Удмуртской Республике, объединив их в Татарский общественный центр. Его усилиями в 90-ые годы была создана единая система воспитания детей в национальном духе, в школах республики открылись татарские классы, в детских садах — татарские группы, в педагогическом колледже и УДГУ начали подготовку национальных кадров: учителей и…
Агымдагы елда милли җанлы яшьләрне берләштерүче XVI Татар яшьләре көннәре 11-16 июль көннәрендә «Идел» яшьләр үзәге базасында узды.
Җыенда Татарстаннан тыш, илнең 22 төбәгеннән һәм Төркиядән барлыгы 150 кеше катнашты. Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, дин, вокал, хореография, гарәп каллиграфиясе буенча дәресләр узды. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, «түгәрәк өстәл», диспутларда фикер алыштылар, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнаштылар. Форум программасын Казан шәһәренә, борынгы Болгар шәһәренә экскурсияләр бизәде. Татар яшьләре өчен «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек иҗади бәйгеләрдә үз сәләтләрен сынау мөмкинлеге дә бирелде. Читтән килгән егет-кызлар үз проектларын: Новосибирск вәкилләре “Йөзгә — бер” уенын, Санкт-Петербург кунаклары “Сабантуй ШОУ” программасын, Свердловск яшьләре исә “Гүзәл килен” тамашасын тәкъдим иттеләр.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт Думасы депутаты — Татар яшьләре көннәрен оештыручыларның берсе Илдар Гыйльметдинов: “Җыенның беренче елларында эшне милли җанлы яшьләр тәкъдиме белән башладык. Аның тамырлары узган гасырга, Советлар Союзына ук барып…
Июльдә Актаныш районы Татарстанның 33 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән һәм 11 чит илләрдән килгән “Ак калфак” оешмасы вәкилләрен үзендә кабул итте. Әлеге чарада барлыгы 150 делегат катнашты, шул исәптән без икебез Удмуртиядән идек. Безне балаларга искиткеч яллар оештырган “Бүләк” лагерена урнаштырдылар. Шул көнне үк Актанышның үзешчән сәнгать ияләре катнашында тамаша карадык. Район үзәге буенча сәяхәт кылдык. “Актаныш” универсаль спорт залы, “”Җиңү” паркында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, “Лачын” хоккей клубында, балалар бакчаларында булып кайттык. Кич белән безне Киров авылының данлыклы театр коллективы каршы алды.
Икенче көнне безне авыл туризмы белән таныштырырга ниятләделәр. Иртәнге 6 сәгатьтә лагерь тормышы башланды. Мин үзем “Кояшкай” отрядының командиры буларак, лагерь флагын күтәрергә лаек булдым. 1983 елда Татарстанда Аккош күле янындагы лагерьда пионервожатый булып практика узган чакларым күз алдына килеп басты. Соңыннан 5 юнәлештә авыллар белән танышырга таралыштык. Иске Кормаш җирлегендә өч сәнгать эшлеклесенә — Васыйл Мәликов, Зилфәт Басыйров, Әсхәт Сәфәргалинга — элмә такталар куелды. Бу авылда һөнәрчелек…
Ниһаять, көтелгән көн килеп җитте. Удмуртия мөселманнары зур куаныч, шатлык хисләре кичерә бу көннәрдә. 2016 елның 10 август көне Удмуртия мөселманнары тормышында зур вакыйга булып тарихка кереп калачак, чөнки бу көнне Ижау шәһәрендә Үзәк мәчет ачылды.
Мөселманнар бу көнне 13 ел көтте. Мәчет урынында 2003 елның 11 августында беренче өмә үткәрелеп, намаз укылды һәм Удмуртия мөфтие Габдулла хәзрәт беренче казыкны да үзе каккан иде.
Иман йортын төзүне “Альтон” оешмасы рәисе, Удмуртия мөфтие урынбасары Нәгыйм Каюмов һәм Удмуртия ТИҮ Президенты Фнүн Мирзаянов җитәкләде. (Кызганычка каршы, Фнүн Гавас улы арабызда юк. Урыны җәннәттә булсын!) Мәчет төзелешен әйдәп баручы Нәгыйм Каюмов: “Мәчет өчен төрле архитекторлар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасыннан иң уңае дип Казаннан Айрат Шәвәлиев проекты табылды. Аны да бераз үзгәртергә туры килде. Финанс мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, төзелеш ике ел туктап торды. Ниһаять, төрле оешмаларның, гади халыкның, Татарстан һәм Удмуртия хөкүмәтләренең ярдәме белән төзелеш тәмамланды….
Шәhәрдә яшәүче татарлар өчен Сабантуй — ял итү бәйрәме генә түгел, ә милли тәрбия бирү, халыкны берләштерү, гомумән, милләтне саклау чарасы да ул. Инде без бер ай дәвамында тирә-юньдә барган сабантуйлар “казанында” кайныйбыз. Чираттагы Сабантуй Сарапул шәhәренең 25нче мәктәп каршында оешкан ял hәм тернәкләндерү лагерына йөрүче балалар өчен уздырылды. Мин алдан ук йөзләп балага милли рухта зур бәйрәм ясаганнары өчен аны оештыручы 25нче мәктәп укытучыларына, “Электрон” мәдәният йорты вәкилләренә hәм Татар иҗтимагый үзәге активистларына рәхмәтемне җиткерәм.
Бәйрәм барышында ике дистә ел чамасы гомеремне шәhәр hәм балалар сабантуйларын оештыруга, татар теле дәресләрен укытмаган елларда да балаларга тәрбия бирү эшләрен татар милли гореф-гадәтләрен күрсәтү белән бергә үреп алып барган укытучы буларак, башыма төрле уй-фикерләр килде, балачак хәтирәләрем дә яңарды.
Үзем, авыл баласы буларак, чын татар сабантуйларында тәрбияләнеп үстем (хәер, шулай икәнен хәзер генә аңлыйм). Үсмер вакытымда булган бер хәл хәтеремдә уелып калган: сабантуйга барырга җыенып беткәч кенә аяк киемем юклыгы ачыкланды. Сәбәбен төгәл генә…
25 июньдә “Чекерил” спорт комплексында Сабан туе гөрләде. Җыр-биюләргә, ярыш-бәйгеләргә бай булды милли бәйрәмебез. Матур гадәт буенча, берничә ел рәттән Ижау Сабан туен оештыруда, төгәлрәге, мәдәни программа белән баетуда Татарстанның Саба районы зур өлеш кертә. Быел да сабалылар 60 кешелек зур делегация белән килгәннәр иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов ижаулыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, Сабантуйның мөхтәрәм кунакларына күчтәнәчләр өләште.
Бәйрәм көнне теләге булган һәр кеше — олысы-кечесе төрле ярышларда катнаша алды. Әйтик, юан беләклеләр үз көчләрен гер күтәрү, кул көрәштерүдә, аркан тартуда сынап карады. Җитезләр биек баганага үрмәләделәр. Чүлмәк вату, станда капчык белән көрәшү дисеңме, һәр ярыш үз тәртибе белән җиренә җиткереп башкарылды. Сабантуйның бизәге — көрәш быел теннис кордында түгел, ә башка мәйданда узды. Иң элек яшүсмерләр бил алышты. Лаеклы алмашчылар үсеп килүе куандырды. Ат чабышлары ике төркемдә үтте. Бу ярышны тамаша кылырга теләүчеләр аеруча күп иде.
Республикада төрле сәбәпләр аркасында югала барган авыллар күп. Кайчандыр Балезино районында иң зур хуҗалыкларның берсе булган Гордино авылында да бүген 30 гына йортта яшиләр. Әлеге авылдан чыккан кешеләр — татарлар һәм бисермәннәр — ел саен май ахырында, туган авылларын, нигезләрен сагынып кайтып, корбан чалалар. Биредәге бәйрәм элек дини йола буларак мулла катнашында узса, соңрак авыл бәйрәменә әйләнеп кала. Узган елдан башлап бәйрәм борынгыча уздырыла башлый.
Мин Үрьякала (Гордино) авылы тау башында басып торам. Ике яктагы урман, җәйрәп яткан киң болын арасыннан гүзәл Чүпче елгасы ага. Рәссамнарга, шагыйрьләргә иҗат итәр өчен илһам бирә торган җирләр биредә. Бер генә мизгелгә чүпче татарлары тарихы тасвирланган “Табышмаксыз халыкның табышмаклары” исемле китапта укыганнар күз алдыма килде. Әйтерсең лә Нократ сәүдәгәрләре Чүпче елгасы буйлап килеп менә-менә көймәләрдән төшеп бирегә кәрван-сарайга килеп туктаячаклар…
Борынгы тарих шаһитлары
Авыл уртасында каберлек урнашкан. Элек анда 1323 ел дип, болгар телендә уеп язылган кабер ташы булган….
ПОЛОЖЕНИЕ
о проведении скачек по пересечённой местности городского праздника «Сабантуй – 2016»
- Цели и задачи
Развитие и популяризация национального праздника Сабантуй с
обязательными конными скачками, как средство организации отдыха жителей и межнационального сближения.
- Сроки и место проведения
. Скачки проводятся 25 июня 2016г.
. Место проведения — спорткомлекс «Чекерил».
.Территория- Завъяловского района УР
. Регистрация и ветеринарный допуск с 10-00 часов.
. Начало скачек с 12 часов.
- Организация и руководство скачек
. Организация и руководство скачек возлагается на оргкомитет,
непосредственное определение победителей и призеров скачек на судейскую коллегию, утвержденную оргкомитетом.
. Оргкомитет несет ответственность за проведение скачек и обеспечение:
-правопорядка, безопасности зрителей и участников скачек по пересечённой местности
— подготовку дорожки для скачек.(ограждение ,выравнивание рельефа, покос с уборкой травы)
— награждение победителей и призёров скачек
— подготовку эстакады для выгрузки/погрузки лошадей
— обеспечение питьевой водой пригодной для поения лошадей
— обеспечение противопожарной безопасности
— обеспечение квалифицированной судейской бригадой:…
12 июньдә узган күңелле, матур шәһәр көне бәйрәме — башкалабызның миллион халкы булган шәһәрләрдән ким яшәмәве, көнкүреше, күңел ачу чаралары белән аларга тиң икәнлеген тагын бер кат раслады.
Агымдагы елда шәһәребез 256 еллыгын бәйрәм итте. Бу көнне — бәйрәм чаралары бик күп уздырылды. Халыклар дуслыгы монументы янында бәйрәм чыгышы, Андрей Дерябин һәйкәле янында митинг, удмурт халкының Гербер бәйрәме, Үзәк мәйданда һәм районнарда иҗат коллективлары чыгышы һәм инде төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә торган бәйрәм салюты белән беррәттән һавага меңнәрчә очкан шарлар — болар барсы да Ижау халкының тулы канлы тормыш белән яшәвен күрсәтә.
“Фильм, фильм, фильм”
Россиядә кино елы уңаеннан үзәк мәйданнан театральләштерелгән йөреш үтте. Прологта “Молодой человек” муниципаль театры тарафыннан эшләнгән кино төшерү күренеше күрсәтелде. Тамашачыларга таныш “Кавказская пленница”, “Двенадцать стульев”, “Белое солнце пустыни” фильмнарындагы геройлар үзәк мәйданнан үтте. Индустриаль районы — режиссерлар, сценаристлар, операторларның эшен күрсәттеләр. Устинов районы вәкилләре «Иван Васильевич меняет профессию” фильмын тәкъдим итсә, Октябрь районы тамашачыларны мультфильмнар дөньясына чакырды….