<- назад в новости

Сабантуй артта калды

25 июньдә “Чекерил” спорт комплексында Сабан туе гөрләде. Җыр-биюләргә, ярыш-бәйгеләргә бай булды милли бәйрәмебез. Матур гадәт буенча, берничә ел рәттән Ижау Сабан туен оештыруда, төгәлрәге, мәдәни программа белән баетуда Татарстанның Саба районы зур өлеш кертә. Быел да сабалылар 60 кешелек зур делегация белән килгәннәр иде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов ижаулыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, Сабантуйның мөхтәрәм кунакларына күчтәнәчләр өләште.
Бәйрәм көнне теләге булган һәр кеше — олысы-кечесе төрле ярышларда катнаша алды. Әйтик, юан беләклеләр үз көчләрен гер күтәрү, кул көрәштерүдә, аркан тартуда сынап карады. Җитезләр биек баганага үрмәләделәр. Чүлмәк вату, станда капчык белән көрәшү дисеңме, һәр ярыш үз тәртибе белән җиренә җиткереп башкарылды. Сабантуйның бизәге — көрәш быел теннис кордында түгел, ә башка мәйданда узды. Иң элек яшүсмерләр бил алышты. Лаеклы алмашчылар үсеп килүе куандырды. Ат чабышлары ике төркемдә үтте. Бу ярышны тамаша кылырга теләүчеләр аеруча күп иде.
Ижау Сабан туеның көтелмәгән һәм халык тарафыннан яраткан иң зур кунагы Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов булды. Удмуртия башкаласына танылган җырчыны нинди җилләр китергән диярсез? Үзе әйтмешли: “Көньяк-көнбатыштан исүче җилләр китергән”. Ижау­да яшәүче, егерме елдан артык аралашып яшәүче, якын дусты Дамир Таҗиевка кунакка килгән ул. Җырламаса да, Ижау халкы Салаватны күрергә бик шат иде. Кайдан гына узса да, җырчыны алкышларга күмделәр, истәлеккә фотосурәткә төшеп калырга ашыктылар. Салават Зәкиевичның да кәефе күтәренке иде. Ул дикъкать белән ат чабышын күзәтте. Катнашучыларның аз булуына борчылуын белдерде. Оештыручылар моның сәбәбен, бүләкләрнең кечкенә булуы белән аңлатырга тырышты. (Ат чабышында беренче урын яулаучы җайдакларга мебель кибетенә 30 мең сумлык сертификат, икенче урынга — домашний кинотеатр, өченче урынга микродулкынлы мич бирелде).
Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең җитәкчесе Андрей Гальцин: “Бүген Сюмси районында республикакүләм удмурт халкының “Гербер” бәйрәме уза. Бер үк көнгә ике бәйрәм туры килүен хуп­ламыйм. Киләчәктә моңа игътибар итәргә кирәк. “Гербер”да да ат чабышлары каралган. Сабантуйда чабышкыларның аз булуын шуның белән бәйлим”, — диде.
Быелгы Сабантуйда да кече сәхнә эшләде, аны “Яңарыш” газетасы редакциясе оештырды. Үзәк сәхнәдә Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының иҗат коллективлары, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан тарафыннан бәйрәм концерты булды.
25 июнь көнне «Чекерил»га көнозын ике маршрут буенча автобуслар йөреп торды. Узган ел Нагорный микрорайоныннан “Чекерил” спорт комплексына хәрәкәт итүче автобус пассажирларны көне буе бушлай йөртте. Быел исә әлеге маршрут буенча автобус 10.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә генә бушлай хәрәкәт итте.
Әйе, күп көч куеп уздырылган Сабантуй артта калды, әмма күңелне тырнап торган кайбер мәсьәләләргә тукталмыйча булмый.
Башкалабызда Сабантуй бәйрәме бик күптәннән уздырыла. Милли бәй­рәмебезнең “Локомотив” стадионында, Ипподромда узганын хәтерләүчеләр бардыр. Бер чорда ул милли оешмалар тарафыннан гына, нигездә иганәчеләр ярдәме белән оештырылып килде. 2010 елда Ижауга Федераль Сабан туе уздыру хокукы бирелгәч, милли бәйрәмебезгә караш үзгәрде. Хәзер аны оештыруга республика, шәһәр хакимияте тарафыннан зур игътибар бирелә, шул исәптән финанслауга да.
Моннан 7-8 ел элек Сабантуй “Чекерил” спорт комплексы янындагы мәйданда уздырыла башлаган иде. Әмма күпсанлы милләттәшләребезнең шәһәрдән ерак урнашкан, йөрүе уңайсыз дигән теләкләрен исәпкә алып, милли бәйрәмебезне уздыру урыны итеп Ижауның Киров исемендәге ял паркы сайланды. Әмма бу урын да милләттәшләребезнең күңеленә хуш килмәде. Канәгатьсезлек белдереп, шәһәр җитәкчеләренә, милли оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Шулай итеп, 2015 елдан Сабантуй кабат “Чекерил” спорт комплексында оештырыла башлады. Тик зарланучылар гына кимемәде.
Милли бәйрәмебезне оештыру өчен икенче ел рәттән Ижауның Ленин районы хакимияте җаваплы, милли оешмаларыбыз да бу эштә актив катнаша. Алар иганәчеләрне дә җәлеп итәләр, төп киңәшчеләр, ярдәмчеләр булып торалар. Әмма һәр очракта да җитәкчеләр милли оешма вәкилләренең сүзләренә колак сала дип мактанып кына булмый. “Мы сами с усами”, — дигән әйтем аларга карата ныграк туры килә.
Шулай да халык милли бәйрәмебезне уздыру урыныннан һәм тагын кайбер оеш­тыру моментларыннан канәгать булмаса да, төрле даирә җитәкчеләре арасында Сабантуй, киресенчә, популярлаша бара. Быелгы Ижау Сабантуенда депутатлар парады уздырырга мөмкин булыр иде дисәм, ялгышмам. Шулай ук иганәчеләр саны да елдан-ел артып тора. Дәрәҗәле кунаклар исемлеге белән танышып үтик. Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең җитәкчесе Андрей Гальцин, УР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча даими комиссия рәисе Ольга Казанцева, УР буенча Эчке эшләр министры Александр Первухин, УР Спорт һәм туризм министры Игорь Краснов, УР Милли сәясәт министрының беренче урынбасары Павел Орлов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, икътисад буенча комитет әгъзасы Геннадий Глушков, Саба муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев, УР Дәүләт Советы һәм Ижау шәһәр думасы депутатлары, Ижау хакимияте җитәкчеләре. Ленин районы хакимияте вәкилләренең: “Без Сабантуйны җитәкчеләр өчен оештырабыз”, — дигән сүзләренең хак булуы раслана инде.
Сабантуй тәмам. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, киләсе елда милли бәйрәмебезне кабат зурлап уздырырбыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезне киләчәктә милли бәйрәмебезне кайда, ничек уздыру хакында фикер алышырга чакырабыз. Теләк-тәкъдимнәрегезне “Яңарыш” газетасы редакциясенә (Пастухов ур., 13нче йорт адресы буенча) яисә yanarysh@mail.ru электрон почтага юллый аласыз. Рәхим итегез!

Ижау Сабан туеның абсолют батыры булып Таһир Хуҗагалиев калды (Ул тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнде). Икенче урында — Байлар Сабасыннан Радик Сафин (кер юу машинасы), өченчедә — Ринат Сәләхетдинов (Вятские Поляны) иттарткыч белән бүләкләнде.
Ат чабышы

 2200 метрлы дистанциядә:
I урын — Рига кушаматлы бия (хуҗасы — Әгерҗедән М. Хәсәнов). Җайдак Виктор Вотяков.
II урын — Леон кушаматлы айгыр (хуҗасы — Алабуга районыннан Р. Шакиров). Җайдак Ренат Минһаҗев.
III урын — Лонгрин кушаматлы айгыр (хуҗасы — Кече Пурга районыннан “Молния” ширкәте). Җайдак Г. Иванов.
3300 метрлы дистанциядә:
I урын — Лавровая кушаматлы бия (хуҗасы — Әгерҗедән Д. Гаязетдинова).
Җайдак Виктор Вотяков.
II урын — Факел кушаматлы айгыр (хуҗасы — Кече Пурга районыннан
“Молния” ширкәте). Җайдак Л.Трофимов.
III урын — Лафит кушаматлы айгыр (хуҗасы һәм җайдак Грахов районыннан — В. Леонтьев)

Альбина Шәйхетдинова.