<- назад в новости

Ташлар хәтер яңарта

Республикада төрле сәбәпләр аркасында югала барган авыллар күп. Кайчандыр Балезино районында иң зур хуҗалыкларның берсе булган Гордино авылында да бүген 30 гына йортта яшиләр. Әлеге авылдан чыккан кешеләр — татарлар һәм бисермәннәр  — ел саен май ахырында, туган авылларын, нигезләрен сагынып кайтып, корбан чалалар. Биредәге бәйрәм элек дини йола буларак мулла катнашында узса, соңрак авыл бәйрәменә әйләнеп кала. Узган елдан башлап бәйрәм борынгыча уздырыла башлый.

Мин Үрьякала (Гордино) авылы тау башында басып торам. Ике яктагы урман, җәйрәп яткан киң болын арасыннан гүзәл Чүпче елгасы ага. Рәссамнарга, шагыйрьләргә иҗат итәр өчен илһам бирә торган җирләр биредә. Бер генә мизгелгә чүпче татарлары тарихы тасвирланган “Табышмаксыз халыкның табышмаклары” исемле китапта укыганнар күз алдыма килде. Әйтерсең лә Нократ сәүдәгәрләре Чүпче елгасы буйлап килеп менә-менә көймәләрдән төшеп бирегә кәрван-сарайга килеп туктаячак­лар…

Борынгы тарих шаһитлары

Авыл уртасында каберлек урнашкан. Элек анда 1323 ел дип, болгар телендә уеп язылган кабер ташы булган. Ләкин 1929 елда тарихчылар аны Глазов шә­һәренә алып китәләр. Удмуртиядәге иң борынгы язулы һәйкәл бүген Ижау шәһәренең милли музеенда сак­лана. Тарихчылар әйтүенчә, ташъ­яз­маны бер авыл кешесе кырда җир сукалаган вакытта тапкан. Риваятьләргә күз салсаң, әлеге ир-ат ташны хуҗалыкта куллана. Йорт төзегәндә кисәкләргә бүлеп, фундамент урынына йорт почмакларына сала. Ләкин йорт озак тормый, кыегая. Шуннан соң ул аны мунча ташы итеп куллана башлый. Монда да әлеге ташлардан файда булмый, алар җылы бирми. Файдасы булмагач, ул аны чүплеккә ыргыта. Ләкин озак та тормый бөтен гаиләсе авырый башлый. Бу хәлләрдән соң ул әлеге ташны чүплектән алып кайтып, чиста җиргә урнаштырып куя.

Риваятьләргә бай кабер

Якынча 1870 елларда бирегә Әхмәди авылыннан (хәзерге Балезино районына керә) Мөхәммәдрәхим Касимов күчеп килә. Ул бу якларда беренче указсыз мулла һәм ислам нигезләре өйрәтүче буларак бил­геле шәхес. 1887 елда ул мәчет төзүгә ирешә, әлеге мәчет биш елдан җәмигъ мәчетенә әйләнә. Бу елларда авылда 1000нән артык кеше яшәгәнлектән, бөтен гореф-гадәтләрне биредә үткәрә башлап, метрикәне дә Кистемдә түгел, биредә терки башлыйлар. Мөхәммәдрәхим хәзрәт мәчет белән рәттән йорт төзергә уйлый. Озак та үтми, аның төшенә бер изге кеше керә. Ул аңа биредә кабер булганлыгын әйтә. Мулла йорт төзүне дәвам итә, ләкин төш тагы кабатлана. Шуннан соң ул йортны читкәрәк сала, ә әлеге җирне койма белән әйләндереп ала (Соңрак археологлар бу җирнең иске зират икәнлеген ачыклыйлар). Мулла әлеге авылда яшәүче бисермән гаиләсендә изге таш кисәкләре сакланганын белеп ала һәм ул ташларны китереп, бирегә сала. Шулай итеп әлеге каберлек изге җиргә әйләнә. Менә шундый серле тарих. Әлеге җирдән ерак түгел шифалы сулы чишмә ага. Чишмәдә бит кул, киемнәр юарга ярамый. Суы салкын, әмма салкын тидерми, диләр. Элегрәк изге мөселман каберенә дога кылырга төрле яклардан күпләп татарлар килгән булсалар, 20нче гасыр ахырында бу гадәт онытыл­ган.

Изге таш исем тапты

Ташъязманы Ижауга алып киткәч, кабердә бернинди дә билге калмый. Бу хәл авыл кешеләренең күңелен сиксән елдан артык борчый. Моннан бер-ике еллар элек кенә мемориаль такта куярга карар кылалар. Ләкин аңа нәрсә язарга икән дип икеләнәләр. Чөнки риваятьләрдә бу кабердә Нократ татарларының борынгы бабалары Дземирхан күмелгән диелә. Тагын бер риваять буенча, борынгы заманнарда авыл кырыенда урнашкан шәһәрчектә сугыш була. Дошманнар ирләрне кырып бетергәч, ханның кызы, кылыч тотып, иптәш кызлары белән сугышка чыга һәм һәлак була. Әлеге кабер — кыз кабере дигән юрама да бар. Кабер ташында исә Йәхәм исемле кыз җирләнгән дип язылган. Ләкин кабер ташының бу урынга соңрак кына мулла тарафыннан урнаштырылуы Йәхәмнең нәкъ шул урында гүрләнүен шик астына куя. Шулай итеп, кабердә кемнең җирләнүе билгесез кала. Мемориаль тактага исә “Изге мөселман кабере” дип язып куялар.

Табышмаклы халык

Үрьякала — тирә-якта урнашкан авылларның иң борынгысы. Әлеге җиргә беренче булып 1000 еллар элек Гурья исемле кеше килеп төпләнгән, дип риваятьләрдә сөйләнә. То­ра-бара ул нигезләнгән авыл сәүдә үзәге булган шә­һәрчеккә әверелгән. Бирегә болгарлар килеп, җирле халык белән сәүдә иткәннәр. Ләкин археолог­лар әйтүе буенча, XV гасырда шәһәр бушап кала. 370 ел элек бирегә хәзерге халыкның бабалары — бисермәннәр һәм татарлар күчеп килә. Авыл тарихының катлаулы чорлар кичерүе аның исемендә дә чагылыш тапкан — удмуртча Гурьякар дип аталып, аның тәрҗемәсе оя сүзен аңлата. Татарчага тәрҗемәсе — Үрьякала. Гордино — советлар чорындагы атама.

Әйе, уйлап карасаң, биредә, чыннан да табышмаклы халык яшәгән, яши! Бер төрлесе (бисермәннәр) үзен христианнарга кертсә, икенчеләре үзләрен мөселман дип санаганнар. Православие динен тотучылар исламны да кире какмыйча, бәйрәмнәрне, мулланы чакырып, бергәләп үткәргәннәр. Моның ачык мисалы булып — Корбан бәйрәме тора. Татарлар, бисермәннәр ике телне беләләр. Бисермән күршегә кергәч, тупсаны “бисмилла” әйтеп атлыйлар, аннары кычкырып, алар телендә сәлам бирәләр икән.

Авыл бәйрәм итте

Агымдагы елда да май азагында бирегә авыл бәйрәменә халык җыелды. Кунаклар арасында Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов, “Моя Удмуртия”, Татарстан телеканалы, “Яңарыш” газетасы журналистлары бар иде. Удмуртия Республикасының Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов авылның юбилее уңаеннан җыелган халыкны котлап : “Мин бүген туган җирем — Балезино районы турында бик күп белдем. Шунысы күңелле: биредә төрле милләтләр дус яшиләр. Бүгенге бәйрәм — Казан телевидениесе тарафыннан әзерләнүче чүпче татарлары турындагы фильмга башлангыч булачак”, — диде. Корбан чалу эшләре беткәч, табын артына утырганчы, ир-атлар изге кабер янында Коръән укып дога кылдылар, Аллаһы Тәгаләдән тыныч җәй, уңдырышлы яңгырлар һәм җылы кояш яктыртуын сорадылар, илебезгә тынычлык, халкыбызга тәүфыйк теләделәр. Яшел чирәмдә өйлә намазы укылды. Шул көннәрдә генә Республика мөфтияте тарафыннан төньяк районнарга имам-мөхтәсиб итеп билгеләнгән Илмир Касимов бәйрәмгә килүчеләрне авыл тарихы белән таныштырды, корбан йоласының мәгънәсен аңлатып вәгазь сөйләде. Корбанлыкка чалынган өч бәрәннең сугым ите белән ботка пешерелде. Олысы-кечесе тау битенә таралып утырып, тәмле ботка ашадылар.Үземә рухи азык туп­лап, матур тәэсирләр, җылы хисләр белән кайттым мин әлеге очрашудан.

Әлеге мәкаләне әзерләргә булышкан төньяк районнарның имам-мөхтәсибе Илмир Касимовка зур рәхмәтләремне белдерәм. Удмуртия татар­ларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе исеменнән имам-мөхтәсиб Илмир Касимовны җаваплы урынга билгеләнүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә, Ислам һәм Милләт юлында армый-талмый бергә-бергә хезмәтләр куярга насыйп кылсын!

Рәфилә Рәсүлева.