Новости


9 июня 2016 г.

Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасы янында үткәрелгән Сабантуй бәйрәме елдагыча матур, гади, җылы үтте.

Тау башына сибелгән тамашачының күплеге, мәйдандагы җырчы-биючеләрнең аллы-гөлле сәх­нә костюмнары — болар барсы да күңелләрдә бәйрәм рухы уята иде ул көнне. Шәһәрнең “Электрон” мәдәният йортында шөгыльләнүче коллективлар, үзешчәннәр, Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев җитәкчелегендә Зөлфәт Арсланов, Светлана Борһанова, Мәүлидә Файрузова, Асия Әхмәдиева, “Яшьлек” ансамбле әгъзалары биредә Сабантуй үткәрелә башлауның 25 еллыгына ныклап әзерләнгәннәр. Архив мәгълүматларына караганда, 1926 елда Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында сорау күтәрелсә дә, ул 1928 елда гына үткәрелә. Аннан соң тарихта бәйрәмнең үткәрелгәне телгә алынмый. Шәһәр советы документларында беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме 1991 елда үткәрелгән дип теркәлә. 25 ел элек Нәҗип Камалов, Рифкать Ситдыйков Сабантуй бәйрәмен оештыралар. Бәйрәм флагын күтәрү дә аларга тапшырылды. Быелгы бәйрәмнең тантаналы өлешендә Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов, Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе, “Яңа­рыш” газетасы вәкилләре, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миннемуллин, Сарапул Шәһәре башлыгы Александр Ессен, Сарапул районы башлыгы…

9 июня 2016 г.

4 июнь көнне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуе булып узды. Удмуртия республикасыннан — Ижау, Воткинск, Можга шәһәрләреннән, Балезино районыннан 13 кешелек делегация дә Сабантуйда кунак булып кайтты. Сәяхәтебезне юл уңаеннан Болгар җирләреннән башлап җибәрдек. Күбебезнең әле тәүге тапкыр Болгар җиренә басуы иде. Автобусыбыз Ак мәчет янына килеп туктаса да, без сәяхәтебезне хәрәбәләр шәһәрчегеннән башларга булдык.

Тарихыбызга сәяхәт

Беренче булып XIV гасырда төзелгән хокук бозучыларга гадел карар чыгару урыны булган — Кара пулатка тукталдык. Икенче хәрәбәгә юл тотканда тарихчылар экспедициясенең казыну һәм эзләнү эшләренә тап булып, аларны күзәтеп тору бәхетенә дә ирештек. Юлыбыз Зур манарага һәм Җәмигъ мәчете урынына алып килде. Җәмигъ мәчете идәненә (түбәсе юк) баскач, кояш нурларында ялтырап торучы ак мәрмәр ташлар күзне камаштырып, сихри дөньяга алып кергән кебек итә. Аның янында Успения чиркәве тора. Бераз читтә, Төньяк мавзолейда кабер ташлары урын алган. Ерак түгел Көнчыгыш мавзолее күренеп тора. Борынгы хәрәбәләргә якын гына бүгенге төзелеш чималлары белән Хан…

2 июня 2016 г.

26 май көнне Удмуртия Республикасы Дәүләт Советында Татарстаннан килгән кунакларны кабул иттеләр.
Татарстан вәкилләренең эшлекле сәфәре Дәүләт Советы бинасыннан башланды — музейда Удмуртия дәүләтчелеге тарихын барладылар, республика казанышлары турында фильм карадылар.
Туган телләрне укыту турында фикер алышу “Гармония” халыкара белем бирү комплексы саналучы 97нче мәктәптә башланды. “Без Татарстан үрнәгендә удмурт телен дәүләт теле буларак укыта башладык”, — ди мәктәп директоры Әхтәм Чугалаев. Башка милләттәге ата-аналар ризасызлыгыннан курку булган, әмма телне түгәрәкләрдә, туган якны өйрәнү сәфәрләре аша өйрәтүгә берсе дә каршы килми. 2004 елдан алып биредә Милли мәдәниятләр үзәге эшләп килә — балаларга туган телләрен, үз халкы тарихы, мәдәнияте белән якыннан танышуда мөмкинлекләр тудырырга тырышалар, заманча техника, хәтта үз метеостанцияләре бар. 2000 баланың 150се татар телен фән буларак өйрәнә. Мөфтият белән уртак проект нигезендә аерым бина салынды.
Удмуртия мөфтие Фаиз Мөхәммәтшин татарстанлылар белән әңгәмәдә:
“Мөселман әти-әниләр арасында…

2 июня 2016 г.

“Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан икенче ел рәттән шәһәребездә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырыла. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, ди безнең халык. Бу юлы да шулай булды. Кемдер сөлге бүләк итте, кемдер кулъяулык, кемдер йомырка бирде.

Каян килеп чыккан соң бу йола? Быел Казан шәһәрендә Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча уздырылган семинарда Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова: “Һәр якта бу йоланы төрлечә атап йөртәләр. “Бирнә”, “Байлар өйдәме?”, “Бүләк җыю”, “Яулык җыю”, “Сөлге җыю”, “Әрәпә”, “Сөрән”, “Сөрән сугу” кебек атамалары бар аның. Һәр якның үзенчәлеге булуы гаҗәп түгел. Берәүләрдә ат булган, икенчеләрдә юк. Кемнәрдер бу йоланы сөрәнгә мөнәсәбәтле үткәргән. Кукмара районы Күкшел авылында рекрутка алынасы егетләр аңа 1 ай алдан әзерләнә башлый. Нократ татарларына хас йола ул. Фарсы мәдәнияте тәэсирен дә әйтми мөмкин түгел. Гомумән, бүген бу чарада һәрбер йорт үзенең өлешен кертергә тиеш. Илең тыныч, кояшлы, җылы көннәр җитәрлек булсын, ел туклыклы килсен өчен син үзеңнән…

18 мая 2016 г.

Уку программаларыннан милли-региональ компонентны алып ыргыту милли җанлы укытучыларда тирән нәфрәт уятты. “Күпмилләтле Россия Федерациясендә мондый башбаштаклыкка юл куелмас”, — дигән фикер ялгыш булып чыкты.

Югарыда утыручы түрәләр, күрәсең, Конституцияне дә исәпкә алмыйлар, юкса аның 26нчы маддәсенең икенче пункт­ында: “Һәркем туган телен тәрбиядә, белем бирүдә һәм иҗат итүдә ирекле кулланырга хокуклы!” — дип язылган. Татарстанда барлык фәннәр дә рус телендә генә укытылырга тиеш” дигән хәбәрне ишетү зур шау-шу уятты. “Татарстан Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов телевидение аша чыгыш ясап болай диде: “Мәктәп программаларыннан милли компонентны юк итүне хуплап булмый. Бу проблеманы һәрьяклап тикшереп, республика күләмендә бер фикергә килеп, һичшиксез, үз мәнфәгатебезне яклап чыкканнан соң гына, безнең җавап әзер булыр. Безгә бу өлкәдә аерым бер концепция эшләп, тормышка ашыру ягын карарга кирәк булыр”.

Әйе, Энгель Фәттахов бик хаклы, чөнки югарыда утырган түрәләрнең фикере өстенлек алса, милли телләрне тирәнтен өйрәнү өчен юллар ябылачак. Шулай итеп без яңадан үткән заманаларга, русификация сәясәте хакимлек…

18 мая 2016 г.

Казанда 4нче Бөтен­дөнья хатын-кызлар фо­румы нәкъ шушы тема астында узды. Җыенга Америка, Кытай, Финляндия, Эстония, Литва, Латвия, Кыргызстан, Төркия һәм Россия регионнарыннан — барлыгы 530 вәкил катнашты (23 чит илдән, 53 регионнан һәм Татарстаннан). Форум секцияләргә бүленеп эшләүдән башланып китте. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында пленар утырыш булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашында узды.
“Туган телебезне саклау — иң зур мәсьәлә булып тора. 7 млн татар исәпләнә, шуларның 2 млн Татарстанда, 5 млн чит илләрдә яши. Тарихны, мәдәни мирасны саклап калу зур проблема булып тора. Балачакта алмаган тәрбияне, бөтен татар халкы җыелып та бирә алмый. Бу өлкәдә сезнең актив катнашуыгыз бик мөһим”, — диде Энгель Навап улы. Ул үзенең чыгышында кадрлар әзерләүгә, яңа заманча прог­раммалар эшләү турында, гаилә тәрбиясенә игътибар артуы, аерылган гаиләләр саны кимүе турында да әйтте: “Затлы хатын-кызларыбыз, сез — буынны буынга тоташтыручылар….

12 мая 2016 г.

 

Быел татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Удмуртиядә яшәүче татарлар да әлеге истәлекле датадан читтә калмадылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Халыклар дуслыгы йорты һәм Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән республиканың шәһәр, район мәктәпләрендә татар телен үзләштергән укучылар өчен “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын оештырды. Сайлап алу турында 200гә якын укучы үзләрен шигырь уку, рәсем ясау, кул эшләре бәйгесендә сынадылар. Ә укытучыларга “Мөгаллимлек осталыгы”н сынау мөмкинлеге бар иде. 29 апрельдә җиңүчеләр бәйгегә йомгак ясау тантанасына — Халыклар дуслыгы йортына чакырылдылар.

Март — апрель айларында Можга, Гла­зов, Вот­кинск шәһәр­-әрендә, Балезино, Юкамен, Каракүл районнары мәктәпләрендә һәм Ижау шә­һәренең 6нчы гимназия­ләрендә сайлап алу турлары узды. Шәхсән үземә 6нчы гимназиядә узган бәйгедә катнашырга туры килде. Башлангыч сыйныфтан алып югары сыйныф укучылары Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Конкурста ялгызлары гына шигырь укыган, җырлаган балалар бармак белән генә санарлык иде. Әзерләнгән костюмнарны, декорацияләрне исәпкә алганда, укучыларның да, укытучыларның да конкурс­ка күп көч куюлары күренде.
Халыклар…

13 апреля 2016 г.

8 апрельдә редакциябездә дәрәҗәле кунак — Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Соловьев булды. Узган ел республикабыз җитәкчесе “Яңарыш” газетасы коллективын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләсә, быел ул милли басмабызның 25 еллык юбилее уңаеннан теләкләрен җиткерде һәм безнең сорауларыбызга җавап бирергә дә вакыт тапты.

-“Удмуртия. Яхшы якка үзгәрешләр!” программасында республикабызны тәкъ­­дир итү аерым урын алып тора. Мәскәүдә Удмуртия елы уңышлы гына узды. Нинди дә булса нәтиҗәләр турында сөйләргә буламы әле? Рес­публикабызның башка муниципаль берәмлекләрендә дә шундый ук эч­тәлектәге программалар эшләндеме?
— Мондый җитди мәсьәләләрдә тиз генә нәтиҗәләр була алмавы белән килешерсез, дип уйлыйм. Әмма 2015 елдагы истәлекле даталарны без республикабызның үз йөзен булдыруда файдаландык дип уйлыйм. Бу — якташыбыз, даһи композитор Петр Чайковскийның 175 еллыгы һәм Удмуртия дәүләтчелегенең 95 еллыгы. Дөньякүләм танылган йолдызлар катнашында зур музыка фестивале уздырылды. Мәскәүдә уздырылган Удмуртия елы да әлеге даталарга багышланган иде. Безнең удмурт артистларын һәм коллективларын бик яраттылар. Җәй башында мәскәүлеләрне үзебезнең чишмәләр илендә кабул итәчәкбез.
Узган…

17 марта 2016 г.

Республиканың татар яшьләре тормышында төп вакыйга — бишенче республикакүләм “Татар кызы — 2016” бәйгесенең финалы булды. 12 мартта 12 чибәркәй «Татар кызы — 2016» исеменә лаек булу өчен үзара көч сынаштылар.
Быел конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды, оештыручылар һәм остазлар саны да арт­кан иде. Кастингта 14 кыз сайлап алынды, шуларның 12се генә финалда катнашу хокукына ия булды.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте бу көнне. Тамашачылар гына 400дән артып киткән иде. Дәрәҗәле кунак­лар арасында УР Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Краснов, УР Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, УР Милли сәясәт министрлыгы белгече Екатерина Чуракова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бар иде.

Республиканың татар яшьләре тормышында төп вакыйга — бишенче республикакүләм “Татар кызы — 2016” бәйгесенең финалы булды. 12 мартта 12 чибәркәй «Татар кызы — 2016» исеменә лаек булу өчен үзара көч…

10 марта 2016 г.

Дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы күп еллар буе үз эченә бикләнеп яшәде. 90нчы еллардан башлап халкыбыз уянды, үзен күрсәтә башлады. Татар оешмалары барлыкка килде, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылды. Ул елларда Ижау шәһәрендә генә дә 11 мәктәптә татар сыйныфлары эшләде. Бүгенге көндә арабызда чын татар җанлы гаиләләр булса да, ни кызганыч, татар сыйныфларының саны кимегәннән-кими. Әле ярый балалар бакчаларында татар төркемнәре эшли. Биредә татар тәрбиячеләре үзләренең барлык тырышлыкларын куеп шөгыльләнәләр. Милли чараларда үзләре тәрбияләгән балалар белән бергә милли киемнәрдә сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Бу бик тә күңелләрне күтәрә торган күренеш. Рәхмәт аларга!

Милли җанлы кешеләр өчен шәһәребездә Халыклар дуслыгы йорты бар. Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кичәләр үткәрү, түгәрәкләр ачу мөмкинлеге тудырылган. Татар фольклор ансамбле “Асылъяр” да Халыклар дуслыгы йортында эшли. Әлеге ансамбль 20 февральдә филармония бинасында чыгыш ясады. Алар халкыбызның иҗаты, борынгы йолалары белән таныштыралар. Бу юлы Нәүрүз һәм Сабантуйга бүләкләр җыю йолаларын күрсәттеләр. Тамашада 3-5 яшьлек балаларның да җырлап-биеп…