<- назад в новости

«Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк”

Казанда 4нче Бөтен­дөнья хатын-кызлар фо­румы нәкъ шушы тема астында узды. Җыенга Америка, Кытай, Финляндия, Эстония, Литва, Латвия, Кыргызстан, Төркия һәм Россия регионнарыннан — барлыгы 530 вәкил катнашты (23 чит илдән, 53 регионнан һәм Татарстаннан). Форум секцияләргә бүленеп эшләүдән башланып китте. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында пленар утырыш булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов катнашында узды.
“Туган телебезне саклау — иң зур мәсьәлә булып тора. 7 млн татар исәпләнә, шуларның 2 млн Татарстанда, 5 млн чит илләрдә яши. Тарихны, мәдәни мирасны саклап калу зур проблема булып тора. Балачакта алмаган тәрбияне, бөтен татар халкы җыелып та бирә алмый. Бу өлкәдә сезнең актив катнашуыгыз бик мөһим”, — диде Энгель Навап улы. Ул үзенең чыгышында кадрлар әзерләүгә, яңа заманча прог­раммалар эшләү турында, гаилә тәрбиясенә игътибар артуы, аерылган гаиләләр саны кимүе турында да әйтте: “Затлы хатын-кызларыбыз, сез — буынны буынга тоташтыручылар. Телебезне сак­лау — безнең бурычыбыз”, — диде.
Ринат Зиннур улы форумга килгән хатын-кызлар арасында очраклы кешеләр юклыгын әйтте. “Хатын-кызлар — иң алдан баручылар, “Ак калфак”ка нигез салынгач, милли эшләребез җанланып китте. Бирегә җыелган хатын-кызларны эшкә өндәүче юк, алар нәрсә эшләргә, кая барырга үзләре беләләр. Ә милли җанлы ир-атлар сезнең белән булачак, сезгә ярдәм итәчәкләр”, — диде.
Хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Рә­ис кызы үзенең чыгышында халкыбызның киләчәге аналар кулында булына тукталып: “Ата-ананың изге бурычы — балаларны татар җанлы итеп тәрбияләү. Катнаш гаиләләр — иң куркынычы, исемнәр русчалап кушыла. Начар исем алу — коточкыч. Шуның өчен балага исем кушканда, уйлап кушарга кирәк. Без көчле халык, милли вазифабызны үтәргә тиеш. Эшебездән тәм һәм ләззәт табып эшләргә кирәк”, — диде Кад­рия Идрисова.
Мин үзем чит төбәкләрдә яшәп, татарлыкны саклап калу, арттыру өчен зур көч куюларына сокландым. Кытайда яшәүче бер милләттәшебез кибет ачкан, татар киемнәре тегеп, халыкка җиткерә икән. Мәскәү шәһәреннән килгән ханымның: “Оныгы татар булган кеше татар, баласы татар булган — татар түгел әле ул”, — дип әйтүе уйланырга этәрде. Кызганычка каршы, күп кенә милләттәшләребез үзләре милли җанлы булып йөрсәләр дә, оныклары бер татарча сүз дә белмиләр. Гаиләләрдә ана телендә сөйләшмиләр. Шуңа күрә бакчаларда татар төркемнәре ел саен кими, мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылмый. Барысы да үзебездән тора.
Форумның иң күркәм бәйрәме — “Ак калфак” туе булды. Ул Казан Ратушасының Колонналар залында узды. Һәрбер хатын-кыз милли киемнән, матур калфаклардан иде. Бу залның матурлыгы, гүзәллеге шаккатырды. Артистлар үткән гасырда яшәгән шәхесләр — хатын-кызларыбыз Мөслимә Бубый, Сөембикә рольләрен башкарып, хатын-кызларның нинди түземле, акыллы, сабыр булуларын күрсәттеләр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында мемориаль такта ачу тантанасында катнашу да күңелдә матур хатирәләр калдырды. Әлеге тантанада катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Тукайга багышланган көн Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында тантаналы кичә белән тәмамланды. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай: “И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан”, — дип, юкка гына әйтмәгән шул. Форумнан без эшләргә дәртләнеп, канатланып, илһамланып, көч алып кайт­тык.

Бриллиант Абдрахманова, Ижау шәһәре,  107нче балалар бакчасы мөдире.