<- назад в новости

Исеме гади — Сабантуй!

Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасы янында үткәрелгән Сабантуй бәйрәме елдагыча матур, гади, җылы үтте.

Тау башына сибелгән тамашачының күплеге, мәйдандагы җырчы-биючеләрнең аллы-гөлле сәх­нә костюмнары — болар барсы да күңелләрдә бәйрәм рухы уята иде ул көнне. Шәһәрнең “Электрон” мәдәният йортында шөгыльләнүче коллективлар, үзешчәннәр, Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев җитәкчелегендә Зөлфәт Арсланов, Светлана Борһанова, Мәүлидә Файрузова, Асия Әхмәдиева, “Яшьлек” ансамбле әгъзалары биредә Сабантуй үткәрелә башлауның 25 еллыгына ныклап әзерләнгәннәр. Архив мәгълүматларына караганда, 1926 елда Сабантуй бәйрәмен үткәрү турында сорау күтәрелсә дә, ул 1928 елда гына үткәрелә. Аннан соң тарихта бәйрәмнең үткәрелгәне телгә алынмый. Шәһәр советы документларында беренче тапкыр Сабантуй бәйрәме 1991 елда үткәрелгән дип теркәлә. 25 ел элек Нәҗип Камалов, Рифкать Ситдыйков Сабантуй бәйрәмен оештыралар. Бәйрәм флагын күтәрү дә аларга тапшырылды. Быелгы бәйрәмнең тантаналы өлешендә Дәүләт Советы депутаты Энвиль Касимов, Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе, “Яңа­рыш” газетасы вәкилләре, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миннемуллин, Сарапул Шәһәре башлыгы Александр Ессен, Сарапул районы башлыгы Игорь Асабин, Сарапул Шәһәр думасы һәм Дәүләт советы депутатлары, Татарстан Республикасы Тукай районы башлыгы Вәсил Хаҗиев катнаштылар.
Сарапул шәһәрендә төрле милләт вәкилләре яши. Сабантуй бәйрәмендә Халыклар дуслыгы йортыннан килгән төрле милләт вәкилләре дә үзләренең котлауларын җиткерделәр. Ярышларны Сарапул шәһәренең физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Денис Шакиров алып барды. Бәйрәмдә беренче тапкыр милләтләр арасында волейбол ярышы оештырылды. Беренче урынга Халыклар дуслыгы йортының рус мәдәнияте вәкилләре лаек булды. Тагын бер кызыклы ярыш — мәйданда җиңел машина тарту булды. Сарапул шәһәренең “ЭГЗ-Авто” директоры Илһам Фәррахов ретро җиңел машиналардан, мотоцикллардан тамашачылар өчен күргәзмә ясаган. Олысы-кечесе әлеге машиналар, мотоцикллар янында кайнашты.
Мәйдан тутырып Татарстан Республикасы Тукай районы сәнгать осталары килеп чыккач, татар моң-җырының, биюенең матурлыгына, күркәмлегенә сок­ланмаган тамашачы калмагандыр. Араларында “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Зәбир Хәлимов та бар иде. Оста мәкаләләр язучы гына түгел, талантлы сәхнә остасы да икән безнең каләмдәшебез! Тумышлары белән Тукай районыннан булган, Татарстан Республикасының халык артисткалары, җырчылар: Зөхрә Сәхәбиева, Галина Казанцеваларның чыгыш ясавы бәйрәмгә матурлык кына түгел, зәвык, дәрәҗә дә өстәде.

Җиңү яуларга туган җир ярдәм итә!

Сарапул шәһәренең Удмур­тиядә генә түгел, Россия күләмендә үзенең дан тоткан көрәшчеләре, спортчылары бар. Алар Илдар Гыйльфанов, бертуган Тимур, Ринат Каримов, бертуган Руслан, Ринат Нәбиевләр. Бу көрәшчеләрне мин инде күптәннән беләм. Якын-тирә авыл-шәһәр Сабантуйларында батыр калып, иңбашларына иң зур бүләк — тәкә салып, күп мәйданнар әйләнгән егетләр алар. Ак сөлгеләр тотып, бил алышкан егетләрнең көч-гайрәтенә сокланып утырган кабатланмас мизгелләр Сабантуйларда гына буладыр шул. Бил алышуда беренчелекне Илдар Гыйльфанов бирмәде. Ә таныл­ган, көрәшче Таһир Хуҗагалиев икенче урынга калды. “Туган шәһәрдә җиңү яулау өчен диварлар да ярдәм итә, диләр бит”, — дип елмайды ул, тәкәне җиңүче Илдар Гыйльфановның җилкәсенә сала-сала. Бертуган Тимур һәм Ринат Кәримовлар 3-4нче урыннарны бүлештеләр.

Сабантуй кем бәйрәме?

Милли бәйрәмебез — Саба­н­туйның тамырлары бик борынгы чорларга киткән — аны мәҗүсилек чорында ук ерак ата-бабаларыбыз билгеләп үткән. Ул чорда бәйрәмне, кар эреп бетү белән сабанга төшкәнче үткәргәннәр. Инкыйлабтан соң — ул чәчүдән соң уздырыла башлый. Совет чорында әле ул үзенчәлеген сак­лап, борынгы гадәтләр буенча үткәрелеп килде. Бүген инде ул милләтсез бәйрәмгә әверелеп бара. Сарапулдагы бәйрәм дә нигездә рус телендә барды. Оеш­тыручылар исә бу хәлне кунакка килгән түрәләрнең рус милләтеннән булуы белән аңлаттылар. Сарапулда гына түгел, Ижау шәһәрендә татар халкының күңел ачу, аралашу урыны булган “Спартак” халык иҗаты йортында да шул ук хәл. Биредәге яңа җитәкчеләр традициягә әверелгән, татарча уза торган бәйрәмнәрне туган телебездә генә үткәрүгә каршы. Минем башка милләтләрнең бәйрәмнәрендә татарча җыр ишеткәнем юк. Шәһәр көне уңаеннан оештырылучы “Кичке уен”ны, татар халкының йөзек кашы булган Сабан туен уздырганда безне кемнәрдер үз кубызында биетергә телиләр. Нәтиҗәдә быел “Кичке уен”, шәһәр көне булып кына билгеләп үтелеп, рус телендә барачак. Безгә үзебез булып калу, үз йөзебезне саклау өчен күп тырышасы бар әле.

Рәфилә Рәсүлева.