<- назад в новости

Милли мәгарифне җимерү дәвам итә

Уку программаларыннан милли-региональ компонентны алып ыргыту милли җанлы укытучыларда тирән нәфрәт уятты. “Күпмилләтле Россия Федерациясендә мондый башбаштаклыкка юл куелмас”, — дигән фикер ялгыш булып чыкты.

Югарыда утыручы түрәләр, күрәсең, Конституцияне дә исәпкә алмыйлар, юкса аның 26нчы маддәсенең икенче пункт­ында: “Һәркем туган телен тәрбиядә, белем бирүдә һәм иҗат итүдә ирекле кулланырга хокуклы!” — дип язылган. Татарстанда барлык фәннәр дә рус телендә генә укытылырга тиеш” дигән хәбәрне ишетү зур шау-шу уятты. “Татарстан Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов телевидение аша чыгыш ясап болай диде: “Мәктәп программаларыннан милли компонентны юк итүне хуплап булмый. Бу проблеманы һәрьяклап тикшереп, республика күләмендә бер фикергә килеп, һичшиксез, үз мәнфәгатебезне яклап чыкканнан соң гына, безнең җавап әзер булыр. Безгә бу өлкәдә аерым бер концепция эшләп, тормышка ашыру ягын карарга кирәк булыр”.

Әйе, Энгель Фәттахов бик хаклы, чөнки югарыда утырган түрәләрнең фикере өстенлек алса, милли телләрне тирәнтен өйрәнү өчен юллар ябылачак. Шулай итеп без яңадан үткән заманаларга, русификация сәясәте хакимлек иткән чорга әйләнеп кайтачакбыз. Мондый хәлнең нәтиҗәсе аяныч: тагын халык үз телен, йолаларын, мәдәниятен онытачак, ә бу инде милләтне какшатачак.
Шулай да, төшенкелеккә бирелмик әле, чөнки бу проблеманың уңай чишелеше үзебездән тора. Милли тәрбияне гаиләдә алып баруны беркем дә чикли алмый. Шулай ук, мәркәзебез Казанның бу өлкәдә кул кушырып утырмаячагын без барыбыз да беләбез. Халыкның бердәмлеге, максатка юнәлешле эш алып баруы уңай нәтиҗә бирми калмас. Милли укыту — тәрбия мәсьәләсенә караган карарларны, га­дәттә, мәктәптән бик ерак булган түрәләр кабул итә. Аларның уенда бары тик чыгымнарны ничек тә киметү генә. Әмма “Экономия” халык йолалары, милли традицияләр, милли мәгариф хисабына булырга тиеш түгел. Әгәр тарихка күз салсак, без бу хакта байтак мисаллар китерә алабыз. А.Н. Радищев рус теленнән кала немец, француз телләрен белгән. В.И. Ульянов татарлар белән татар телендә сөйләшкән. Моннан тыш немец, инглиз, фин һ.б. телләрне бик яхшы белгән. Казан университеты профессоры Карл Фукс немец булса да, татар телендә иркен сөйләшкән, татар халкы тарихын тирәнтен өйрәнеп, аны тулыландыруга бик күп көч түккән, шуңа күрә татар җәмәгатьчелеге арасында зур абруй казанган. Мондый исемнәрне без бик күп китерә алабыз. Бүген дә күпмилләтле Россиядә русификация сәясәте алып барылырга тиеш түгел, чөнки үзең утырган ботакны кисеп ыргыту юньлегә илтә алмый. Халыкның бердәмлеге, дуслыгы мондый сәясәткә каршылык күрсәтә алыр.

Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.