<- назад в новости

Шаулатып бәйрәм иттек!

12 июньдә узган күңелле, матур шәһәр көне бәйрәме — башкалабызның миллион халкы булган шәһәрләрдән ким яшәмәве, көнкүреше, күңел ачу чаралары белән аларга тиң икәнлеген тагын бер кат раслады.

Агымдагы елда шә­һәребез 256 еллыгын бәйрәм итте. Бу көнне — бәйрәм чаралары бик күп уздырылды. Халыклар дуслыгы монументы янында бәйрәм чыгышы, Андрей Дерябин һәйкәле янында митинг, удмурт халкының Гербер бәйрәме, Үзәк мәйданда һәм районнарда иҗат коллективлары чыгышы һәм инде төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә торган бәйрәм салюты белән беррәттән һавага меңнәрчә очкан шарлар — болар барсы да Ижау халкының тулы канлы тормыш белән яшәвен күрсәтә.

“Фильм, фильм, фильм”

Россиядә кино елы уңаен­нан үзәк мәйданнан театраль­ләштерелгән йөреш үтте. Про­логта “Молодой человек” муни­ципаль театры тарафыннан эшләнгән кино төшерү күренеше күрсәтелде. Тамашачыларга таныш “Кавказская пленница”, “Двенадцать стуль­ев”, “Белое солнце пустыни” фильмнарындагы геройлар үзәк мәйданнан үтте. Индустриаль районы — режиссерлар, сценаристлар, операторларның эшен күрсәттеләр. Устинов районы вәкилләре «Иван Васильевич меняет профессию” фильмын тәкъдим итсә, Октябрь районы тамашачыларны мультфильмнар дөньясына чакырды. Первомай районы без яраткан фильм­нарда яңгыраган җырлардан кино-концерт күрсәтте. Әлеге парадны Ленин районы “Служебный роман” фильмыннан иң якты эпизодлар белән тәмамлады.

Адым саен — бәйрәм чарасы

Каенлык паркында удмурт халкының милли бәйрәме “Гербер” үтте. 7 меңнән артык кеше катнашкан бәйрәм “Удмурт Кенеш” ассоциациясенең 25 еллыгына багышланды. Наговицын урамында шәһәр китапханәләре тарафыннан “Әдәби арбат” эшләде. Опера һәм балет театры янындагы ачык мәйданда дзюдо буенча ачык турнир үткәрелде. 2 санлы больница янында “Сәламәтлек урамы” эшләде. Биредә кан басымын үлчәтергә, окулист, стоматолог, онколог консультацияләре алырга мөмкин иде. Инде гадәткә кергән алтынчы тапкыр шәһәркүләм велопарадта 1500 кеше катнашты. Кич Россия артисткасы җырчы Зараның концертына 2 меңнән артык кеше җыелды.
Үзәк мәйданда төрле милләт халыклары катнашында бәйрәм чарасы үтте. Ул “Дуслык түгәрәге” белән башланып китте. Әлеге чарада “Бәхет” ансамбле дә катнашты. Барлык милләтләр дуслык түгәрәгенә басып, тү­гәрәктә әйләнгәндә, һәрбер кеше күңеле белән без бит бер бөтен, бер халык, илләрдә тынычлык булып, бар халыклар дус яшәсен иде дип уйлагандыр. Сәхнәдә “Бәхет” ансамбле башкаруында җырлар яңгыраганда, милләттәшләребезнең шәһәр чараларына күп йөрүләренә игътибар иттем. Татарлар катнашында икенче чара көндезге 14.00 сәгатьтә башланып китте. Анда “Иман” татар яшьләре, Муса Җәлил исемендәге китап­ханә, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары төрле остаханәләр оештырдылар. Мәйданда Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендәге «Гүзәл» ансамбле, гармунчы Фоат Кәримов тамашачыларны җырлары белән җәлеп итсә, сәхнәдә «Афәрин» бию төркеме ут уйнатты. Матур итеп яулык бәйләргә өйрәнергә телисеңме, татарча китаплар белән танышырга телисеңме — барысы да тамашачылар хозурында иде. 25 июньдә “Чекерил” спорт комплексында узачак Сабантуй бәйрәменә чакырулар өләшенде. Остаханәләрдә төрле милләт вәкилләре бик теләп катнаштылар. Күңелләрендә татарлыклары сакланып калган яшь әти-әниләрнең ана телендә аралашуга сусауларын күреп, аларга берничә минутка булса да шушы мөмкинлекне тудыруыбызга шатланып та алдык, борчылдык та. Әти-әниләр үзләре бераз гына татар телен аңласалар да, балалары аңламый. “Спартак” халык иҗаты янындагы скверда да шәһәр көне уздырылды. Биредә “Италмас” Дәүләт академик ансамбле, татар ансамбльләре чы­гыш ясадылар.
Бәйрәм узды, шәһәр тарихына ул матур, истәлекле вакыйга булып кереп калыр.

Рәфилә Рәсүлева.