Новости


13 апреля 2023 г.

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында өченче тапкыр «Татар малае, татар кызчыгы–2023» Республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде.

Ниһаять, тормышка ашты. Ни дисезме? «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе хакында ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән караганым юк иде. Быел 8 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында «Татар малае, татар кызчыгы – 2023» Республикакүләм бәйгесен карау насыйп булды. Бәйге балалар бакчасында тәрбияләнүче 8 яшькә кадәргеләр арасында узды. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне яратучы 4 малай һәм 4 кыз җиңүче исемен алу өчен көч сынашты.
Бәйрәмдә Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры урынбасары Александр Филатов, Ижау шәһәре хакимиятенең мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белгече Наталья Братухина, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, 107 нче балалар бакчасына һәрвакыт ярдәм кулын сузучы эшмәкәр, Ижау шәһәренең «Центральная» стоматология клиникасы директоры Равил Шәрифуллин катнаштылар.
Әлеге республикакүләм бәйгенең оештыручысы – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы. Мондый бәйге өченче тапкыр рес­публика күләмендә узды. Бриллиант Абдрахманова: «Татар кызчыгы,…

22 февраля 2023 г.

18 февральдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең отчёт-сайлау җыелышы булды. Бу көнне Халыклар дуслыгы йортында республиканың 16 шәһәр һәм районнарыннан актив милләттәшләребез җыелды. Алар арасында иҗтимагый оешма җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр бар иде. Иң элек аларны Балезино районы үзешчәннәре сәламләде.

Федераль татар милли-мәдәни автономия рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, Удмуртия Башлыгы Хөкүмәте һәм Хакимияте җитәкчесе Максим Шумихинның, Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикованың, Ленин районы башлыгы Артур Акбашевның, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Әлфия Нәфыйкованың, Удмуртия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Раил Галиәхмәтовның, Габдерәшит хәзрәт Газизуллинның әлеге җыелышта катнашуы Удмуртиядә татарларга карата хөрмәт һәм игътибар булуын тагын бер кат дәлилләде.
Максим Шумихин, Людмила Соковикова Удмуртиядә татар оешмаларының нәтиҗәле эш алып барылуларын билгеләп үттеләр, отчет-сайлау җыелышының уңышлы узуын теләделәр. Габдерәшит хәзрәт җыелышта катнашучыларга теләкләрен һәм Фаиз хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде.
Милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова 3 ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды, балалар белән эшләүгә тагын да зуррак игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Халык санын алу нәтиҗәләре…

30 декабря 2022 г.

«Алтын йомгак» журналының чираттагы саны табадан төште!

Вакыт шундый тиз ага, журналыбызның беренче саны дөнья күргәннән соң инде 10 ел үтеп тә киткән. Аны нәшер итүгә матди ярдәм иткән Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгына зур рәхмәт җиткерәбез.
«Алтын йомгак»та балаларның күңел җылысы белән сугарылган язмалары, шигырьләре, рәсемнәре, башваткычлары урын алды.
Кадерле иҗат итүче балаларыбыз, туган телебезгә, илегебезгә, халкыбызга булган мәхәббәт хисләрегез сүрелмичә, күңел түрегездә озак еллар яшәсен!

22 декабря 2022 г.

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Удмуртия милли-сәясәт министрлыгы ярдәмендә алтынчы тапкыр республикакүләм «Ижау моңнары» фестиваль-конкурсын уздырды. Йомгаклау концерты Ижау шәһәренең «Металлург» мәдәният сараенда үтте.

«Ижау моңнары» тарихы

1992 ел

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм оешма җитәкчесе Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән Удмуртиядә беренче тапкыр «Ижау моңнары» татар җыр бәйгесе уза. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Соңрак анда катнашкан җырчылар, баянчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әвереләләр. Алар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова, баянчы Илфат Нурмөхәммәтов һәм башкалар.

2010 ел

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә — фестивальнең икенчесе уза. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге – гран-прига «Асылъяр» музыка, җыр һәм бию ансамбле лаек була.

2016 ел

2016 елның декабрь аенда үткән өченче «Ижау моңнары» фестивале кысаларында бик күп чаралар узды. Татарстанда нәшер ителүче журнал-газеталарның редакторлары, журналистлары кунакта булды. Алар Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы татар гимназиясе белән…

9 декабря 2022 г.

2022 елда Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге, Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе «Зәңгәр шәл» республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итте. Ниһаять, конкурсның сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары видео аша тамаша кылып, спектакльләргә бәя бирделәр. 4 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган әлеге «Зәңгәр шәл» фестиваль-конкурсның йомгаклау өлеше узды.

Сәхнә кояшы – Сәхипҗамал

Удмуртия, Ижау шәһәре өчен «театр» сүзе ят түгел. Татар театрының беренче артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Ижау шәһәрендә шактый еллар яши. 1918 елда, Гражданнар сугышы башлангач, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башта Казанга, аннары Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына килеп урнаша. Шул елның ноябрендә Азин дивизиясе Иж-Бубыйны да, Әгерҗене дә, Ижау шәһәрен дә үз кулына ала. Сәхипҗамал алар белән бергә Ижау шәһәренә килә, биредә драмтүгәрәк оештыра. 1919 елның язында Ижауга Колчак армиясе якынлаша башлагач, ул икенче Кызыл Армиянең сәяси бүлеге каршында оешкан труппа артисткасы булып фронтка китә, сугыш беткәнче фронтта була. Фронттан кайткач Сәхипҗамал туташ 1921 елда Ижау шәһәрендә яшәүче рус кешесе Владимир…

1 декабря 2022 г.

Һәр кеше тормышында гасырлар тирәнлегеннән башлангыч алган гаилә традицияләре һәм гореф-гадәтләре яши. Бөтен халыкларның да бабаларыннан оныгына, атасыннан улына күчкән йолалары яшәп килә. Бөтендөнья мәдәни мирасында татарларның киемнәре, милли бизәкләре лаеклы урында тора. Татарның бизәкле читекләре һәркемгә билгеле – сафьян күненнән читек, Казан татарларының зәркән сәнгате, тамбурлы чигү, түбәтәй, калфак һәм башка милли кием-салым…
Мин үзем дә берәр кайда милли колоритлы әйберләр күрүгә шунда йөгерәм. Татар китаплары сатылуын күрдем исә, балалар өчен китаплар, әсбаплар белән кызыксынам. Казанга барган саен татар китаплары сатыла торган кибетләргә кереп балаларыма китаплар җыям. Чөнки без Удмуртиядә яшибез, рус мәктәбендә укыйбыз (чөнки без яши торган районда татар сыйныфлары юк, шәһәрнең икенче почмагына укырга бару-кайту өчен, ким дигәндә, 3 сәгать вакыт кирәк). Балаларны татарча сөйләшергә аралашу, китаплар уку, шигырьләр ятлау, җыр-бию аша өйрәтәбез. (Менә шунлыктан без ана телебездәге китап-әсбапларга сусаган). Минем кулымда – милли бизәкләр, милли киемнәр хакында «Буяулык» китапчыгы. Ул яңа форматта, заманча итеп, төсле ябыштыргычлар белән…

28 апреля 2021 г.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе балаларда туган те­ле­безгә кызыксыну, мәхәббәт уяту максатыннан ел саен “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Быелгы фестиваль нинди үзен­­чәлекләре белән күңелгә кереп калды? Укытучылар, укучылар нинди фикерләр белән таралыштылар икән? Язмамда шушы сорауларга җавап эзләргә тырыштым.

Быел да укучылар “Шигырь уку”, “Рәсем”, “Көмеш каләм” номинацияләрендә үзләрен сынадылар. Моңа кадәр фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны 200 дән артмый иде, ә быел 405 баланы җәлеп итә алды. Мин үзем шәхсән иншалар өчен җаваплы кеше буларак, һәрбер язманы энәсеннән җебенә кадәр укыдым. Һәр автор эзләнгән, милләтебез турында уйланган. Шул язмалар арасында безне таң калдырганы Можга медицина көллияте студенты Алия Галимованың иншасы булды.
Ул — Кукмара авылында үскән кыз, рус мәктәбен тәмамлаган, моңа кадәр татар телен өйрәнүгә әллә ни игътибар бирмәгән. Можга шәһәренә килгәч кенә күңелендә милли горурлык уянган. Фестивальдән соң, Алия белән якыннан аралаш­тык. “Мин мондый иҗади татар бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Чара күркәм итеп оештырылган. Бик ошады. Иң сөендергәне:…

24 марта 2021 г.

20 мартта Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр республикакүләм “Татар малае һәм татар кызчыгы” конкурсы үтте. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы уздырды. Конкурста 5-7 яшьлек 4 малай һәм 5 кыз катнашты. Конкурс биремнәре җиңелләрдән түгел иде. Һәр бала татар телендә гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды. “Теремкәй” әкиятендә рольгә керү өчен дә, һөнәреңне күрсәтү өчен дә татар телен белү таләп ителде. Әмма сәхнәдә бер генә бала да каушамады. Барысы да җитди итеп әзерләнгәннәр, һәрберсе лаеклы итеп чыгыш ясады. Конкурска әзерләнгәндә әти-әниләр дә күп көч куйганнар. Балалар шәҗәрәләре белән (4 буын турында сөйләү мәҗбүри иде) таныштырганда, әти-әниләре әзерләгән видеоязмаларга карап сөйләделәр. Аларның карт әби-бабайлары кочагына сыенып утыруларын, авылда кош-кортлар, мал-туарлар арасында йөрүләрен, авыл тормышын үз итүләрен күреп сөендем.

Ә изүне балалар өйдә әзерләп килгән иделәр. Әти-әниләр баланың ничек изү эшләп утыруларын видеога төшергәннәр. Балезинодан килгән Нияз һәм Динара Касимовларның…

26 сентября 2019 г.

Музейга килеп керү белән күз бөтен стенаны биләп алган авыл фонына төшә. Әнә зәңгәр күк астында Зөлфәт әфәнденең туып-үскән йорты, балачакта елгага таба йөгергән кычытканлы сукмак, ерак түгел якыннары яткан мәңгелек йорт. Бераз түбәнрәк җиккән ат (агачтан ясалган), арбада әби белән бабай, сандыклар. Янда гына ялтырап торган агачтан ясалган матур кое. Бераз атласак, татар йортына керәбез. Акшарлаган ап-ак мичтә учак ялкынында чуен чүлмәктә нәрсәдер пешә кебек тоела. Уртадагы түгәрәк өстәлдә кунак көткәндәй җиз самавыр утыра. Бәллүдә бала йокымсырый. Чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, кашагалар – болар барсы да, гүя вакытларны туктатып, авылда узган балачакка, яшьлеккә кайтара. Менә, эш коралларын алып, авыл халкы печәнгә китәр төсле. Туку станогы артында әби утыра, бабай исә китап битләре актара. Сәяхәтне дәвам итәбез. Киштәдә гармун-баяннар, музыка уен кораллары, патефоннар, радиоалгычлар, җиз самавырлар тезелгән. Тагы да стенага күз салсак, пионер, комсомол булган чаклар искә төшә. Борынгы сәгатьләрнең күплеге вакытның мәңгелек түгел икәнен искәртә.
“Экспонатларны ун ел элек…

19 сентября 2019 г.

15 сентябрьдә Казанда “Татар кызы — 2019” халыкара конкурсының ярымфиналы узды. Татарстан башкаласында 6 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 27 катнашучы татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белүдә, интеллектуаль сорауларга җаваплар биреп һәм аш-су пешерү буенча сынаулар үттеләр. Шулай ук конкурсантлар борынгы Болгар шәһәрендә ата-бабаларыбызның милли тарихын өйрәнделәр.
Ярымфинал дүрт көн дәвам итте. Югарыда санап кителгән сынау нәтиҗәләре буенча жюри 14 финалистны билгеләде. Алар арасында Швеция һәм Үзбәкстан вәкилләре дә бар. Удмуртия данын шулай ук конкурс финалына үткән Халыклар дуслыгы йорты методисты, республикада “Татар кызы” конкурсында җиңүче Дилия Харисова яклаячак. Кызлар финалга 10 көн кала конкурска нык­лап әзерләнә башлаячаклар. Алар белән хореография, вокал, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшләячәк, катнашучылар шулай ук экскурсияләр һәм мәдәни чараларда да булачак.
Быел “Татар кызы-2019” халыкара конкурс финалында: Татарстан Республикасының атказанган артисты, опера җырчысы Илүсә Хуҗина, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, альтернатив татар музыкасы вәкиле Илгиз Шәйхразиев, М. Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера…