<- назад в новости

Сәнгать безне көчле итә!

Агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Удмуртия милли-сәясәт министрлыгы ярдәмендә алтынчы тапкыр республикакүләм «Ижау моңнары» фестиваль-конкурсын уздырды. Йомгаклау концерты Ижау шәһәренең «Металлург» мәдәният сараенда үтте.

«Ижау моңнары» тарихы

1992 ел

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм оешма җитәкчесе Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән Удмуртиядә беренче тапкыр «Ижау моңнары» татар җыр бәйгесе уза. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Соңрак анда катнашкан җырчылар, баянчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әвереләләр. Алар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова, баянчы Илфат Нурмөхәммәтов һәм башкалар.

2010 ел

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә — фестивальнең икенчесе уза. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге – гран-прига «Асылъяр» музыка, җыр һәм бию ансамбле лаек була.

2016 ел

2016 елның декабрь аенда үткән өченче «Ижау моңнары» фестивале кысаларында бик күп чаралар узды. Татарстанда нәшер ителүче журнал-газеталарның редакторлары, журналистлары кунакта булды. Алар Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы татар гимназиясе белән таныштылар, 107 нче балалар бакчасында «Калфак туе» бәйрәмендә катнаштылар.
«Яңарыш» газетасы хәбәр-челәре, ижаулылар белән очраштылар, «Чулпан» үзешчән театрының «Шикәрем син, балым син» драмасын тамаша кылдылар. «Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәтенең матбугат чараларында чагылышы» исемле конференция узды, төрле юнәлешләр буенча остаханәләр үткәрелде.

2019 ел

2019 елның 17 февралендә «Спартак» халык иҗаты йортында дүртенче фестиваль конкурс шаулап-гөрләп үтте. Анда Ижау, Воткинск, Сарапул шәһәрләре, Каракүл, Балезино, Сюмси, Алнаш, Кизнер, Кияс, Камбарка, Глазов районнары, Татарстан Республикасы Әгерҗе районы, Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән барлыгы 250 кеше көч сынашты. Йомгаклау концерты буласы көннең иртәсе остаханәләрдән башланып китте. Дүрт сәгатькә сузылган концерт бер сулышта узып китте. Фойеда катнашучылар бер-берсе белән таныштылар, иҗади тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә узган дүртенче «Ижау моңнары» фестиваль-конкурсының иң зур бүләге – гармун – Балезино районы Кистем авылының Светлана Касимова җитәкчелегендәге «Чишмә челтерәве» фольклор ансамбленә тапшырылды.

2020 ел

«Ижау моңнары»ның бишенче фестиваленең йомгаклау концерты җыр-бию, гармун, баян моңнары белән үрелеп барды. Фестиваль-конкурста Глазов, Можга, Ижау, Сарапул шәһәрләреннән, Балезино, Юкамен, Кияс, Сюмси районнарыннан, Татарстан Республикасының Арча, Әгерҗе районнарыннан, Пермь краеннан, Свердлау өлкәсеннән җыр, бию, музыка уен коралларында уйнау буенча 8 ансамбль, ялгыз җырлау буенча 32 кеше катнашты. Йомгаклау концерты, пандемия булу сәбәпле, тамашачыларсыз үтте. Ләкин әлеге концертны сез тулысынча ютуб каналда, «Яңарыш» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендә күрә аласыз.

Без – бергә!

Ә быелгы фестиваль-конкурста без Удмуртия буенча сибелгән ансамбльләрне барларга булдык. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, Удмуртиядә 20 дән артык өлкәннәр ансамбле бар. Кызганычка каршы, кайбер ансамбльләр инде эшләми. Моңа пандемия дә зур этәргеч ясады, шулай ук авылларда яшьләрнең аз булуы да зур сәбәп. Шәһәрдә дә үзешчән коллективларга яшьләр атлыгып тормый. Быел конкурста Ижау, Сарапул, Воткинск шәһәрләреннән, Балезино, Кияс, Камбарка, Кече Пурга, Каракүл, Завьялово, Алнаш районнарыннан, Татарстан Республикасының Әгерҗе районыннан, Пермь краеннан җыр буенча 17 ансамбль – барлыгы 160 тан артык кеше катнаштылар. Хәтта Сарапул, Воткинск шәһәрләреннән, Кече Пурга районыннан икешәр ансамбль конкурска үз чыгышларын тәкъдим итте. Ансамбльләргә жюри тарафыннан әйтелгән фикерләрне дә җиткерәсе килә. 17 ансамбльнең унбере Рамил Чурагулов сүзләренә, Ризван Хәким көенә иҗат ителгән «Аллага шөкер» җырын, 6 ансамбль «Гармун алыйк әле, дускай» татар халык җырын тәкъдим итте. Бу инде ансамбльләрнең эзләнмәүләрен күрсәтә. Югыйсә, халкыбызның нинди генә җырлары юк бит! Шунысы сөенечле: без йомгаклау концертында барлык ансамбльләрне бер сәхнәгә чыгарып, тамашачыларга күрсәтә алдык. Милли киемнәрдән сәхнә тутырып басып торучы апа-абыйларны күргәч, күңелдә горурык туды. Бу безнең бергәлекне, бердәмлекне күрсәтте. Аларның барсына да Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр сәхнәдә чыгыш ясады. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясап өйрәнмәгән җиңүчеләр дә каушап калгандай булдылар. Ләкин аларга тамашачыларның көчле алкышлары тагы да дәрт өстәде. Тамашачыларга, ансамбльләргә халкыбызның йөзек кашы булган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле концертын күрсәтү хыялы да чынга ашты.
Әлеге ансамбль 2017 елда Ижау шәһәренең «Чекерил» спорт комплексында узган Сабантуйга килеп, зур концерт куйган иде, ләкин аны күп кенә иҗат сөючеләр күрмәде. «Металлург» мәдәният сараенда узган әлеге концерт остаханә белән башланып китте. Бу ансамбльләр өчен бик кирәкле тәҗрибә булды. Концерт дәвамында Айдар ага бөтен тамашаны үз кулында тота. Ул аны алып та бара, җырлый да, шигырь дә сөйли, тамашачы белән дә аралаша. Ә егетләр, кызларның талантына сокланмый мөмкин түгел. Алар уен коралларында да уйыйлар, бии-җырлыйлар да. Милли костюмнарның матурлыгы, зәвыклылыгы күз явын ала. Бу көнне тамашачылар халкыбызның төрле моңлы җырларын тыңладылар, төрле биюләрен күрделәр.

Бәйрәм беткәч тә, тамашачылар сәхнәдәге артистларны озак җибәрмәделәр, рәхмәтләрен әйтеп, бүләкләр бирделәр. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин чәкчәк, чәчәкләр бүләк итеп, Рәхмәт хаты тапшырдылар. Сарапул шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт Арсланов, Рифкат Шакиров Айдар Фәйзрахмановка истәлекле бүләк тапшырдылар. Зөлфәт Арсланов: «Сезнең ансамбльдәге Адель Җәләлиев безнең укытучыбыз, ул безне гармунда уйнарга өйрәтә», – дип, рәхмәтләрен җиткерде. Удмуртиянең төньяк районнар мөхтәсибе Илмир хәзрәт Касимов: «Без сезнең концертны тамаша кылыр өчен зур делегация булып, 200 чакрым юл узып килдек. Концерттан алган тәэсирләребез әле бик озакка җитәр», – диде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: конкурска нәтиҗә ясаганда, Айдар Фәйзрахманов белән элемтәдә тордык, ул безнең кураторыбызга, ярдәмчебезгә әйләнде. Иң мөһиме, ул конкурска килгән видеоязмаларга үз бәясен бирде, җиңүчеләрне сайлады. Без, оештыручылар, аның кешелеклегенә, гадилегенә, йомшак кына сөйләшүенә сокландык. Безгә дә, ансамбленең артистларына да «балаларым», «сеңелем» дип дәшүе күңелгә сары май булып ятты.

Тамашачылар, конкурста катнашкан ансамбльләр әле һаман да концерттан алган тәэсирләрен социаль челтәрләргә язалар, шалтыратып, рәхмәтләрен җиткерәләр. «Чын йөрәктән рәхмәт! Сез безгә Яңа елга зур бүләк ясадыгыз», – диләр алар. Әлбәттә, әлеге зур бәйрәмне оештыру җиңелдән булмады. Моның өчен «Яңарыш» редакциясе хезмәткәрләре бал кортлары кебек эшләде. Мәдәният сарае хезмәткәрләре белән элемтәдә тору, чакыру билетлары ясау, аларны тарату, барлык оештыру эшләре алар өстендә булды. Фойеда газетага язылу да оештырылды. Казаннан килгән сату-күргәзмәләр эшләде. Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы – халкыбызның милли бизәкләре төшерелгән кием-салым, бизәнү әйберләрен, 1990нчы елларда беренчеләрдән булып «Татар мөселман календары»н нәшер итеп, бүгенге көндә дә үз хисабына зур тиражлар белән шундый җыентыклар чыгаручы, берничә китап авторы, танылган журналист Фәния Хуҗаәхмәт тә үзенең китапларын тәкъдим итте.
Алдагы елларда да «Ижау моңнары» конкурсында тамашачылар белән очрашырга язсын. Чөнки сәнгать безне көчле итә, авырлыклар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында узган чараны оештырырга ярдәм иткән өчен, Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленә, Татарстан мәдәният министрлыгына, «Металлург» мәдәният йортына, «Яңарыш» редакциясенә, видео, фото төшерүчеләргә зур рәхмәт белдерә. Әлеге бәйрәмгә чакыру эшләре белән шөгыльләнгәндә, шәһәр-районнардагы хакимият башлыклары, милли оешмалар, мәдәният бүлеге җитәкчеләре белән хезмәттәшлек итәргә туры килде. Ансамбльләрне транспорт белән тәэмин иткән җитәкчеләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.

Фестиваль-конкурсның җиңүчеләре:

I урын – «Очрашу» ансамбле, Балезино районы Падера авылы (җитәкчесе – Раидә Касимова)
II урын – «Мирас» ансамбле, Сарапул шәһәре Татар мәдәнияте үзәге (җитәкчесе – Мәүлидә Фәйрүзова)
II урын – «Бәхет» ансамбле, Ижау шәһәре (җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева)
III урын – «Чишмә челтерәве» ансамбле, Балезино районы Кистем авылы (җитәкчесе – Светлана Касимова)
III урын – «Дуслык» ансамбле, Воткинск шәһәре (җитәкчесе – Земфира Селезнева)
«Җирле автор» номинациясе – Роза Фәрхетдинова («Дуслык» ансамбле, Ижау шәһәре)
«Җирле автор» номинациясе – Муса Касимов («Очрашу» ансамбле, Балезино районы Падера авылы)
«Дебют» номинациясе – «Яшьлек» ансамбле (Кече Пурга районы Пугачево авылы)

Рәфилә Рәсүлева.