<- назад в новости

Милли горурлык уятучы фестиваль

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе балаларда туган те­ле­безгә кызыксыну, мәхәббәт уяту максатыннан ел саен “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Быелгы фестиваль нинди үзен­­чәлекләре белән күңелгә кереп калды? Укытучылар, укучылар нинди фикерләр белән таралыштылар икән? Язмамда шушы сорауларга җавап эзләргә тырыштым.

Быел да укучылар “Шигырь уку”, “Рәсем”, “Көмеш каләм” номинацияләрендә үзләрен сынадылар. Моңа кадәр фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны 200 дән артмый иде, ә быел 405 баланы җәлеп итә алды. Мин үзем шәхсән иншалар өчен җаваплы кеше буларак, һәрбер язманы энәсеннән җебенә кадәр укыдым. Һәр автор эзләнгән, милләтебез турында уйланган. Шул язмалар арасында безне таң калдырганы Можга медицина көллияте студенты Алия Галимованың иншасы булды.
Ул — Кукмара авылында үскән кыз, рус мәктәбен тәмамлаган, моңа кадәр татар телен өйрәнүгә әллә ни игътибар бирмәгән. Можга шәһәренә килгәч кенә күңелендә милли горурлык уянган. Фестивальдән соң, Алия белән якыннан аралаш­тык. “Мин мондый иҗади татар бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Чара күркәм итеп оештырылган. Бик ошады. Иң сөендергәне: татарлар кайда гына яшәсә дә, алар ана телен, гореф-гадәтләрен саклыйлар икән, аны яшь буынга биреп калдырырга тырышалар”, — диде. Алиянең мондый милли чаралардан читтә калмавында, әлбәттә, укытучысы Эльвира Насыйбуллинаның өлеше зур. “Татар телендә узган һәр чарага дәртләнеп, күңел күтәренкелеге белән барам. Быелгы бәйгедә укучымның “Көмеш каләм” номинациясендә беренче урынны алуы икеләтә шатлык булды. Бәйгегә нәтиҗә ясау тантанасы бик матур оештырылган. Милли мохит, көчле чыгышлар, “Шаян – ТВ” кунаклары, бүләкләр — бары да истә калырлык мизгелләр. Туган телебезне саклау өлкәсендә әйтеп бетергесез эшләр башкарасыз!” — диде Эльвира Насыйбуллина.

Рәфилә Рәсүлева “Шигырь уку” но­ми­нациясенә юллаган видеоязмаларның үт­кән елга караганда сыйфатлырак булуын, укытучыларның җаваплырак карауларын әйт­те. “Укытучыларның тырышлыгы нык сизелә. Җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен сайлаулары да бик ошады. Глазов, Воткинск, Алнаш, Кияс районнары мәктәпләрендә татар теле фән буларак өйрәтелмәсә дә, ул төбәкләрдән дә бик күп укучылар катнашты. Быел укучыларның күбесе Энҗе Мөэминованың “Туган тел” шигырен ятлаганнар. Күрәсең, бу әсәрне дәрестә өйрәнгәннәр”, — диде.
Фестивальдә “Чулпан” үзешчән театры (җитәкчесе — Рәфилә Рәсулева) сәхнәләштергән “Әбиләрдә кунакта” әсәре дә күпләрнең күңе­ленә хуш килгән. Юка­­мен районы Палагай мәктәбе укытучысы Нәсия Абашева: “Спектакль чын тормышыбызны тас­вир­лады, чөн­ки өлкән­нәр балалары белән русча сөй­лә­шәләр. Кыз­ганычка каршы, бу күренеш авылларга да үтеп керде. Балаларның мәк­тәптә туган телне өй­рә­нүләре диңгез­дә­ге тамчы гына. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм сөй­ләшү күнекмәләре өйдә, гаиләдә үсәргә тиеш”, — дип, үзенең фикерен белдерде.
“Алдагы еллар белән чагыштырганда быелгы фестивальдә уңай якка үзгәрешләр сизелә. Әмма тагы да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлегебез бар, чөнки туган телне өйрәнергә теләге булган балалар, әти-әниләр бар. Укытучылар алар белән ныграк эшләсәләр, фестиваль тагы да нәтиҗәлерәк булыр иде. Ижау шәһәренең 97 нче мәктәбендә укучылар татар телен фән буларак өйрәнсәләр дә, фестивальгә бер эш тә җибәрмиләр. Укытучыларыбыз һаман да бу конкурсның телне өйрәнүгә этәргеч ясый торган бер мәйданчык икәнен аңлап җиткермиләр. Күпләр аңа әзерләнүне өстәмә йөк итеп карыйлар”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова. Ул конкурста катнашкан балаларга, аларның укытучыларына, тәрбиячеләренә, әти-әниләренә, Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, «Шаян-ТВ»га, Дәүләт Советы депутаты Наиль Мухамедзяновка, Шәһәр думасы депутаты Сергей Кривоноговка зур рәхмәт белдерде.
Чынлап та, фестиваль – балаларның сәләтен ачучы бер мәйданчык ул. “Әбиләрдә кунакта” спектаклендә уйнаучыларның өчесе — “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Гөлнара Вәлиеваның балалары. Бу балалар фестивальдә беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Сәхнәдә уйнау осталыклары, татар телендә сөйләшүләре күзгә кү­ре­неп шомарып ба-
ра. Удмуртиянең төньяк районнарының мөхтә­сибе Илмир хәзрәт фестивальгә улы Наил, кызы Хәмидә белән кил­гән иде. Алар фестивальгә җиңүчеләр буларак чакырылдылар. Конкурсларда актив кат­­нашканга күрә, алар да татар телен камил беләләр, сәхнәдә чыгыш ясаудан курыкмыйлар. Бу юлы да Наил Касимов: “Чатнатып сөйләшәм үз ана телемдә. Оялмыйм, курыкмыйм мин…” – дип, шигырен горур итеп, чатнатып сөйләде.

«Туган телем — иркә гөлем» фестиваленнән бик канәгать калдым. Балаларның ни дәрәҗәдә талантлы булуын күрдем. Татарча җырлаганда, сөйләгәндә, тавышлары чишмә челтерәгәндәй тоелды. Күргәзмә белән танышкач, бик оста рәсем ясаучылар барлыгын белдек. Ә сәхнәдәге декорацияләр! Безнең балалар да әлеге чараны бик яхшы бәяләделәр, бигрәк тә кечкенә генә балаларның татар телендә матур итеп сөйләүләренә, җырлауларына таң калып утырдылар. “Асылъяр” ансамбленең дәртле такмаклары да бик ошады. Можга шәһәреннән килгән Хәким сәнгатьле итеп шигырь укыганда, ирексездән күзләрдән яшь бәреп чыкты. Афәрин! Чын балачак бәйрәмендә, туган тел бәйрәмендә булдык. Бу фестиваль безнең туган телебезнең ничек матур булуын, балаларыбызның аны ничек яратуларын, алар белән ничек горурлануларын күрсәтте”, — диде Нәсия Абашева.

Конкурста әгерҗелеләр бик актив катнаштылар. Безгә еш кына “Әгерҗелеләр руслашып бара”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килсә дә, татар теле укытучыларының фидакарьлеге алдында баш иярлек. Исәнбай мәктәбенең музыка укытучысы Алсу Латыйпова да фестивальгә бер төркем балаларны алып килде. Ул үзе балачакта рус мохитендә тәрбияләнгән. Әгерҗе шәһәренең рус мәктәбендә укыган. “80 нче елларда мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытылмый иде. Классыбызда татар милләтеннән булганнар да ялгыш та татарча сөйләшмиләр иде. Без әти-әни һәм туганнар белән генә туган телебездә аралашып үстек. 1988 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Шул елда татар төркеменә беренче тапкыр студентлар җыйдылар һәм татар теленә мөнәсәбәт үзгәрә башлады. Якшәмбе мәктәпләре ачылды. Без, студентлар, тыңлаучыларга татар телендә җырлар, уеннар өйрәтә идек. Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрының һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының спектакльләренә яратып йөри идек. Бүген күрше Удмуртия Республикасы башкаласында да татар телендә сөйләшүләрен, матур итеп җырлауларын ишетергә, милли биюләрен күрергә насыйп булды. Сөенеп, горурланып утырдым”, — диде ул.

Шаян — ТВ” хезмәткәре Руслан Хафизов та фестивальне югары бәяләп: “Чит төбәктә яшәп, туган телебезне үстерү өлкәсендә эшләвегез зур игътибарга, хөрмәткә лаек”, — диде. Ул балаларны тәүлек буе татарча барган “Шаян — ТВ” каналын карарга, шулай ук төрле проектларда сәләтләрен сынарга чакырды. Ул көнне “Шаян-ТВ” журналистлары безнең балаларның чыгышларын видеога төшереп тә киттеләр. Димәк, конкурста җиңү яулаган балаларның чыгышлары белән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар да таныша ала. Сүзне йомгаклап, шуны гына әйтәсе килә: мондый фестивальләр балаларда туган телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияли. Сәләтле укучыларны барлап, республикага, Татарстанга гына түгел, дөньяга таныта.

Рилия Закирова.