Новости


12 сентября 2019 г.

Август ахырында Казанда «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагереның профильле сменасы узды. Аны “Идел” татар яшьләре үзәге оештырды. Чараның максаты — Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү. Аларга телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәтү.

Лагерьга 12-16 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Һәр елны «Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Алар өчен тарих, ана теле, вокал, кул эшләре, аш-су буенча остаханәләр, экскурсияләр, музейларга һәм театрларга барулар оештырылды.
Лагерьга барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100гә якын бала җыелган иде. Алар арасында Удмуртиядән дә малайлар-кызлар булуы сөендерә. Әйдәманнары Ижау кызы – Айгөл Гыймазиева. Ул 6 ел “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә йөрде, хәзер дә Удмуртиянең милли тормышында актив катнаша. “Мин үзем «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасында бала чагымда ял иттем. Хәзер инде үземне дә әйдәман булып эшләргә чакыргач, мин анда бик теләп бардым. Быел инде икенче тапкыр. Мәктәптә укыганда да әйдәман булганым бар иде. Шуңа күрә бу өлкәдә тәҗрибәм бар дип курыкмый әйтә алам….

3 июля 2019 г.

29 июньдә иртә таңнан коеп яңгыр ява башлады. Без, Ижау шәһәренең Сабантуй бәйрәмен
оештыручылар, яңгырга чыланып, манма су булсак та, әзерләнүдән туктамадык. Ходай Тәгаләнең рәхмәте киң һәм кодрәтле! Бәйрәм башланыр алдыннан ялтырап кояш чыкты! Көн буена безгә Сабантуйны матур итеп үткәрергә вакыт бирде. Милли бәйрәмебез ахырына якынлашканда, кабат коеп яңгыр яварга тотынды. Кичке Сабантуйга күк йөзе ачылып, бәйрәмебез дәвам итте.

2019 елның Ижау шәһәре Сабан туеның прологы агымдагы елда Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренең һәм легендар Михаил Калашниковның 100 еллыгына багышланды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Денис Логинов, Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Гафиуллин, Татарстан Респубикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Тугыз ел дәвамында Саба районы безнең милли бәйрәмебезгә куратор булып тора. Без алар белән даими аралашып яшибез. Сабантуй мәйданында тәҗрибә уртаклашабыз. Бу юлы да алар 90 кешелек делегация белән…

27 февраля 2019 г.

22 февральдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министр­лыгы ярдәмендә тормышка ашырган “Татар базары бистәсе тарихы” проекты кысаларында Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә фәнни-эзләнү конференциясе узды.
Анда 10, 12, 97нче мәктәп һәм 6нчы гимназия укучылары катнаштылар. Һәр чыгыш мактауга лаеклы, үзенчәлекле иде.
Иң беренче булып 97нче мәктәп укучысы Фатыйма Шәмсетдинова чыгыш ясады. Ул үзен сәхнәдә иркен тотуы, фәнни эшен кәгазьдән карап кына сөйләмәве белән игътибарны җәлеп итте. Илдана Хыялиева (12нче мәктәп) фәнни эшен әзерләгәндә бик күп кешеләр белән әңгәмәләр корган, иптәшләре арасында сораштырулар уздырган һәм нәтиҗәдә бик күп саннар, факт­лар туплаган. Илдана күпчелек яшьтәшләренең “Спартак” халык иҗаты йорты турында ишетеп тә белмәүләрен ачыклаган. Ул әлеге эше белән сыйныфташлары алдында да чыгыш ясаячагын әйтте.
10нчы мәктәп укучылары Анастасия Шкляева һәм Анастасия Цветкова мәктәпләрендәге Муса Җәлил музее белән таныштырдылар. Кызлар экскурсовод булгач, музейда туп­ланган мәгълүматларны яхшы беләләр һәм аны башкаларга оста итеп җиткерделәр. Конференциягә музейда сакланган альбомнарны да алып килгәннәр. Иң күләмле эш 97нче мәктәп укучысы…

25 февраля 2019 г.

1992 елның декабрендә Удмуртия татар иҗтимагый үзәге активистлары һәм оешма җитәкчесе Мәсгуд Вахит улы Гаратуев тырышлыгы белән Удмуртиядә беренче тапкыр “Ижау моңнары” татар җыр бәйгесе уза. Ул вакытта милләттәшләребез зур активлык күрсәтә. Республиканың төрле төбәкләреннән бик күп җырчылар катнаша. Соңрак анда катнашкан җырчылар, баянчылар халкыбызның яраткан башкаручыларына әверелә. Алар Ирек Мөхәммәтҗанов, Таңсылу Бәйрәмгулова, баянчы Илфат Нурмөхәммәтов һәм башкалар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен Ирек Шәрипов җитәкләгән вакытта — 2010 елның декабрендә – фестивальнең икенчесе уза. Ул вакытта фестивальнең иң олы бүләге — гран-прига “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле лаек була. 2016 елның декабрь аенда үткән өченче “Ижау моңнары” фестивале кысаларында бик күп чаралар үзды. Татарстанда нәшер ителүче журнал-газеталарның редакторлары, журналистлары кунакта булды. Алар Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиядә, 107нче балалар бакчасында “Калфак туе” бәйрәмендә катнаштылар. «Яңарыш» газетасы хәбәрчеләре, ижау­лылар белән очраштылар, “Чулпан” үзешчән театрының “Шикәрем син, балым син” драмасын тамаша кылдылар. “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәтенең матбугат чараларында чагылышы” исемле…

14 февраля 2019 г.

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан профессиональ, үзешчән театрлар бик күп спектакльләр сәхнәләштерәләр, чаралар үткәрәләр. Сарапул шәһәрендә Рәшит Йосыфҗанов җитәкчелегендә татар халык драма театрының эшләгәнен бик күпләребез хәтерлидер. Әлеге театр сәхнәләштергән “Утлы өермә”, “Рәйсә”, “Муса Җәлил”, “Шоңкар” “Сандугач килде безгә” әсәрләрендә уйнаган үзешчән артистлар ул елларны сагынып искә алалар.
“Театр уйнарга үзешчәннәрне тулай торакларга, заводларга кереп эзли идем. Шәһәрнең базар каршындагы скверында (“Мәхәббәт бакчасы”) татар биюе кичәләре үтә иде. Шунда барып, кызларны биергә чакырып, сөйләштереп, үзешчән сәнгатькә чакырам. Әгерҗе районының Тугызбуй авылларына, Ижау, Чайковский шәһәрләренә гастрольләр белән бара идек. Спектакль куябыз, икенче өлеше концерт була иде”, — дип искә ала Рәшит ага. 1988 елда ул театрдан китеп, заводка эшкә керә, ул китү белән театр таркала. “Пенсиягә чыгу белән кире театрга кайтам дип яшәдем. Ләкин кинәт тавышсыз калдым. Әнә шулай итеп минем хыялларым чәлпәрәмә килде”, — диде ул. Әнә шул еллардан бирле шәһәребездә театр куючы юк. Ләкин Рәшит…

14 февраля 2019 г.

Уян, татар, уян инде,
Уян син, дип кояш чыга.
Тор да кузгал изге эшкә,
Бу җыр шуңа булсын дога.
(Г. Тукай)

Татар дөньясында нинди генә үзгәрешләр булмасын, яхшы яккамы яки ямангамы, үзен чын татар дип хис иткән кеше аңа битараф кала алмый. Сарапулда соңгы елларда эшләребез мактанырлык булмаса да, татарларга үз йортлары кирәклеге турындагы сүз һаман да ешрак яңгырый башлагач, халык уянып киткәндәй булды. Чыннан да, шәһәребездә милли хәрәкәтне җанландырып җибәрергә, эшләргә уңай шартлар юк иде. Әйдәп баручы милләтпәрвәрләребез тырышлыгы белән максатыбызга ирештек. Хакимият бусагаларын шактый таптаганнан соң, Гагарин урамындагы биш катлы йортта 170 квадрат метр мәйданлы булдык. Бирүен бирделәр, тик өстебезгә мәшәкать тә ауды. Татарда “ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр“ дигән мәкаль бар. Бер оешмадан икенчесенең карамагына күчеп йөреп, ярты гасыр дәвамында ремонт күрмәгән, ташландык хәлгә килгән бүлмәләрне рәткә китерү шактый зур чыгымнар сорый иде. Күмәклек, бердәмлеккә өмет то-тып, ниятләребезне аңлатып, ике атна алдан игъланнар биреп, өндәүләр таратып, йортыбызда җыелыш үткәрергә…

7 февраля 2019 г.

Гыйнварда тарихи ватаныбызда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Аның «Кем мин — татар булмагач?» дигән шигаре, берничә слайдтан торган нигезе бар. Документтагы эскизларга караганда, берничә төп юнәлеш билгеләнгән: татар тормышын оештыру, мәгариф, мәдәният, мәгълүмати мохит булдыру. Татар тормышы дигәндә, авыл да, шәһәр дә күз алдында тотыла. Авылларда инфраструктура булдырырга, гаилә-нәсел формасында оешкан кече һәм урта бизнесны үстерергә ярдәм итү күзалланса, шәһәрдә татар телле мохит булдыру максаты тора. Мәгарифкә килгәндә, татар өчен бакчасы да, мәктәбе дә, югары уку йорты да булырга тиеш дигән фикер нигез булып ята. Мәдәният юнәлешендә татар шәһәр мәдәниятен үстерү максаты куелган. Заманча музыка, рәсем сәнгате фестивальләре уздыру, милли уен коралларын пропагандалау, шәһәр урамнарын милли бизәкләр белән тулыландыру кирәклеге языл-ган. Мәгълүмати мохит юнәлешендә татар журналистларын әзерләү, телевидение, радионың тәүлек буена татарча эшләвен тәэмин итү, балалар өчен мультипликацион, нәфис фильмнар булдыру, тәрҗемә системасын җайга салу, татар тарихы турында мультимедиа продукцияләре булдыру, интернетта һәм социаль челтәрләрдә милли юнәлештәге эшчәнлекне…

31 января 2019 г.

Бәлеш — татар халкының иң кадерле кунакларга, бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә пешереп тә гаиләсен сыйлый. 25 гыйнварда Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге активистлары да шәһәрдәшләрен бәлеш пешереп сыйладылар. “Бәлеш бәйрәме”ндә апа-абыйлар күптән күрешмәгән чордашлары белән очраштылар, яшьләр яңа дуслар таптылар. Милләттәшләребез халкыбызның җырларын тыңлап ял иттеләр, бию-уеннарга кушылдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Ә иң мөһиме, халкыбызның милли ашы — тәмле, түгәрәк бәлеш — Сарапул татарларын яңа ачылган Татар мәдәнияте үзәгенә җыйды.
Бәйрәмне үткәрү идеясен күп еллар Сарапул шәһәренең Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нәҗип ага Камалов тәкъдим итте. Бу теләк Татар мәдәнияте үзәгенең активистлары белән тормышка ашырылды. Үзәк яңа гына ачылса да, кыю адымнар белән алга атлый. Шактый гына чаралар үткәрелде инде. Тиздән татар теле курслары, төрле түгәрәкләр ачылачак. Әлеге язмам 25 гыйнвар көнне узган “Бәлеш бәйрәме” турында.

Татар мәдәнияте үзәгенә килеп керү белән…

24 января 2019 г.

17нче гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково һәм Починки авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән һәм 4нче мәктәбеннән — барлыгы 36 бала катнашты. Олимпиадага килгән 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта һәм үзлегеннән өйрәнүчеләр дә бар. Башка елларда олимпиаданы Удмуртия Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган булса, быел бу эш Сәләтле балаларның региональ белем бирү үзәгенә йөкләнгән. Укучыларның эшләрен татар теле укытучылары: Рәсилә Габдрахманова (комиссия җитәкчесе), Фәридә Кашапова, Рәмзилә Ганиева тикшерделәр.

“Быел Казаннан килгән биремнәр җиңел түгел иде. Иҗади эшләргә күп урын бирелгән. Балалар, рәсемгә карап, хикәя төзеделәр. Темалар төрле иде, җыр, спорт белән бәйлеләре дә бар иде, сугыш темасы да читтә калмаган. Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендә белем алучы Айдар Такутдинов күп балл җыйды. Аның…

24 января 2019 г.

Быел август аенда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы Чүпрәле районында — минем туган районымда узды. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә икән. Миңа да көтмәгәндә бу утырышта катнашырга туры килде. Туган ягым кешеләре белән горурланып кайт­кан идем ул чакта.
Безнең Сюмси район газетасы “Знамя”ны өйгә китерәләр. Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Удмуртиядә узган чираттагы күчмә утырышында Сюмси районыннан вәкилләрнең фотосурәтен күргәч шаккаттым: күкрәктә — тәре, башта — калфак. Халкым, телем, динем – минем өчен дөньядагы иң кадерле, иң изге әйберләр. Әгәр дә мөселман булмасаң, сәхнә кешесенә вакытлыча татар киемнәрен кияргә була торгандыр, ә үзең мөселман булмыйча, татарның милли киеменең бер өлеше — калфакны кию зур гөнаһ, дип уйлыйм.
Безнең район хакимиятендә: “Әгәр дә син ветеран хокукын алырга теләсәң, җәмәгать эше белән шөгыльлән”, — диләр. Менә шул ветеран хокукын алырга тырышу гына түгелме бу?
Аларның “Ак калфак”…