<- назад в новости

Татар базары бистәсе тарихын барладылар

22 февральдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының Мәдәният министр­лыгы ярдәмендә тормышка ашырган “Татар базары бистәсе тарихы” проекты кысаларында Ижау шәһәренең 12нче мәктәбендә фәнни-эзләнү конференциясе узды.
Анда 10, 12, 97нче мәктәп һәм 6нчы гимназия укучылары катнаштылар. Һәр чыгыш мактауга лаеклы, үзенчәлекле иде.
Иң беренче булып 97нче мәктәп укучысы Фатыйма Шәмсетдинова чыгыш ясады. Ул үзен сәхнәдә иркен тотуы, фәнни эшен кәгазьдән карап кына сөйләмәве белән игътибарны җәлеп итте. Илдана Хыялиева (12нче мәктәп) фәнни эшен әзерләгәндә бик күп кешеләр белән әңгәмәләр корган, иптәшләре арасында сораштырулар уздырган һәм нәтиҗәдә бик күп саннар, факт­лар туплаган. Илдана күпчелек яшьтәшләренең “Спартак” халык иҗаты йорты турында ишетеп тә белмәүләрен ачыклаган. Ул әлеге эше белән сыйныфташлары алдында да чыгыш ясаячагын әйтте.
10нчы мәктәп укучылары Анастасия Шкляева һәм Анастасия Цветкова мәктәпләрендәге Муса Җәлил музее белән таныштырдылар. Кызлар экскурсовод булгач, музейда туп­ланган мәгълүматларны яхшы беләләр һәм аны башкаларга оста итеп җиткерделәр. Конференциягә музейда сакланган альбомнарны да алып килгәннәр. Иң күләмле эш 97нче мәктәп укучысы Әмрия Мифтахетдинованыкы иде. Ул Ижау Җәмигъ мәчете тарихы белән таныштырды. Әмрия — имам Габдулла хәзрәт Мөхәммәтшинның оныгы. Аның чыгышы кызыклы иде, шуңа күрә Әмриягә сораулар яудыручылар байтак булды.
6нчы гимназия укучылары: Эльвина Абдрахманова һәм Ләйлә Зарифуллина саф татар телендә чыгыш ясаулары белән мактауга лаек. Алар чыгышларында гимназия укучыларының үзләренең уку йортының тарихын бик сай белүләре турында әйттеләр. Кызларга фәнни эш белән шөгыльләнү бик ошаган. “Безгә бу эшне башкару бик кызыклы булды. Эзләнү эшләре алып барганда гимназия турында бик күп нәрсәләр белдек. Чыгарылыш укучыларының хатирәләре буенча алар тормышында гимназиянең зур роль уйнаганлыгын аңладык. Бүгенге көндә аларның уңышлары нигезендә гимназиядә алган белем һәм тәрбиянең ятуы белән горурландык. Бу эшебез дәвамлы булыр”, – диделәр.
Әлбәттә, Татар базары бистәсе тарихы әлеге “Татар базары бистәсе тарихы” фәнни-эзләнү конфе-ренциясендә яңгыраган берничә тема белән генә чикләнми Аның танылган шәхесләре турында мәгълүматны, шушы бистәдә урнашкан тарихи биналары, урамнары һ.б. тарихын бергәләп тупларга кирәк. Һәркем үзенең туган төбәгенең тарихын белергә тиеш. Әлеге конференциядә эшләр мәктәп кысаларында гына калмаячак, без аларны “Яңарыш” газетасында “Татар бистәсе тарихы” рубрикасы астында биреп барачакбыз.
Ә укучыларны фәнни-эзләнү эшләренә тарту укытучыларга бик җиңел булмаган. “Спартак” халык иҗат йорты тарихын өйрәнергә Лилия исемле кыз алынган иде. Фәнни эшне әзерләү өчен күп йөрергә, тикшерергә кирәклеген аңлап алуга ук баш тартты. Илдана бу авыр эшне ерып чыкты”, – диде Рәзинә Җәлилева.
“Бүген татар балаларының бирегә җыелулары үзе бер бәйрәм. Халык­ара туган тел көне һәм 23 февраль бәйрәмнәре арасында әлеге конференциянең узуы символик көчкә ия. Туган телен, тарихын белмәгән кеше ул тамырсыз агачны хәтерләтә. Ә сез укучылар туган телне дә беләсез, тарихыбызны да өйрәнәсез. Сезнең татар булуыгыз белән горурлануыгызга без бик шат”, – диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова. Ул укучыларда тарихыбызга, телебезгә кызыксыну уяткан Фәридә Кашаповага, Рәсилә Габдрахмановага, Гөлнирә Гафиевага, Рәзинә Җәлилевага, Фәвилә Ямалиевага, Эльмира Шакировага, шулай ук конференцияне бик мавыктыргыч итеп алып барган 12нче мәктәпнең директор урынбасары Рәсимә Садыйковага, мәктәп директоры Оксана Вятчанинага бик зур рәхмәтләрен җиткерде. Апрель аенда узачак “Туган телем-иркә гөлем” республикакүләм фестивалендә дә актив катнашырга чакырды. Быел Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен иҗат итүенә 110 ел тулуын билгеләп үтте һәм фестивальнең әлеге дата уңаеннан туган тел темасына багышлануын хәбәр итте.

Рилия Закирова.