Новости


29 декабря 2018 г.

Яңа ел – үткән елга йомгак ясап, киләсе елга эшлисе эшләрне барлар, алга куелган бурыч максатларны тагын бер кат күздән кичерә торган вакыт. Удмуртиянең милли оешма җитәкчеләре дә әлеге күркәм традициягә тугры булып, ел азагында башкарган эшләренә нәтиҗә ясый.

Рәмзия Габбасова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире):

“2018 ел Удмуртия татарлары өчен уңышлы һәм нәтиҗәле ел булды. Удмуртия татарларының милли хәрәкәтенең паровозы дип әйтергә мөмкин булган “Яңарыш” газетасы чираттагы “Бәллүр каләм” бүләгенә ия булды. Бу — “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренең генә түгел, Удмуртиядә яшәүче барлык татарларның да зур җиңүе һәм аларның бердәмлегенә зур бәя. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән баш астында республикакүләм зур бәйрәм уздырдык. Бу бәйрәм беренчедән, Туган тел көннәре кысасында узды, икенчедән, агымдагы елда милли хәрәкәттә актив катнашучы, “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләре, Татар­стан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгзаларының — Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Шиһабетдин Садыйковның юбилейлары иде. Менә шушы юбилейлар шәхси бәйрәмгә генә әйләнеп калмыйча, татарларны берләштерүгә, үзебезнең…

29 декабря 2018 г.

24нче декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында узган татарча Чыршы бәйрәме бигрәк тә күңелле булды. Тамашаны “Әкият” Татар дәүләт курчак театры күрсәтте. Ул көнне Сарапулдан, Каракүлдән, Киястан, Балезино районыннан, Можгадан, Якшур-Бодьядан, Воткинскидан һәм Ижау шәһәре мәктәпләреннән килгән татар балалары чын әкият илендә булдылар. Бәйрәм ике өлештән торды: башта балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар, соңыннан «Кыш бабай бүләкләре» спектаклен карадылар. Һәр балага күчтәнәчләр таратылды.

Бәйрәмгә килгән Кыш бабай да, Кар кызы да, әтәч, эт, дуңгыз баласы да барысы да татарча сөйләштеләр, хәтта балаларның яраткан мульт-фильм геройлары — Маша белән Аю да. Залга Шүрәле килеп кергәч, бу әкият героен балалар бик тиз танып алдылар, куркыныч кыяфәттә булса да, балалар югалып куркып калмадылар, шатланып кабул иттеләр. Әкият геройлары үзләре биеделәр, балаларны биеттеләр, уйнаттылар. Үзем Казан шәһәренә баргач, “Әкият” театрының күркәм бинасына сокланып үтә идем, әмма аларның артистлары Ижауга килеп, тамаша күрсәтерләр, дип уйлап та караганым булмады.
“Быелгы…

17 октября 2018 г.

Татар бистәсендә тарихи милли-мәдәни объект дип танылырлык биналар юк диярлек. Әмма архитектурасы белән бу исемлеккә керергә дәгъва кылырлык “Спартак” халык иҗаты йорты бинасы бар. Ул 1939 елда кинотеатр буларак төзелә, заманы өчен шактый матур биналарның берсе була. Хәзер инде шаккатырмаса да, купшылык элементлары эчтә әле дә саклана – дивардагы барельефлар, бизәкле авыр агач ишекләр. Белгечләр, мондый проект белән төзелгән биналар Россиядә икәү генә калган диләр. “Спартак”та инде күптән кинолар күрсәтелми, ә менә сәхнәсе бушап тормый. “Халыклар иҗаты йорты” буларак, анда татар ансамбльләре дә эшләп килә. Узган ел бинаның язмышы халыкны шактый борчуга салды: бөтенләй сүтәләр икән, аның урынына заманча сәүдә йорты салалар икән, дигән хәбәрләр йөрде. Әллә ничә җыелыш узды. Әлбәттә, бина шактый тузган. Капиталь ремонт кирәклеге көн кебек ачык. Аны башкарып чыгу өчен инвестор җәлеп итеп, “Спартак”та күп функцияле мәдәни-ял итү һәм сәүдә үзәге ачу халыкта хуплау тапмады.
Без, милли оешмалар төзекләндерү эшләренә Татарстан Республикасыннан ярдәм сорап мө­рәҗәгать иткән идек….

10 октября 2018 г.

7 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Спартак” халык иҗаты йорты, “Яңарыш” газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган “Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестивале үтте. Фестивальдә Сарапул, Воткинск, Ижау, Чайковский, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Балезино районы Паюра авылыннан, Сарапул районы Уральский, Дулесово авылларыннан, Завьялово, Әгерҗе районнарыннан милләттәшләребез катнашты.

Өченче ел үткәрелә торган мө­нәҗәтләр әйтү бәйрәменең форматын агымдагы елда балаларны, яшьләрне тарту өчен үзгәртергә булдык. Бу фикер Казан шәһәрендә “Печән базары”нда булып кайткач туды. Исемен, әлбәттә, “Татар базары” дип атадык.

“Спартак” халык иҗаты йорты корт аергандай гөж килеп торды ул көнне. Фойеда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы кызлары калфак тегәргә өйрәтте, бию залында “Афәрин” бию ансамбле җитәкчесе Светлана Юртова “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбле малайлары-кызларына, 17 нче санлы мәктәптән килгән балаларга (укытучылары Алсу Шәяхмәтова) татар биюләре серләрен төшендерде.

Сылу…

4 октября 2018 г.

27 сентябрь көнне Удмуртиядә эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте. Татарстан кунагын каршы алучылар арасында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре дә бар иде. Без кунакны татарча җыр-бию, чәкчәк белән каршы алдык. Самолеттан төшү белән “Әссәламегаләйкүм” дип сәлам биргән Фәрит әфәнде тиз арада шаяртып та, җырлап та алды. Бу көнне Удмуртия Республикасының Дәүләт Советында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округының закон чыгаручы органнары Ассоциясенең 54нче утырышы узды. Шулай ук ике республиканың үзара хезмәттәшлек итүенә кагылышлы шактый гына мәсьәләләр хәл ителде.

4 октября 2018 г.

Авыллар… Татар авыллары… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар…
Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8% ы татарлар. Районда татарлар күпләп яшәгән ике татар авылы бар — Тауҗамал һәм Байсар. Тауҗамал авылы белән минем туган авылым Наратны куе урман һәм Көтмәс елгасы гына аерып тора. Юллар төзелгәнче без, Әгерҗе шәһәренә Кияс районы аша йөрдек. Никтер ул елларда Удмуртия авылларындагы кибетләрнең бай булуы истә калган. Атна саен сыер савучылар тракторга (сөт тракторы) төялешеп, Илдебай, Карамас-Пельга авыллары кибетләренә ашау-эчүгә баралар иде. Бавы-бавы белән келиндер, тозлы кәбестә, кыяр, помидор төяп кайтканнары истә (ул чакларда татарлар ник­тер яшелчә тозламый иде). Кияс районына юл тотканда, әнә шул хатирәләрне искә төшереп бардым. Сәяхәтебезнең максаты – газетаның укучыларын барлау, биредә яшәүче милләттәшләребезнең хәлен бе­лү, авылның тарихы белән танышу, кешеләре…

16 августа 2018 г.

Беркемгә дә сер түгел, Удмуртиядә 25 ел элек ачыл­ган татар сыйныфларының саны кими, укыту программасында ана теле дәресләре саны кыскара.

Мондый шартларда балаларны һәм ата-аналарны туган телне өйрәнүгә ничек җәлеп итәргә, нинди эшләр алып барырга дигән сорауга бер яклы гына җавап та биреп булмый. Баланы татар теле дәресенә йөрткәнче төрле өстәмә белем бирү оешмаларында оештырыл­ган түгәрәкләргә йөртүне кулай күрүче ата-аналар да бар. Мондый ата-аналарның балаларын татарча узган чараларга ничек җәлеп итәргә соң? Эшне һәрьяклап уйлап, татар телен өйрәнүнең өстенлекләрен күрсәтеп, татар сыйныфында укуның уңай якларын билгеләү мөһим роль уйный. Бала бакчага, хәзерлек курсларына йөргәндә үк бу эшне башларга кирәк. Әти-әниләр арасында шушы ук мәктәпне тәмамлаганнары да күп. Алар балаларын үзләре укыган гимназиягә алып киләләр. Моннан тыш, алар белән беррәттән катнаш гаиләләрдән татар сыйныфларында укырга теләк белдерүчеләр бар. Әлбәттә, бу балалар өчен татар теле чит тел буларак өйрәтелә.
Гимназиягә кабул итү прописка нигезендә алып барыла. Бу, үз чиратында, күп кенә әти-әниләрнең теләкләрен чикли….

4 июля 2018 г.

“Агач тамырлары белән нык, халкыбыз буыннар арасындагы бәйләнеш белән!” 30 июньдә «Чекерил» спорт комплексында Республикакүләм Сабантуй нәкъ менә шундый сүзләр белән башланып китте. Тамырлары белән көчле татар халкы, гореф-гадәтен саклап, ике мәйданда бәйрәм итте бу көнне. Милли бәйрәмебезгә агымдагы елда 15 меңгә якын милләттәшебез җыелды. Можга, Сарапул, Воткинск, Ижау, Глазов шәһәрләреннән, Балезино, Якшур-Бодья, Завьялово, Кияс, Игра, Воткинск, Каракул, Кече Пурга, Алнаш, Сарапул, Юкамен, Сюмси, Ува, Воткинск, Камбарка районнарыннан, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән кунаклар, иҗат коллективлары ат чабышы, көрәш, халкыбызның милли уеннарын, артистлар чыгышын тамаша кылып хозурланды.

Кунаклар

Бәйрәмгә җыелган халыкны Удмуртия мөселманнарының Диния нәзарәтенең Президиумы әгъзасы, Ижау Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ис­мәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең урынбасары Анатолий Строков, Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс комиссиясе рәисе Юрий Тюрин, Ижау шәһәре Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Тимофеев, Татарстан республикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия…

27 июня 2018 г.

Халкыбызның чын мәгънәсендә үз иткән, яраткан Сабантуй бәйрәмнәре Удмуртиянең район һәм шәһәрләрендә шаулап-гөрләп бара. Сабан туе – татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Ул милләтебезнең үзен бөтен дөньяга танытуы, аның борынгы традицияләрен оныт­мыйча яшәвен күрсәтә. Гомумән, Сабантуй бәйрәме – безнең горурлыгыбыз. Узган ялларда милли бәйрәмебез республикабызның төрле шәһәр, авылларында шаулап узды. Түбәндәге язмалар шул хакта. Ә бәйрәм дәвам итә, 30 июнь көнне Сабантуй Ижауда гөрләячәк! “Чекерил” спорт комплексына рәхим итегез! Башлана 10.00 сәгатьтә. Бәйрәмне ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә.

Сарапул

23 июньдә Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасы буендагы гүзәл табигать кочагында Сабантуй гөрләде. Бәйрәмгә Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев, аның урынбасары Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендә милләттәшләребез ныклап әзерләнгән иде. Милли бәйрәмебезгә шәһәр башлы­гы Александр Ессен, Электрогенераторлар заводының со­циаль мәсьәләләр буенча директоры Александр Черных, “Элеконд” завод директоры Анатолий Наумов, Татарстанның Тукай районыннан күпсанлы кунаклар килде.
Халык көннең искиткеч матурлыгына сокланып, Сабантуйга агылды. Орден-медальләр таккан,…

20 июня 2018 г.

Дүрт ел элек “Бәхет” ансамбле белән Глазов районында үткәрелүче “Туган авыл” фестивалендә катнашырга туры килде. Андагы җылы мохиткә, авылдашлар, якташлар очрашуына сокланып кайткан идем. Элекке Кече Парҗы авылы урынында оешкан фестиваль җыр-моң яратучыларны, тумышлары белән шушы авылдан, тирә-яктан булган милләттәшләребезне кабат җыйды. Агымдагы елда “Афәрин” ансамбле, җырчылар Айдар Абашев, Светлана Тимершина, Әлфия Бикчурина, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгизәр Шакиров чыгышлары фестивальгә ямь өстәде.
Челтерәп аккан чишмәсе, 60 хуҗалыгы булган әлеге авылның гомере 118 ел гына булган. Авылны 1975 елда иң соңгы кеше булып Ади Идрисов ташлап киткән. Авыл урынын чәчү җирләренә әверелдергәннәр. Шулай итеп, Кече Парҗы җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан. Әмма кечкенә генә авылда республиканың горурлыгы булырдай ул-кызлар үскән. Шундыйларның берсе — “Глазов заводлары”ның генераль директоры Кәрим Фәттахетдин улы Касимов. Ямьле җәй аенда туган нигезгә авылдашларын җыю аның идеясе.
“Бу теләк белән ун ел яндым. Елдан-ел теләгем көчәйде генә. Ниһаять, фикердәшләрем табылды. Авыл беткәннән соң 35 ел үткәч, безнең беренче очрашуыбыз…