<- назад в новости

“Әкият”тә — кунакта

24нче декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында узган татарча Чыршы бәйрәме бигрәк тә күңелле булды. Тамашаны “Әкият” Татар дәүләт курчак театры күрсәтте. Ул көнне Сарапулдан, Каракүлдән, Киястан, Балезино районыннан, Можгадан, Якшур-Бодьядан, Воткинскидан һәм Ижау шәһәре мәктәпләреннән килгән татар балалары чын әкият илендә булдылар. Бәйрәм ике өлештән торды: башта балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар, соңыннан «Кыш бабай бүләкләре» спектаклен карадылар. Һәр балага күчтәнәчләр таратылды.

Бәйрәмгә килгән Кыш бабай да, Кар кызы да, әтәч, эт, дуңгыз баласы да барысы да татарча сөйләштеләр, хәтта балаларның яраткан мульт-фильм геройлары — Маша белән Аю да. Залга Шүрәле килеп кергәч, бу әкият героен балалар бик тиз танып алдылар, куркыныч кыяфәттә булса да, балалар югалып куркып калмадылар, шатланып кабул иттеләр. Әкият геройлары үзләре биеделәр, балаларны биеттеләр, уйнаттылар. Үзем Казан шәһәренә баргач, “Әкият” театрының күркәм бинасына сокланып үтә идем, әмма аларның артистлары Ижауга килеп, тамаша күрсәтерләр, дип уйлап та караганым булмады.
“Быелгы Чыршы бәйрәме башка еллардагыдан күпкә аерылып торды. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән “Әкият” Татар дәүләт курчак театры килү ул безнең өчен әйтеп бетергесез зур бүләк булды. Бу шатлыкны берничек тә сөйләп бетереп булмый. Моңа бәя бирү өчен, Чыршы бәйрәмендә булып, балаларның күзләрен күрергә
кирәк иде. Бүгенге Чыршы бәйрәмендә балалар чын әкият дөньясында булдылар. Моның өчен Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтлебез”, – диде Удмуртия татарларының милли мәдәни-автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.
Бәйрәмнән соң 200дән артык балага Кыш бабай күчтәнәче таратылды. Бүләкләр Шәһәр думасы депутаты Марат Зыятдинов ярдәме белән әзерләнде. Балалар рәхәтләнеп әкият геройлары белән фотосурәтләргә төштеләр. Балаларга ел буе сөйләрлек бәйрәм булды. Төбәкләрдән килгән милләттәшләребез дә Чыршы бәйрәменнән канәгать калганнар.
Әлфидә Хәкимова (Каракүл): “Мин бүген республика күләмен-дәге Чыршы бәйрәмендә бала-ларның күтәренке кәефләрен күреп сөендем. Милли көй-ләребезне ишеттем, үзебез укыган әкият геройларын күрдем. Балалар аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Бик күңелле булды. Бәйрәмгә килгәндә: “Анда нәрсә-ләр була?” – дип, бик нык кызыксынганнар иде. Әкият геройларына сокланып караган балаларны күреп, үзем дә сөендем. Татарча Чыршы бәйрәме гел шулай балаларны җыеп торсын. Бу бәйрәмне оештырган Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә рәхмәт”.
Алсу Мулланурова (Якшур-Бодья): “Без беренче тапкыр татарча Чыршы бәйрәмендә катнаштык. Балалар татарча авыр сөйләшкәч, монда бик куркып кына килгән идек, аның каравы балалар кайбер татар сүзләрен отып алдылар. Бер генә минут та тик тормадык, барлык уеннарда катнаштык, рәхәтләнеп биедек. Мин бәйрәмнән бик шатланып китәм”.

Алсу Шәяхметова (Ижау шәһәре, 17нче мәктәп): “Беренче ел үзем укыткан икенче сыйныфта татар түгәрәге алып барам. Татар телен атнага бер сәгать өйрәнәбез. Балалар телне бик теләп өйрәнәләр. Бүген аларны татарча Чыршы бәйрәменә алып килдем. Балалар бик шат. Бәйрәм саф татар телендә барса да, балалар күңелсезләнеп басып тормадылар. “Кыш бабай” дигән сүзне ишеткәч тә, “Бабай ул – дедушка”, — дип белгәннәрен күрсәтеп тә алдылар. Чыршы бәйрәменең саф татарча баруына мин сөендем, чөнки кайда гына барсак та, шул исәптән мәктәптә дә бәйрәмнәр гел рус телендә генә уза. Хәзер үзебез татарча “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп, ата-аналарга күрсәтергә әзерләнәбез”.
Гөлчәчәк Әхмәтова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия директоры): “Миңа быелгы бәйрәмне Казаннан килгән һөнәри ар-тистларның алып баруы, спек-такльгә кадәр балаларның чыршы тирәсендә бәйрәм итүләре ошады. Балалар күтәренке күңел белән Яңа ел әкиятен карадылар. Әле һәрберсенә бик тәмле күчтәнәчләр дә бирделәр. Оештыручыларга рәхмәт”.
Бәйрәмгә килгән өлкәннәр арасында Ижау шәһәрендә яшәүче Рәсимә апа Хәмитованы танып алдым. Ул оныгы Тимурны кечкенәдән үк татарча Чыршы бәйрәменә йөртте. Быел редакциягә шалтыратып, бәйрәм хакында кызыксынмагач, Рәсимә апаны югалткан идек. Баксаң, оныгы Тимур Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясенә укырга кергән икән. “Без үзебез Металлурглар шәһәрчегендә яшибез. Тимур 6нчы гимназиягә укырга керә алсын өчен, шул районда фатир алдык. Оныгымның татар телен белеп үсүен телим”, – диде Рәсимә апа. Ул быелгы тамашадан бик канәгать калуын да әйтте.
Алдагы елларда да Удмуртиядә яшәүче татар балаларын чыршы янына җыярга насыйп булсын!

Рилия Закирова.

Редакциядән: “Әкият” курчак театры администраторы Гүзәл Маннапова әйтүенчә, курчак театрында татарча спектакльләргә тамашачы җыю авыр икән. “Яңа ел вакытында “Әкият”тә татар һәм рус телләрендә бәйрәмнәр уза, икесе дә бер үк төрле, теле генә аерыла. Тик нишләптер татар кешесе татарча бәйрәмнәргә билет алмый, урыс теллесен сорый. Иртәнге биштән булса да чират алып, билет ала, тик урысныкына керә. Узган елны иртәнге дүрттән башлап чират торучылар булган. Курчак театрына бит балаларны күбрәк әти-әни йөртә. Бала үзе сайлый алмый, әнисе нинди билет ала – шуңа бара. Димәк, ата-аналар белән эшләү җитми”, — диде ул.
Ә минем укытучылардан да тора, дип өстәсем килә. Бу көнне 6нчы гимназиягә дә рус театры килергә тиеш иде. Тик укытучылар, ата-аналар автобуслар яллап, балаларны татарча Чыршы бәйрәмен карарга алып килделәр һәм бик канәгать калдылар.