Новости


22 марта 2018 г.

 27 март — Халыкара театр көне

Узган гасырның 60 — 70 еллар рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, кинолары, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Ул елларда үзешчән яшь артистларның, завод-фабрикаларда, колхозларда хезмәт куеп, эштән соң, армый-талмый спектакль-концертлар оештырып, кайнап-дөрләп яшәгәннәренә сокланам. Дөнья артыннан артык кумыйча, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтеп, күңелле тормышта гомер иткәннәр ул замана яшьләре…
1924 еллардан алып Ижау шә­һәренең хәзерге Ленин районында элекке “Ирек йорты” эшчәнлеген дәвам иткән Татар клубының (халык телендә “Татклуб”) мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарганы билгеле. “Татклуб” бик зур булмаган агач йортта урнашкан, ә тамаша залы 40-50 кешелек кенә була. Шулай булуга карамастан, татар халкы өчен даими концертлар куела, үзешчән драма коллективы оешып, спектакльләр күрсәтелә башлый. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр ул заманның зыялы кешеләре (укытучылар, заводларда эшләүчеләр һ.б.) булалар. Зыялы татар яшьләре, концерт бригадасы оештырып, татар халкына хезмәт күрсәтәләр. Равил Габдрафиков соңгы елларда аның җитәкчесе булып эшли. Сеңелесе Галия апа белән әлеге…

7 марта 2018 г.

3 мартта Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараенда Милләтләр мәдәниятен тергезү һәм үстерү үзәге, Сарапул Татар иҗтимагый үзәге, Удмуртия Республикасының милли-мәдәни автономиясе оештыруында “Халкым белән горурланам” дип исемләнгән Татар мәдәнияте көне үтте. Бәйрәмгә Каракүл, Камбарка районнарында, Сигаево, Дулесово авылында, Уральский поселогында, Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып килгән иде.

Чара ул көнне чыннан да бәйрәмгә әйләнде. Фойедагы “Рухи мирас хәзинәсе” исемле күргәзмә янында милләттәшләребез мәш килде. Ниләр генә юк иде анда? Балалар кулы белән ясалган курчаклар, төрле кул эшләре, милли җанлы Зөлфәт Арслановның музей экспонатлары — барысы да зәвык белән эшләнгән, искитәрлек иде. Күргәзмә белән танышкан һәркем үзенә күпме яңалык алды бу көнне!
Бәйрәмнең өченче өлеше баш­ланганчы хуҗалар һәм төрле районнардан килгән милли оешмаларның җитәкчеләре, активистлары катнашында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең утырышы узды. Рәмзия Габбасова милли оешмалар алдында торган төп бурычларның берсе телебезне саклау икәнлекне ассызыклады. Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли…

24 января 2018 г.

23 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев эшлекле сәфәр белән Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә килделәр. Татарстан кунакларын Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин, Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Удмуртия Республикасы төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин каршы алды. Алар иң элек “Спартак”  халык иҗаты йорты, Г.Тукай исемендәге 6нчы санлы гимназиягә барып, анда алып барыла торган эшләр, биналарның халәте белән таныштылар. Аннан соң кунакларны Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов кабул итте.

Беренче тукталыш —  “Спартак” халык иҗаты йорты

Төрле милләт вәкилләренең иҗади һәм фольклор коллективлары шөгыльләнгән, шулай ук балалар  бию түгәрәкләре эшләгән халык иҗаты йортында кунакларны татар, удмурт, рус коллективлары өч телдә җырлап каршы алдылар. Узган елда Удмуртия Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау буенча агентлык боерыгы белән 1939 елда төзелгән элеккеге “Спартак”…

21 января 2018 г.

11 гыйнварда Ижау шәһәрен­дә Удмуртия республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләре искечә Яңа елны каршыладылар. Аларны УР милли сәясәт министры урынбасары Павел Орлов, Халыклар дус­лыгы йорты директоры Тать­яна Боталова сәламләде алар. Алар Удмуртия Республикасында 39 милли оешма эшләве, ел саен гореф-гадәтләрне, телне сак­лау буенча 100дән артык социаль проектлар тормышка ашырылуын билгеләп үттеләр.

Бәйрәмдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, аның каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы, Татар иҗтимагый үзәге, “Иман” яшьләр берлеге, Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә катнаштылар. Оештыручылар кунаклар өчен интерактив, мавыктыргыч программа әзерләгәннәр иде, әлеге чара бик җылы мөнәсәбәттә үтте.
Бәйрәмне Әзербайҗан “Достлуг” иҗ­тимагый оешмасы “Тюльпан” кафесында оештырды. Оешма рәисе Зуль­фигар Мирзаев: “Республикада мил­ләтләрнең дус яшәве — барыбыз өчен зур шатлык! Без төрле милләт вәкилләре белән Яңа елны каршылавыбызга бик шат. Мин сезне бәйрәм белән котлап, һәрвакыт дус-тату яшәвебезне теләп калам”, — диде. Әлеге оешма оештырган чараларда беренче генә булуым түгел. Аларның татар милләтенә булган аеруча җылы мөнәсәбәте хөрмәткә лаек! Амин, бергә…

16 января 2018 г.

14 гыйнварда “Спартак” халык иҗаты йортында “Бәхет” ансамбленең “Театр яктылыкка илтә” исемле концерты булып үтте. Концертка әлеге теманы алу фикере миңа Ижау шәһәрендә күп еллар яшәгән беренче татар хатын-кыз артисткасы Сәхип­җамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ишмәтовлар гаиләсе тормышы һәм кайчандыр шәһәребездә гөрләп торган Татар клубы турында укып танышкач килде. Татар театры, шәһәребезнең үзешчән театр тормышы белән сезне дә бераз таныштырып үтәм.
1906 елның 22 декабрендә Казан­да Яңа клубта беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. Профессиональ татар театрына нигез салучы Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан пьесаларын беренче тапкыр сәхнәгә куючы милләтебез горурлыгы Габдулла Кариев була.

1918 елда, гражданнар сугышы башлангач, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башта Казанга, аннары Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына килеп урнаша. Шул елның ноябрендә…

1 января 2018 г.

Бриллиант Абдрахманова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе:
“2017 ел узып та бара. Әгәр узганнарга борылып карасак, «Ак калфак» оешмасы белән бик күп эшләр башкарылган. Матур-матур чаралар, бәйрәмнәр уздырылды. Берничә бүлектән торган “Калфак туе”, “Бишек туе”, җәен “Сабантуй” бәйрәмендә катнашу. Татарстанның нинди, генә районнарында булмады «Ак калфак» ханымнары! Узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм алдагы елга еш планнары төзелде. Шунысы куанычлы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова безнең эшкә югары бәя бирде, 2018 елда күчмә утырышны Удмуртиядә уздырырга һәм аның темасы итеп “Йолалар шәҗәрәсе»н алырга тәкъдим итте. Бу эшкә әзерлекне башладык, бишек шәҗәрәләрен ясадык. Алда әле тагын да күп эшләр көтә. Тырышырбыз, Алла боерса. Яңа елларда барыбызга да исәнлек, иминлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Яңа ел төкле аяклары белән килсен!”

7 декабря 2017 г.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күргән “Бердәмлекне җилкән итеп” исемле китап нәшер ителү уңаеннан, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе республикадагы милли җанлы эшмәкәрләрне җыйды. Агымдагы елда мондый очрашу икенче тапкыр узды. Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләреннән, Ува, Кече Пурга, Кияс, Балезино, Камбарка, Якшур-Бодья районнарыннан килгән эшмәкәрләр үз төбәкләрендә башкарган эшләре белән таныштырдылар, фикер алыштылар. Күпләрне эшле-ашлы иткән эшмәкәрләрнең хәйриячелек эшчәнлеге нинди хәлдә бүген? Алар ярдәме белән милләтебезне, телебезне саклап кала алабызмы? Әнә шул турыда сүз барды очрашуда. Эшмәкәрләрнең фикерләрен сезгә дә җиткерәм.

Балезино районыннан килгән эшмәкәр Станислав Касимов: “ Бездә, Аллага шөкер, милләтебез яши әле. Татарча сөйләшә торган авылларыбыз бар, мәчетләребез эшли. Һәрвакыт гаиләм белән милләтебезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Биш балам бар. Хәләл җефетем белән исәпләдек: районда алып барыла торган милли эшләргә ел буена 100 мең сумга якын матди ярдәм күрсәткәнбез”, — диде. Ува районыннан килгән абыйлы-энеле Фәрид һәм Ибраһим Халитовлар районда татарлар аз булуын искәртеп үттеләр. Шу­ңадырмы биредә “Яңарыш”…

26 апреля 2017 г.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора. Быел Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан, Ижау шәһәренең 10нчы һәм 6нчы гимназия укучылары актив катнаштылар. Фестивальгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры килеп кушылып, аның эчтәлеген тагын да баетты.
Фестиваль Халык­лар дуслыгы йортында узды.

Бәйрәм «Җыр», «Шигырь уку», «Көмеш каләм», «Мөгаллимлек осталыгы» но­минацияләрендә җиңгән укучыларны бүләкләүдән башланды. Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Халыклар дуслыгы йорты белгече Татьяна Федорова һәм Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова аларны котлап, киләчәктә дә татар телен яратырга, аны сакларга чакырдылар.
Әлеге фестиваль татар сыйныфында белем алган укучыларга, татар теле укытучыларына үзләренең осталыкларын башкаларга күрсәтергә, шулай ук башкалардан өйрәнергә менә дигән чара булып тора. Быелгы фестивальдә Фәридә Кашапова (Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе), Зилә Сафина (Можга шәһәре), Лариса Гайнетдинова (“Асылъяр” ансамбле) әзерләгән…

12 апреля 2017 г.

8 апрельдә Удмуртия Рес­публикасы Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумы үтте. Пленумда шәһәр-районнарда эшләүче милли оешма әгъзалары катнаштылар. Милли сыйныфларга балалар туплау, районнарда активлыкны көчәйтү, татар авылларын саклау — пленумда шундый мәсьәләләр күтәрелде.
Пленумны Удмуртия Республикасы төньяк район­нары имам-мөх­тәсибе, Балезино районы Кистем авылы имам-хатыйбы Илмир Касыймов дога белән башлап җибәрде. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин еллык йомгак ясады, киләчәккә планнар белән таныштырды. Аның Татар иҗтимагый үзәген җитәкләргә алынуына бер ел булды. Аңа ел буена безнең күз алдында зур милли чаралар үткәрү белән рәттән, рәсми кәгазьләрне җайга салырга, сүрелеп баручы эш­чәнлеккә җан өрергә туры килде.
Камбарка районы ТИҮ бүлеге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов: “Илсур Миңнемуллин, Хәмидә Гайфуллина, Рәмзия Габбасова белән бергә эшләгәнгә бик шатмын. Алар ярдәмендә күп мәсьәләләрне хәл иттек. Камбаркалылар “Ак калфак” оешмасы үткәргән чарада катнашып, сөенеп кайт­тылар. Үзебездә дә алар үрнәгендә кичә үткәрдек. Хәзер бездә дә “Ак калфак” оешмасы барлыкка киләчәк”, — диде.
Можга ТИҮ бүлеге җитәкчесе Камил Кубашев: “Ике оешма булгач, катлаулы…

6 апреля 2017 г.

3 апрельдә “Спартак” халык иҗаты йортында шөгыльләнүче “Чулпан” үзешчән театры Әлмәттә узган XVII “Идел-йорт” Төбәкара театрлар фестиваль-конкурсында катнашып кайтты. Әлмәт районы зонасына кергән театрларның фестиваль-конкурсы нәкъ менә ижаулылардан башланып китте.
Без Әлмәт татар дәүләт драма театрында Фло­рид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектаклен тәкъдим иттек. Спектакльдә Илдус Хуҗин, Мисхәт Зыязетдинов, Венера Гатауллина, “Минем Удмуртия” телеканалы журналисты Фәнзилә Салихова, “Яңарыш” газетасы журналисты Элмира Нигъмәтҗан һәм мин — Рәфилә Рәсүлева уйнадык. Спектакльгә бәяне театрның күренекле артистлары һәм әлеге фестиваль-конкурсның төп оештыручысы драматург, режиссер Гафур Каюмов бирде. Ул “Чулпан” үзешчән театрының башка еллар белән чагыштырганда күпкә үсүен һәм җитешмәгән якларын да билгеләп үтте. Әлмәт театры артистлары әлеге спектакльне үзләренең дә куйганы булгач, бик тә кызыксынып карадылар: “Гаҗәеп матур уйнадыгыз, арагызда чын артистлар кебек уйнаучылар да бар, сокланып утырдык. Сүз генә сөйләп йөрмисез, бөтен күңелегез белән кереп китеп уйныйсыз”, — диделәр алар. Бу безнең өчен зур бәя булды. Спектакльне уйнау гына түгел, аның мең мәшәкате…