<- назад в новости

“Туган телем — иркә гөлем” бәйгесе кунаклары

Чехия кунагы

Казан федераль университетының Алабуга институтында халыкара хезмәттәшлек итү бүлеге белгече Илдания Низамбиева белән Көнбатыш чех университеты студенты Яромир Стари бәйгенең гала-концертында кунак буларак катнаштылар.

63 яшьлек Яромир Стари Чехиянең Пльзень шәһәреннән. Көнбатыш чех университетының педагогика факультеты студенты. Әлеге университетта рус телен өйрәнү юнәлеше дә бар. Яромир дөнья халыкларының телләрен үзләштерү белән шөгыльләнә. Алабуга шәһәре институтында ул рус теле белән бергә татар телен дә үзләштерергә тели. “Телләрне үзләштерү өчен, яшь киртә була алмый, теләк кирәк. Өлкәнәйгән саен галимнәр, баш миен эшләтү өчен яңа белемнәр алырга, яңа һөнәрләр, телләр үзләштерергә кушалар”, — ди ул. Бу урында, мисал итеп, Казан федераль университетының Алабуга институтын 85 яшендә тәмамлаган аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны китерергә була. Искәрмә: Алабуга институтында (“Университет третьего возраста”) пенсионерлар өчен махсус уку программасы бар.
Яромир Старига балалар­ның ана телендә чыгыш ясаулары бик ошады. “Татар телендә аралашканда, миңа анда ниндидер моң бар кебек тоела. Хәзергә әле сүзлек белән аралашам. Киләчәктә телне үзләштерергә тырышачакмын, чөнки Татарстан миңа бик ошады. Казан шәһәре Россиянең иң күренекле шәһәрләренең берсе дип саныйм. Сезнең шәһәрдә дә татар милләте рухы бар”, — диде ул, үзенең гала-концерттан алган тәэсирлэре белән уртаклашып.
Чехиядән килгән кунакны безнең шәһәргә алып килеп, Удмуртиядәге милләттәшләребез белән таныштырган өчен Илдания Низамбиевага зур рәхмәт. Канатларын “Яңарыш” газетасында ныгыткан кызның Казан федераль университетының Алабуга институтында халыкара хезмәттәшлек итү буенча хезмәт куюы безнең өчен дә горурлык!

Актанышта һәр тал җырлый

Бәйгенең икенче өлешендә Актаныш районында узган үзешчән театрлар арасында узган бәйге җиңүчесе — Күҗәкә авылының үзешчән драма театры Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтте.

Үзешчән театр белән шөгыльләнгәч, Татарстан районнарының үзешчән театр коллективлары эшчәнлеген күзәтеп барам. Без алар белән бәйгеләрдә, семинарларда очрашабыз. Актаныш районының һәр авылында диярлек үзешчән театр белән шөгыльләнәләр. Аларга бу эштә район җитәкчеләре дә булыша. Соңгы елларда район театр коллективларының уены камилләшә, үзешчән артистларның уен осталыгы арта. Күҗәкә авылы үзешчән драма театры да профессиональ театр коллективлары, профессиональ артистлар гына уйный алырлык әсәргә курыкмыйча алынган һәм алар сынатмадылар бу көнне. Халыкта “Актанышта һәр тал җырлый” дигән әйтем бар. Актаныш ягы халкы чыннан да талантлы шул. Удмуртиядә гомер итүчеләр арасында да җырлый-бии, спектакльләрдә уйный торган сәләтле актанышлылар күп.
Спектакльне тамаша кылырга актанышлыларның бик күп килүе сөендерде. Тамашачылар үзешчән артистларның һәр чыгышын, хәрәкәтен көчле алкышларга күмделәр. Спектакль югары сыйныф укучыларына да кызыклы булды.
Үзешчән артистлар белән бергә шагыйрә Әлфия Ситдыйкова (Күҗәкә авылыныкы) килгән иде. Спектакльдә уйнаучылар, авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова Ижау шәһәренә килүне оештырган Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховка рәхмәт белдерделәр.
Чыннан да, Ижау тамашачысы бу көнне бик матур бәйрәмдә булды. Бер яктан, Удмуртиянең төрле районнарыннан, Татарстаннан килгән балаларның үз телебездә чыгыш ясауларына сөенсә, икече яктан, спектакль белән хозурланды. Әлеге бәйрәмне оештыруга күп көч куйган Габдулла Тукай исемендәге 6нчы санлы гимназиягә, Милли-сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, Удмуртия Республикасының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллинага, укытучыларга, тәрбиячеләргә, катнашкан балаларга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова зур рәхмәт белдерә. Телебезне, гореф-гадәтләрне шулай кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә саклап кала алырбыз!

Рәфилә Рәсүлева.