<- назад в новости

Можгада — “Болгар радиосы”

Яхшы яңалык – март ахырында 91,7 FM ешлыгында Можгада «Болгар радиосы» эшли башлады. «Болгар радиосы» — Татарстандагы танылган татар телендә чыга торган радио ул. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә “Болгар радиосы”н тыңлаучы бердәнбер шәһәр.
Бүген тапшырулар тест режимында ба­ра, ай ахырына белгечләр җи­теш­сезлекләрне төзәтергә тиеш. Можга­да татар радиосы ачылу — гади шәһәр кешеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бернинди дә тәҗрибәләре булмыйча, алар радиотапшыруларның Можга җирендә эфирга чыгуына ирештеләр. “Без булдырдык!” – дип әйтергә була. Ярты ел элек гади Можга кешесе Фәрит Фәйзрахманов үзебезнең шәһәрдә “Болгар радиосы” ачу теләге белән яна башлады. Бу эшкә шәһәрнең милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев та кушылды.

Радио эшләп җибәрсен өчен бик күп көч куярга кирәк: бер кочак төрле-төрле сертификатлар, лицензия, килешү кәгазьләре әзерләргә, аннан соң кыйбатлы җиһазлар, соңыннан хезмәт күрсәтү өчен шактый гына акча табарга кирәк. Хәер, кыенлыклар берничек тә милли җанлы ир-егетләрнең хыялларын сүндерми, Фәрит белән Руслан бу юнәлештә эшләрен туктатмыйлар.
Фәрит мөрәҗәгатьләрдән башлады: В. Пу­тинга, А. Бречаловка, Р. Миңнехановка, хәтта В.Жириновскийга да язды. Шул ук вакытта Руслан бу сорауны төрле форумнарда, Бөтендөнья татар конгрессында җитәкчеләр белән очрашуларда, “Болгар радиосы” вәкилләре белән сөйләшүләр алып барды. Көтмәгәндә хыялны тормышка ашырырга Сарапул шәһәренең «Медиа Холдинг» рәисе Александр Попцов ярдәмгә килде. Эш акча табуда калды. Александр Попцов үз акчасына озак вакыт булыша алмавы турында әйткәч, Фәрит, озак уйламыйча, үзенең тир түгеп тапкан акчасын ел ахырына җитәрлек итеп түләде. “Киләсе елда Можга татарларына туган телдә радио тыңларга булышучы берәр эшмәкәр табылыр дип ышанам,” – ди Фәрит.
Мин дә андый хәйрияче табылуына бик нык ышанып калам.

Фәридә Аникина, Можга шәһәре.