<- назад в новости

Милли горурлык уятучы фестиваль

Апрель ае – Габдулла Тукай туган ай. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт милли чараларга бай була. Республикакүләм “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсы да инде дүртенче тапкыр апрель аенда уздырыла. Ул 6-17 яшькә кадәр балалар арасында татар телендә иң оста шигырь сөйләүче, җырлаучы, уен коралларында уйнаучы, каләм чарлаучы, рәсем, кул эшләре ясау­чыларны барлый. Быел фестиваль-конкурс Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллиннарның иҗатларына ба­гышланды. Конкурста 170кә якын укучы катнашырга теләк белдерде. Алар Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясеннән, 10, 12, 97нче мәктәпләрдән, Можга, Камбарка, Алнаш, Әгерҗе районнарыннан иде. Ә 27нче апрельдә Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.

Бәйрәм башланганчы укучылар югарыда атап кителгән шагыйрьләрнең әсәрләренә ясаган рәсемнәрдән, кул эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Бәйрәм концерты конкурста беренчелекне яулаган «Асылъяр» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Ул көнне шагыйрьләрнең берсеннән-берсе матур шигырьләре яңгырады.

Фәнис Яруллинның «Яшәү кирәк» шигырен 6нчы гимназиянең 11нче сыйныф укучысы Диләрә Шәрипова күңелгә үтәрлек итеп сөйләде. Аның шушы көннәрдә Казанда узган халыкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада беренче урынны яулап кайтуы да Удмуртиягә зур дәрәҗә өстәде. Булганнан бар да була, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп укучыларының да бер-бер артлы чыгышлар ясаулары әлеге мәктәптә татар телен укытуга тиешенчә игътибар бирелүе турында сөйли. Алар шигырьләрне дә, җырларны да туган телгә, аналарыбызга мәхәббәт белән сугарылганнарын, темага туры килә торганнарын сайлап алганнар. Шулай ук 107нче балалар бакчасы сабыйлары да бик күп дипломнарга, сертификатларга лаек булдылар.

Татар сыйныфында укучылар арасында бик оста җырчыларның үсеп килүен дә күрдек. 6нчы гимназия укучылары Алия Газизова һәм Иллария Садыйковаларның чыгышлары аеруча аерылып торды. Җырлаганнарын кат-кат тыңлыйсы килде.

Татар сыйныфында укучылар арасында бик оста җырчыларның үсеп килүен дә күрдек. 6нчы гимназия укучылары Алия Газизова һәм Иллария Садыйкованың чыгышлары аеруча аерылып торды. Җырлаганнарын кат-кат тыңлыйсы килде.
Фестиваль-конкурста «ВКонтакте” социаль челтәрендәге «Яңарыш» газетасы төркемендә шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен, җырларын сәнгатьле сөйләү, җырлау бәйгесендә җиңүчеләр дә чыгыш ясадылар. Шуларның берсе — Рөстәм Егоров. Ул бу юлы баянда үзе уйнап, үзе җырлады. Хезмәттәшебез Гөлнара Вәлиеваның игезәк кызлары Мәдинә белән Мәликә Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сөйләп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Моңа хәтле Кистемнән Илмир хәзрәтнең кызы Хәмидә шигырь уку осталыгы белән безне таң калдыра иде, ә бу юлы улы Наил Роберт Миңнуллинның «Кызганыгыз бүрене» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләренең, шулай ук милли хәрәкәттә кайнаган шәхесләребезнең балалары да милли чараларда актив катнашуы, әлбәттә, мактауга лаек. Алабуга университетында стажировка үтүче, татар телен өйрәнүче Чехия кунагы Яромир Стариның чыгышы да бәйрәмгә зур мәгънә өстәде. Ә тантана татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Габдулла Тукай исемен йөртүче 6нчы гимназия коллективы белән берлектә оештырылган әлеге чара зур җаваплылык, көч, матди чыгымнар сорый. Сәхнәдә милли киемнәрдә зур горурлык хисләре белән чыгыш ясаган укучыларны күргәч, бу тырышлыкларның юкка түгеллеген аңлыйсың. Яшьтәшләренең чыгышларын карарга килгән укучыларда да милли горурлык, телебезне өйрәнүгә карата кызыксыну уятмыйча калмый бу бәйрәм. “Без гаиләдә балалар белән татар телендә сөйләшәбез. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнәләр, шигырь уку конкурслары оештырабыз, спектакльләр куябыз. Аның нәтиҗәсе нәкъ район, респуб­лика күләмендә узган конкурс-фестивальләрдә күренә”, — ди Кистемнән килгән Зөһрә Касимова. “Минем дә үскәч апа-абыйлар кебек шулай сәхнәдә чыгыш ясыйсым килә”, – диде 107нче балалар бакчасына йөрүче Салават Җәләев.

Удмуртиядә мондый фестиваль­ләрнең даими узып торуында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең һәм матди яктан ярдәм итүче Милли сәясәт министрлыгының роле зур. Рәхмәт аларга!

Рилия Закирова.

«Туган телем — иркә гөлем” республикакүләм фестиваль-конкурсында
I нче урынны алган балалар

“Нәфис сүз» номинациясе

1. Наил Касимов
(6 яшь, Балезино районы Кис­тем мәктәбе).
2. Алмаз Җәләев
(8 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).
3. Булат Шәехов
(10 яшь, Ижау шәһәре, 12нче мәктәп).
4. Айдар Такутдинов
(14 яшь, Ижау шәһәре, 10нчы мәктәп).
5. Диләрә Шәрипова
(16 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).

“Рәсем” һәм “Кул эшләре” номинациясе

1. Миләүшә Гыймадиева
(6 яшь, Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасы).
2. Ралина Шәехова
(6 яшь, Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасы).
3. Ралина Гарифуллина
(8 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).
4. Аделия Касимова
(9 яшь, Ижау шәһәре, 12нче мәктәп).
5. Алсу Әхмәтҗанова
(12 яшь, Ижау шәһәре, 12нче мәктәп).
6. Роман Костылев
(14 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).
7. Лилия Нәбиева
(15 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).
8. Диләрә Габдуллина
(16 яшь, Ижау шәһәре, 10нчы мәктәп).

“Вокал” номинациясе

1. Милана Бишляга
(6 яшь, Ижау шәһәре, 107нче балалар бакчасы).
2. Алия Газизова
(15 яшь, Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).
3. «Асылъяр» ансамбле
(Ижау шәһәре, 6нчы гимназия).

“Көмеш каләм” номинациясе

Азалия Әхмәтшина
(13 яшь, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе).

“Музыка уен коралларында уйнау” номинациясе

Альмира Гарифуллина
(12 яшь, Ижау шәһәре, 1нче сәнгать мәктәбе).