<- назад в новости

Бәйрәмнәрнең бәйрәме

Республикабызда узган төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә, иҗади бәйгеләрдә катнаша алырлык талантлы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр булуы сөенечле күренеш. Шундыйларның берсе — яшь буынны сәхнә тормышына тартып, үз респуб­ликабызда гына түгел, чит төбәкләрдә узган бәйге-чараларда да үзен күрсәтүче, мактаулы урыннар яулый алырлык талантлар үстерүче «Асылъ­яр» ансамбле. 21 апрельдә Удмурт дәүләт филармониясендә “Асылъяр” татар музыка җыр һәм бию үрнәк ансамбленең “Дус­лык белән көчле без” исемле концерты узды.

Әлеге ансамбльнең концерты һәрвакыт үзен­чәлекле, сокланырлык була. Бишек җырлары, мөнә­җәтләр, Нәүрүз бәй­рәме, Сабантуйга бүләк җыю… Быелгы концертның үзенчәлеге — татар халкының төрле төркемнәренең мәдә­нияте белән таныштыру. Ногайбәкләр, кырым, керәшен татарлары, башкорт халкы — һәммәсенә дә урын бирелгән иде концертта. Иң куандырганы — талантлы балаларыбыз күп һәм җитди әзерлекләре күренеп тора. Тавышлары матур, яңгыравык, сәхнә кануннарын белеп, бөтен күңелләрен биреп җырлыйлар, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар, кос­тюмнары һәр җырга, биюгә туры килә. Бер арада җыр яңгырый, биючеләр өздерә, күп тә үтми музыка уен коралларында уйнаучылар чы­га. Менә бит нинди талант­лы балаларыбыз үсә дип күңел сөенеп куя. Тамашачыга да залда бәйрәм! Сәхнәдә — милләтебезнең киләчәге бит!

Концерт бер тында узып китте. Кырыктан артык баланы бер зур асылташка әйләндерүче җитәкчеләре, укытучылары Лариса Гай­нет­диновага, Альбина Вә­лие­вага, Сергей Тепинга, Раушан Шәяхмәтовка, әти-әниләренә, әби-бабай­ларына, иганәчеләргә һәм дә инде кечкенә артистларга — УРның Мәдәният һәм туризм минис­тры урынбасары Петр Данилов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия­се, Татар иҗтимагый үзәге, “Яңарыш” редакциясе зур рәх­мәт белдерделәр. Мил­ләтебезгә армый-талмый хез­мәт итүләрен, иҗат­ла­рында зур уңышлар те­лә­деләр.

Рәфилә Рәсүлева.