<- назад в новости

Күкрәктә — тәре, башта — калфак

Быел август аенда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы Чүпрәле районында — минем туган районымда узды. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә икән. Миңа да көтмәгәндә бу утырышта катнашырга туры килде. Туган ягым кешеләре белән горурланып кайт­кан идем ул чакта.
Безнең Сюмси район газетасы “Знамя”ны өйгә китерәләр. Анда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Удмуртиядә узган чираттагы күчмә утырышында Сюмси районыннан вәкилләрнең фотосурәтен күргәч шаккаттым: күкрәктә — тәре, башта — калфак. Халкым, телем, динем – минем өчен дөньядагы иң кадерле, иң изге әйберләр. Әгәр дә мөселман булмасаң, сәхнә кешесенә вакытлыча татар киемнәрен кияргә була торгандыр, ә үзең мөселман булмыйча, татарның милли киеменең бер өлеше — калфакны кию зур гөнаһ, дип уйлыйм.
Безнең район хакимиятендә: “Әгәр дә син ветеран хокукын алырга теләсәң, җәмәгать эше белән шөгыльлән”, — диләр. Менә шул ветеран хокукын алырга тырышу гына түгелме бу?
Аларның “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының утырышында катнашулары бик әйбәт булган, без бик шат. Тик калфак киеп, бөтен район татарларына аны күрсәтергә кирәк түгел иде. Бәлки мин ялгышамдыр? Менә Кистем авылында яшәүче татарлар өчен шатландым, үзләренең үткәннәрен өйрәнәләр, тарихлары белән кызыксыналар. Татар халкының бу районда кайдан, кайчан барлыкка килгәнен белергә тырышулары һәрберебезгә үрнәк булып тора.

Фидария Чернова, Сюмси авылы.

Редакциядән. Әлеге хат буенча без “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кад­рия Рәис кызы Идрисовага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәге җавапны бирде. “Фидария ханыма бик рәхмәтле мин. Җаны татарлык белән сугарылганы күренеп тора. Шулай булмаса, туган ягына кунакка кайткач та, үзе теләп, “Ак калфак” утырышында катнашмас иде. Безнең оешмага керәшен, чуваш, удмурт хатын-кызлары да килә. Аларның күңел халәте шундый. Мин аларга рәхмәтле. Чөнки алар һәрберсе яңалык алып килә, тәҗрибә уртаклаша. Калфак дин белән бәйле түгел. Ул — атрибутика, милли киемнең бер өлеше. Муенына тәре таккан хатын-кызның “Ак калфак” әгъзасы булуы гөнаһ түгел. Керәшен ул — шул ук татар, ләкин динебез генә төрле. Ул ак калфак кигән икән, мин шатланам гына”.