<- назад в новости

Бәрәкәтле йорт булсын!

Уян, татар, уян инде,
Уян син, дип кояш чыга.
Тор да кузгал изге эшкә,
Бу җыр шуңа булсын дога.
(Г. Тукай)

Татар дөньясында нинди генә үзгәрешләр булмасын, яхшы яккамы яки ямангамы, үзен чын татар дип хис иткән кеше аңа битараф кала алмый. Сарапулда соңгы елларда эшләребез мактанырлык булмаса да, татарларга үз йортлары кирәклеге турындагы сүз һаман да ешрак яңгырый башлагач, халык уянып киткәндәй булды. Чыннан да, шәһәребездә милли хәрәкәтне җанландырып җибәрергә, эшләргә уңай шартлар юк иде. Әйдәп баручы милләтпәрвәрләребез тырышлыгы белән максатыбызга ирештек. Хакимият бусагаларын шактый таптаганнан соң, Гагарин урамындагы биш катлы йортта 170 квадрат метр мәйданлы булдык. Бирүен бирделәр, тик өстебезгә мәшәкать тә ауды. Татарда “ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр“ дигән мәкаль бар. Бер оешмадан икенчесенең карамагына күчеп йөреп, ярты гасыр дәвамында ремонт күрмәгән, ташландык хәлгә килгән бүлмәләрне рәткә китерү шактый зур чыгымнар сорый иде. Күмәклек, бердәмлеккә өмет то-тып, ниятләребезне аңлатып, ике атна алдан игъланнар биреп, өндәүләр таратып, йортыбызда җыелыш үткәрергә уйладык. Шаклар катарлык хәл, бары тугыз кеше килде. Ул да булса, шул бер үк активистларыбыз. Битарафлыгыбыз замана чиреме? “Үткән гасырларда Сарапул татарлары ничек яшәгәннәр, милли хәрәкәт булганмы?» — дигән сорау туды. Шәһәр архивында эзләнеп карарга булдык. Сарапулга татарлар 1870 елдан алып актив күчеп утыра башлыйлар. Статистика мәгълүматларына караганда, 1912 елда татарлар саны меңгә дә тулмый. Гильдияле сәүдәгәрләр бары биш була, калган халык яллы хезмәттә. Нигездә рус шәһәре булган Сарапулда милләттәшләребезгә телне, динне саклавы җиңел булмагандыр. Шулай да татарлар милли тормышта бердәм дә, актив та булганнар. Шул чордагы авыр шартларда милләт киләчәген кайгыртырга нәрсә рухландырды икән аларны? Бәлкем, үз мәнфәгатьләрен яклауда бердәмлек төп терәк булгандыр. Ә без күп, бөтенләй башка шартларда яшибез, әмма милләт язмышына, киләчәгенә битараф. Чит төбәктә татар үз мәнфәгатен үзе яклаганда гына милли йөзен саклый ала. Бөтендөнья Татар конгрессына таяна алабыз әле, ул төбәк тарихын өйрәнүчеләрне, эшмәкәрләрне, хатын-кызларыбызны әледән-әле җыя, укыта, юнәлеш бирә. Ә финанс ягына килгәндә, читтән ярдәм көтә алмыйбыз. Йортыбызда үз көчебезгә ышанып, тәвәккәлләп эшкә керештек. Җыелышларны берничә тапкыр уздырдык, соңгысына 32 кеше килде. Димәк, Сарапул татарлары йокламый, дип сөендек. Шулай үз язмышыбызны үз кулыбызга алсак, киләчәгебез өметле, дигән сүз. Телебезне гореф-гадәтләрбезне, тарихыбызны бергә-бергә өйрәнер өчен урын — үз йортыбыз булу моңа бер адым бит! Аны төзекләндерүдә башлап йөрүчеләр, көннәрен төп эш урынында түгел, татар йортында мәшкәкатьләр белән башлаулары барыбызга да үрнәк булды. Фаил Исламгәрәев, Рөстәм Сөләйманов, Роберт Рыбаков, Рифкать Шакиров — исемлекне дәвам итәргә була. Эшләребез әле бар, әмма Татар йорты ишекләрен ачты инде.

Декабрь аенда без анда Коръән укыттык. Музей почмагы ясап куйдык, балаларыбызны чыршы бәйрәменә җыйдык. Гыйнварда гөрләтеп бәлеш бәйрәме уздырдык. Февраль башында Ижауның “Чулпан” үзешчән театры спектаклен карарга халык зал тутырып җыелды. Февраль аенда инде татар теле түгәрәген эшләтеп җибәрергә ниятлибез, бу уңайдан җыелыш та уздырдык. Татар йорты — “Иман” берлеге яшьләрен, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына да җыелыр урын. Иң куанычлысы — милләттәшләребез үз тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итәләр , тегү, бәйләү остаханәләрен эшләтеп җибәрүне сораучылар бар. Бәлеш бәйрәменә, спектакль карарга килүчеләр: “Тагын кайчан шундый күңелле чаралар була, хәбәр итә күрегез!” — дип таралдылар. “Бердәм өйдә бәрәкәт бар”, — диләр. Йортыбыз халкыбызга бәрәкәт китерә торган урын булсын!

Татар йортыбызны төзекләндерергә ярдәм иткән милләттәшләребез исемлеге:
1. Минһаҗев Әхмәтхарис — 60 мең сум
2. Исламгалиев Фаил — 55 мең сум
3. Арсланов Зөлфәт — 55 мең сум
4. Исламгалиев Марат – 50 мең сум
5. Шакиров Рифкать – 45 мең сум
6. Әкъмәлетдинов Шамил — 25 мең сум
7. Низамов Р – 40 мең сум
8. Рыбаков Роберт – 23 мең сум
9. Әминев Р. – 19 мең сум
10. Сөләйманов Рөстәм – 15 мең сум
11. Габдрахманов Ф – 15 мең сум
12. Хаҗиев Ю. – 10 мең сум
13. Гыйльфанов Илдар – 10 мең сум
14. Сөләйманов Рамил – 5 мең сум
15. Камалов Нәҗип – 5 мең сум
16. Каеров Д – 5 мең сум
17. Фәррахов Илһам – 5 мең сум
18. Тимеркаев Р. – 5 мең сум
19. Рәшитов М. – 5 мең сум
20. Шәрипов Фидаил – 5 мең сум
21. Ганиев Азат – 5 мең сум
22. Шәяхмәтова Гамбәрия – 3 мең сум
23. Агафонцова А .– 1 мең сум
24. Насыйров Дамир – 1 мең сум
25. Мәҗитов Р. – 1 мең сум
26. Борһанова Светлана – 1 мең сум
27. Әминев А .– 2 мең сум
28. Лобазанов Мостафа — 3,5 мең сум

Зөлфәт Арсланов, Сарапул шәһәре.