<- назад в новости

Матурлык һәм балачак бәйрәме

Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында өченче тапкыр «Татар малае, татар кызчыгы–2023» Республикакүләм бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде.

Ниһаять, тормышка ашты. Ни дисезме? «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесе хакында ишетеп белсәм дә, үз күзләрем белән караганым юк иде. Быел 8 апрельдә Халыклар дуслыгы йортында «Татар малае, татар кызчыгы – 2023» Республикакүләм бәйгесен карау насыйп булды. Бәйге балалар бакчасында тәрбияләнүче 8 яшькә кадәргеләр арасында узды. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне яратучы 4 малай һәм 4 кыз җиңүче исемен алу өчен көч сынашты.
Бәйрәмдә Удмуртия Республикасының милли сәясәт министры урынбасары Александр Филатов, Ижау шәһәре хакимиятенең мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белгече Наталья Братухина, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, 107 нче балалар бакчасына һәрвакыт ярдәм кулын сузучы эшмәкәр, Ижау шәһәренең «Центральная» стоматология клиникасы директоры Равил Шәрифуллин катнаштылар.
Әлеге республикакүләм бәйгенең оештыручысы – Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы. Мондый бәйге өченче тапкыр рес­публика күләмендә узды. Бриллиант Абдрахманова: «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе – матурлык, гүзәллек, балачак бәйрәме. Быел 9 бала катнашырга тиеш иде. Балезино районы Падера авылыннан катнашырга тиешле малай авыру сәбәпле, килә алмый дип хәбәр иттеләр. 116 нчы балалар бакчасыннан 3 бала теләк белдергән иде, ә бәйгедә нибары 1 малай гына кат-
нашты. Әлбәттә, катнашучылар күбрәк булсын иде, дип телибез. Әйтик, татарча яхшы белүче балалар Можга, Сарапул шәһәрләрендә дә бар бит. Шунысы кызганыч: алар мондый бәйгеләрдән читтә калалар.

 

Башка елларда балаларны бакчага чакырып, бәйгегә әзерли идек. Быел һәр гаилә үз сабыен үзе әзерләсә, дөресрәк булыр, дип уйлаштык. Нигезләмә ярдәмендә әзерләнделәр. Без аларга киңәшләр белән ярдәм иттек. Әкиятнең сүзләрен бирдек, мөрәҗәгать итүчеләргә булыштык.
Бәйгегә әзерлек барганда, кызлар белән татар халык ашлары пешерү буенча остаханә узса, ә егетләребез белән быел «Ижау кораллары» музеенда экскурсиядә булдык.
Бәйгене 2018 елда «Татар малае, татар кызчыгы» бәйгесендә җиңү яулаган Ралина белән Тамирлан алып бардылар. бу үзе үк эшебезнең нәтиҗәсе турында сөйли.
Әлбәттә, шундый зур күләмле чарага әзер­лек тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Автономия рәисе Рәмзия Габбасова, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары белән бәйгене уздыру турында киңәшләштек.
Бәйгене уздыруга зур өлеш керткән, бүләкләр белән тәэмин иткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, 107 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренә, татар җанлы, балаларын милли рухта тәрбияләүче әти-әниләргә зур рәх­мәтемне белдерәм!
Әлбәттә, мондый бәйгеләр матди яктан ярдәм таләп итә. Ижау шәһәренең «Центральная» стоматология клиникасы директоры Равил Шәрифуллин һәрвакыт ярдәм итә. Быел да әниләргә дә, балаларга да бүләкләр әзерләп алып килгән. Халкыбызның теле, гореф-гадәт­ләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң калачак буынга тапшырырга кирәк, чөнки милләтебезнең киләчәге – безнең кулда. Шуңа күрә бу бәйге дәвамлы, гомерле булсын иде», – ди.
Бәйгедә катнашучы һәр баланың чыгышын әзерләүдә әти-әниләрнең, әби-бабайларның, тәрбиячеләрнең тырыш хез­мәтләре күренеп тора. Бәйгедә балалар үз гаиләләренең шәҗәрәсе турында сөйләделәр, сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр. Бәйгеләрдә күңелгә җылылык, шатлык хисләре өстәгәне – ул балаларның үз-үзен тотышлары, осталыклары булды. Алар милли ризыкларны шулкадәр оста итеп тәкъдим иттеләр, шаккатып утырдым. Өйдә әти-әнисенә ярдәм итеп үсмәгән бала бәйгегә дип кенә ризык әзерли алмый бит. Ә болар баланың хәтерендә го­мерлеккә калачак.
Барысы да өйдәге тәрбиядән килә. Бәйгедә татар телен камил белү, үзең белән таныштыру, гаилә шәҗәрәсен ясау, милли камыр ризыгын пешереп алып килү, аны балалар белән бергәләп пешерү, видеоязмага төшерү, иҗади номер һәм әкият геройларын уйнау кебек ярышлардагы баллар бергә кушылып барды. Араларыннан берсен генә дә аерып әйтәсе килми, аларның барысы да искиткеч әзерлекле, камил, шулкадәр сәләтле. Бу – тәрбиячеләрнең дә, әти-әниләрнең дә хезмәт җимешләре, әлбәттә.
Милли яшь гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Татар балалары арасында сәләтлеләрен барлау, балаларда туган телгә карата мә­хәббәт уяту, балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы бәйләнешне ныгыту нияте белән оештырыл­ган бу бәйге дәвамлы булсын иде. Балалар бакчаларында гына түгел, мәктәп яшендәгеләр арасында да узсын иде мондый конкурслар. Кызганыч, «Иман» татар яшьләре ел саен уздыра торган «Татар кызы» конкурсы быел уздырылмады. Бу урында яшьләргә: «Ау, сез кайда?» – дип дәшәсе килә.

Жюри рәисе Светлана Кайсина белән дә аралаштык. Ул: «Мин Мәсгуд Гаратуев укучысы буларак, гел аның сүзләрен кабатлыйм: «Иң мөһим эшебез – балаларга татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне өйрәтү, сак­лау. Алар аны яратсыннар», – ди иде. Мин икенче ел жюри әгъзасы буларак, шуны әйтәм: бәйгегә елдан-ел ныграк әзерләнәләр. Катнашучыларның барысы да көчле, барысына да «бишле» куясы килә. Тагын иң ошаганы: бәйгегә гаиләләре белән әзерләнүләре, катнашулары. Бер дә сәхнәгә чыкмаган әтиләр, әниләр чыгыш ясый. Хәтта әбиләрне дә биеттеләр. Иҗади бәйгедә бер конкурсантка хәтта ике «бишле» куйдым. Тагын бер теләгем: тамашачы күбрәк булсын иде. Мондый бәйгедән үземә дә илһам, эшләргә көч алып, яңа идеяләр белән кайтам».
Балаларны һәм, әлбәттә, ата-аналарны иң сөендергәне бү­ләкләү өлеше булгандыр. Бик нык аруларына карамастан, эш­лә­ренең нәтиҗәсен күргән бала­ларның шат йөзләрен күреп, сок-
ланмый мөмкин түгел. Балалар төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Җиңүчеләр Удмуртия та­тарларының милли-мә­дәни автономиясе исеменнән кыйммәтле бүләкләр, кызлар – калфак («Татар кызчыгы» Әмилә – хәситә), малайлар – түбәтәй белән бүләк­ләнделәр. Шулай ук иганәче Равил Шәрифуллин да үз бүләкләрен тапшырды.
Бәйрәм тәмамлангач, «Татар кызчыгы» титулына лаек булган Әмиләнең тәрбиячесе Ләйсирә Йосыпова: «Әмилә инде икенче ел катнаша. Узган ел катнашып, анда «Иң сәләтле кыз» исемен алган иде. Быел «Татар кызчыгы – 2023» исемен алуга бик тә лаек. Әмилә – иң сәләтле, иң булган кызларның берсе. Катнашучыларның барысы да минем төркемнән. Балалар өчен бәйгегә әзерләнү татар телен ныклап өйрәнүгә зур этәргеч булып тора».
Бу бәйгегә балалар белән тәрбияче генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар да тартыла. Алар бергәләп гаилә шәҗәрәсен дә өйрәнәләр. Бу яшь әти-әниләр өчен аеруча мөһим, чөнки алар балалар белән үзләре дә өйрәнәләр. Татарча җыр-шигырьләр өйрәнеп, алар үзебезнең туган телебезнең нинди матур, моңлы икәнен аңлыйлар, төшенәләр.
Равил Гыйльмулла улы: «Бәйге татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен балаларга кечкенәдән өйрәтергә ярдәм итә. Гаиләдә кызыбызга татар телен өйрәтергә тырышабыз. Тырышкач, акрынлап булса да, килеп чыга», – ди.
Бәйгене оештыручыларга, курыкмыйча, оялмыйча, батырлык­ларын җыеп, сәхнәгә чыккан малай-кызларга, аларга милли тәрбия биргән әти-әниләргә, әби-бабайларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Менә шундый сабыйларыбыз, аларны милли рухта тәрбияләүче гаи­ләләр, бу юнәлештә армый-талмый эшләүче тәрбиячеләр, мил­ли оешмалар, иганәчеләр булганда, милләтебез яшәячәк.

«Татар малае, татар кызчыгы – 2023» кон­курсы җиңүчеләре: «Иң сөйкемле кыз» – Диләрә Шагаипова, «Иң сәләтле кыз» – Аделия Салихова, «Туган телне иң яхшы белүче кыз» – Азалия Тимеркәева «Иң сөйкемле малай» – Дильяр Биктимеров, «Иң сәләтле малай» – Камил Рәсүлев, «Туган телне иң яхшы белүче малай» – Нурислам Садыйков. «Татар малае –2023» исеменә – Имран Сөләйманов, ә «Татар кызчыгы – 2023» исеменә Әмилә Җәләлетдинова лаек дип табылдылар.

Алсу Салихова (Аделиянең әнисе): «Кызым Аделия 107 нче балалар бакчасына йөри. Бәйгедә узган елдан бирле катнашырга тели идек. Быел кызымның теләге нык булгач, каршы килмәдек. Күлмәкне дә тектердек. Гаилә белән әзерләндек. Чәкчәкне дә бергәләп әзерләдек. Минемчә, бик кирәк мондый бәйгеләр».

Айгөл Сөләйманова (Имранның әнисе): «Узган елны балалар бакчасында бәйгедә катнашып, беренче урынны яулаган идек. Тәрбиячебез Ләйсирә Наил кызына чакыруы өчен рәхмәт. Мондый зур бәйрәмдер дип башыма да китермәгән идем. Балалар бакчасындагы бәйрәмне күреп шаккаттык, аннан респуб­ликаныкында катнашырга уйладык. Биредә исә тагын да зуррак көндәшлек. Узган ел «Татар малае» исемен алмасак та, борчылмады, күтәренке кәеф белән, җиңеп кайттым дип, сөенде. Бүләккә футбол тубын алгач, башы күккә тиде. Чөнки футбол уйнарга бик ярата. Быел исә бәйге булу-булмау хакында белештек тә, Имранның катнашырга теләге зур булгач, тагын ныграк әзерләнеп килдек. Катнашкан саен үзе дә остара, үзен сәхнәдә ышанычлы тота. Бәйге биремнәре буенча костюм тегү миңа авыррак булды, тик шулай да тырыштым. Ә Имранга шәҗәрәне өйрәнү авыррак, чөнки әби-бабайларның исемнәре катлаулы, аларны күреп белмәгәч, исендә калдыру да җиңел түгел.
Быел, Аллага шөкер, республикакүләм бәйгедә җиңү яуладык. Бик шатбыз, бик күңелле булды. Оештыручыларга кызыклы итеп оештырганнары, балаларыбызны зурлаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт. Быел улыма караганда, мин күбрәк борчылдым.
Имран бу бәйгедә катнашкач, кызымның да мондый ярышта катнашу теләге туды. «Нигә мине дә мондый ярышта катнаштырмадыгыз?» – ди. Ул башка балалар бакчасына йөрде, хәзер инде мәктәптә укый. Без 107нче балалар бакчасына йөрүебез белән бик тә горурланабыз.
Мин үзем татар телен бик яратам. Моның өчен татар теле укытучым Фәридә Фрунзевнага рәхмәтлемен. Балаларыма мәктәп, балалар бакчасы сайлаган чакта, татар телен өйрәтәләрме-юкмы дип кызыксындым. Үзем быел Завьялово районының «Мирас» татар мәдәни үзәгендә балаларга татар телен өйрәтәм».

Эльвина Шагаипова (Диләрәнең әнисе): «Мирас» татар мәдәни үзәгендә «Татар кызчыгы, татар малае –2023» бәйгесе турында ишеттем һәм катнашмакчы булдык. Татарча шигырьләр, җырлар өйрәнү авыррак булды. Кызыбызның мондый зур бәйгедә әле беренче тапкыр катнашуы. Диләрәгә шәҗәрәне сөйләргә өйрәнү авыррак булды».

Әлфия Җәләлетдинова (Әмиләнең әнисе): «Әмиләнең җиңүендә татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтүче Ләйсирә Наил кызының өлеше зур. Ул Әмиләне әзерләүгә күп көч куйды. Рәхмәт аңа! Кызыбыз да бик тырышты. Әби-бабайлар да бик булыштылар. Алга таба да без гаиләдә татарчаны онытмау өстендә эшләрбез».

Әлфия Сибгатуллина (Камилнең әбисе): «Мин туганнан бирле аның белән. Әти-әнисе эштә. Балалар бакчасыннан алып кайтам. Токмачлы ашны ярата. Аның өчен аерым пешерәм. Балалар бакчасыннан алгач, икебез татарча сөйләшәбез. Биергә, җырларга ярата. Шуңа күрә «Асылъяр» ансамбленә дә йөртәбез».

Алия Рәсүлева (Камилнең әнисе): «Гаилә белән чыгыш ясау биреме безнең өчен авыррак булды. Әни кыюрак та, оста биюче дә булгач, уйлаштык та, әбисе белән биергә уйладылар. Үз вакытында ана телебезне әти-әни безгә ничек өйрәткән булса, хәзер исә без үз балаларыбызга өйрәтергә тиеш».

Айгөл Садыйкова (Нурисламның әнисе): «Бәйге бик ошады. Кыска вакыт эчендә әзерләндек. Гаилә белән катнашкач, бер-беребезгә терәк булдык. Төп терәгем – кызым Иллария. Милли ризыгыбыз өчпочмакны да улым белән икесе пешерделәр. Нурислам да бик теләп сүзләрен ятлады. Беренче тапкыр зур сәхнәдә җырлады. Балаларыбыз белән бик горурланам».

Иллария Садыйкова (Нурисламның апасы): «Миңа милли ризыклар пешерү бик ошый. Бу юлы без энем белән өчпочмак пешердек. Ә шәҗәрәне гаилә белән бергәләп ясадык».

Айзилә Тимеркәева (Азалиянең әнисе): «Көн саен эштән кайткач, кич буе әзер­ләндек. Г.Тукай шигырен ятлап, шуны сәх­нәләштердек. Мондый бәйгеләр гаиләне туплый, телне өйрәнергә ярдәм итә. Без өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Балалар үзара русча сөйләшә башласалар, әтиебез шелтәләп тә ала. Минемчә, мондый бәйге бик кирәк. Монда катнашуыбызга бик шатбыз. Шәхсән үзем дә, кызыбыз да күп нәрсә белдек, күп нәрсәгә төшендек. Тәрбия һәм милли үзаң формалашу беренче чиратта гаиләдән, әти-әнинең йогынтысыннан килә.
Үзем балаларымны 107 нче балалар бакчасына йөртү турында хыяллана идем. Хыял тормышка ашты. Азалия татар балалар бакчасына йөри. Анда – тулысынча татар мохите».

Бәйрәмнән фотоларны «Яңарыш» газетасының ВК төркемендә карарга була.

Гөлнара Вәлиева.