<- назад в новости

Илдар Гыйльметдинов: «Берләшеп, кулга-кул тотынып эшләгез!»

18 февральдә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең отчёт-сайлау җыелышы булды. Бу көнне Халыклар дуслыгы йортында республиканың 16 шәһәр һәм районнарыннан актив милләттәшләребез җыелды. Алар арасында иҗтимагый оешма җитәкчеләре, актив җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр бар иде. Иң элек аларны Балезино районы үзешчәннәре сәламләде.

Федераль татар милли-мәдәни автономия рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның, Удмуртия Башлыгы Хөкүмәте һәм Хакимияте җитәкчесе Максим Шумихинның, Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикованың, Ленин районы башлыгы Артур Акбашевның, Удмуртия Дәүләт Советы депутаты Әлфия Нәфыйкованың, Удмуртия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Раил Галиәхмәтовның, Габдерәшит хәзрәт Газизуллинның әлеге җыелышта катнашуы Удмуртиядә татарларга карата хөрмәт һәм игътибар булуын тагын бер кат дәлилләде.
Максим Шумихин, Людмила Соковикова Удмуртиядә татар оешмаларының нәтиҗәле эш алып барылуларын билгеләп үттеләр, отчет-сайлау җыелышының уңышлы узуын теләделәр. Габдерәшит хәзрәт җыелышта катнашучыларга теләкләрен һәм Фаиз хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде.
Милли-мәдәни автономия рәисе Рәмзия Габбасова 3 ел дәвамында башкарылган эшләр белән таныштырды, балалар белән эшләүгә тагын да зуррак игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Халык санын алу нәтиҗәләре буенча Удмуртиядә татарларның 30867 кешегә кимүен әйтеп, киләчәктә милли горурлык уятучы чаралар уздырырга, балалар белән эшләргә кирәклегенә басым ясады.Инде күп еллар кулга-кул тотынып эшләгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде. Илдар Гыйльметдинов: «Үзем дә берничә елга дип кенә килгән идем автономиягә, шулай итеп 15 ел узган. Сезгә милләтебез, телебез, гореф-гадәтләребезне саклавыгыз, оныкларыгызны кайгыртуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Дәүләт Думасында күпмилләтле илебездә барлык халыкларның телләрен саклау өчен законнар өстендә эшлибез. Күпме булуларына карамастан, һәр халыкка үз теле әһәмиятле. Тел булмаса, гореф-гадәтләр дә, сәнгать тә юк.
Балаларга туган телне мәктәпләрдә татар сыйныфларында, түгәрәкләрдә, булмаган очракта якшәмбе мәктәпләре ачып, өйрәтергә кирәк. Татарстанда 101 якшәмбе мәктәбе эшли. Без дәреслекләр белән ярдәм итәргә әзер. Шулай ук яшьләр белән эшләүгә өстенлек бирергә кирәк. Тел өйрәнү лагерьларын Татарстан мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырабыз, анда татар телен өйрәнү эше алып барыла. Шулай ук үзегездә дә шундый ук лагерьлар оештырырга мөмкин. Берничә регионда шулай эшлиләр. Кирәк булса, әйдаманнар белән дә, методик яктан да ярдәм итәргә әзер.Гадәттә, бер өлкәдә биш татар булса, 4 оешма төзиләр. Болай эшләү нәтиҗә бирми, берләшеп, кулга-кул тотынып эшләгез!» – дип, үз киңәшен бирде, эшмәкәрләр клубы оешырга җыенуын күздә тотып. Ул яшьләр белән эшләргә кирәклеген ассызыклады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасованың эшен югары бәяләде, актив милләттәшләребезгә Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре тапшырды.
Раил Галиәхмәтов соңгы елларда үзенең татарлар тормышы белән кызыксынуын, кирәк чакта ярдәм итәргә әзер булуын белдереп, “Удмуртия татарларының тормышы кайнап торуын, һәр көн иртән социаль челтәрдә яңа хәбәр күреп сөенәм. Милли-мәдәни автономия зур эш алып бара. Рәмзия Габбасовага һәм аның командасына зур рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар телим», – диде.
Автономиянең рәисе итеп бертавыштан Рәмзия Илдус кызы Габбасова сайланды.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.