<- назад в новости

Калфак туе

“Хатын-кызларыбыз татар җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас, иншалла. Рәсүл Әкрәм салаллаһу галәйһи вәссәлам, оҗмах аналарның аяк астында, дип юкка гына әйтмәгән. Кеше, гыйлем эстәп, туры юлга басса, Аллаһ аны шул юл буйлап җәннәткә кертер. Мин сезне татар телендә һәм ислам рухында тәрбияләргә тырыштым. Сезнең кулда исә милләте өчен, дине өчен җанын фида кылырдай меңнәрчә татар баласы җитешер, Аллаһы боерса. Күрәсез, нинди дәүләт вә сәгадәт бу!”. Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” әсәрендә Мөхлисә Бубыйның төрмәдә кызы Наҗиягә соңгы тапкыр әйткән сүзләре бу.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әзерләгән “Калфак туе” бәйрәмендә әлеге спектакльдән өзек күрсәтүләре һәм бу сүзләрнең яңгыравы күңелләрне актарды. (Аны 107нче балалар бакчасының татар теле белгече Ләйсирә Юсупова һәм педагог Гөлфинә Шәехова сәхнәләштереп күрсәттеләр). Нинди авыр заманаларда да татар телебез, динебез сагында торучы милләт аналары булган бит. Нигә бүген аналар күңелендә шушындый миллилек юк? Аларны ничек уятырга? Халыклар дус­лыгы йортында үткән “Калфак туе”ннан бик күпләр шушындый сораулар белән киткәндер.
Бүгенге көндә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасын 107нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Рафыйк кызы Абдрахманова җитәкли. Әлеге бакча тәрбиячеләре катнашында әзерләнгән бәйрәм районнардан, шәһәрләрдән килгән делегацияләрнең үзләре белән таныштырып, милли ашларыбызны тәкъдим итүеннән башланып китте. Соңыннан видеоязмалар аша бакчада узган балага исем кушу, Корбан гаете, Орчык бәйрәмнәре белән таныштылар. Бәйрәмдә катнашучы һәркем калфак тегү буенча мастер-класс­та катнашып, милли баш киемен тегү серләренә өйрәнде.
Бәйрәмдә тарихка кереп калган Сөембикә, Сәхибҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжская, Мөх­лисә Бубый кебек легендар шәхесләребез турында мәгъ­лүматлар бирелде. “XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында мәгърифәтчеләр хәрәкәте башлана. Казанда, Уфада мәдрәсәләр ачыла. Шулар белән беррәттән Вятка губерниясе Сарапул өязе Иж-Бубый авылында да ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен мәктәп ачыла. Мәктәпне бертуган Габдулла, Гобәйдулла һәм аларның сеңелләре Мөхлисә Бубыйлар җитәкли.
Мөхлисә Бубый — беренче сәясәтче, татар халкы өчен үзен корбан иткән, тарихыбызның легендар хатын-кызы! Удмуртиядә татар теле һәм әдәбияты укыткан Мәгъшукә Кәримова, Дилә Гыйззәтуллина, Шәфыйка Вә­лиева, Нәкыя Исламова, шулай ук башлангыч сыйныфларны укыткан Адия Бигбашева, Һадия Гыйльметдинова, Латыйфа Мө­хәммәдьярова, Маһрия Ханнанова белән горурлана алабыз”, — диде алып баручы Бриллиант Абдрахманова.
1990 елларда милли сыйныфлар ачып, балаларга ана телен өйрәтүгә үзләреннән зур өлеш керткән укытучылар: Фәридә Кашапова, Дания Закирова, Нурания Нәбидуллина, Рәмзилә Ганиева, Мәрьям Абдулхакова, Фәридә Бәшәрова, Филисә Кадыйрова, Рәсимә Садыйкова, Алия Зиннәтуллина, Фәридә Айдарова, Флүрә Шәйгарданова, Рәзинә Гафурова, Гөлирә Ганиева, шулай ук балалар бакчасында татар теле шөгыльләре алып барган Нурания Хөсәенова, Рәсилә Гатауллина, Зөлфия Гарифуллина, Наилә Нәфыйкова, Бриллиант Абдрахмановаларның исемнәре аталды. Укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең канатларын ныгытучы, аларга илһам һәм көч бирүче Әлфия Гайсинага да рәхмәт әйтелде.
Улы, кызы 12нче мәктәпнең татар сыйныфларында белем алган, бүгенге көндә милли тормышта актив катнашучы Асия һәм Зөлфия Әхмәтовалар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин хатын-кызларны балаларны милли рухта тәрбияләү эшендә активрак булырга чакырды. “Яңарыш” газетасында игълан ителгән “Калфак туе” конкурсына да йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре белән “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова таныштырды. Ул конкурс кыс­ка вакыт эчендә генә оештырылса да, редакциягә 13 шигырь юллануы, алар арасында кулларына моңа кадәр каләм алмаган авторларның да булуы турында сөйләде. Әлфирә Низамовага (I урын, Исәнбай), Рәмзия Җиһангәрәевага (II урын, Кичкетаң), Азат Гаталы (III урын, Ижау) белән Асия Әхмәтовага (III урын, Ижау) 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре теккән калфакларны бүләк итте. Ул үзенең чыгышында бик күпләрдә сорау уяткан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Ижауда икәү булуы хакында да мәгълүмат биреп китте.
“Бүгенге көндә республикабызда ике “Ак калфак” оешмасы эшли. Алия Абдуллина җитәкләгәне юридик документы булган мөстәкыйль оешма. Ә бүгенге бәйрәмне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендә эшләүче “Ак калфак” оешмасы оештырды. Ләкин ничә оешма булса да, максатыбыз бер — милли чараларга киң катлам халыкны җыю, туган телебезне, мәдәниятебезне саклау. Бүгенге көндә беренче сыйныфларга язылу бара. Әмма мәктәпләрдә җитәкчеләр татар сыйныфларын ачарга атлыгып тормыйлар. Сәбәпләре бер генә: әти-әниләр теләми, диләр. Бүген безгә яшь әти-әниләрнең күңелләрен уятырга кирәк. Шушындый матур чараларыбызга яшь әти-әниләребезне чакырсак, күңелләрендә милли горурлык уянмый калмас иде. Тамчы таш яра, дип, халык юкка гына әйтмәгән”, — диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова һәм әлеге бәйрәмне балалары быел беренче сыйныфка барырга тиешле яшь әти-әниләр өчен тагын бер тапкыр уздырырга тәкъдим итте.
Әлбәттә, куйган максатларга ирешү өчен төрле юлларны сынап карарга кирәк. Ә “Ак калфак” оешмасына “Афәрин!” — дип әйтәсе генә килә.

Рилия Закирова.