<- назад в новости

Уңышның сере — тырышлыкта

Төбәкләрдә милли чаралар үткәрү, мәдәниятне, мәгарифне үстерү турыдан-туры матди чыгымнарга бәйле. Мондый вакытта милли җанлы эшмәкәрләр ярдәмгә килә. Аларның берсе — Равил Шәрәфиев.
Равил Рәшид улы 1959 елны Ижау шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләдә бердәнбер бала була. Мәктәптән соң Индустриальный техникумда белем алгач, “Ижмаш”, аннан соң “Ижсталь” заводында эшли. Әтисе Рәшид абый да, әнисе Мәймүнә апа да гомерләрен заводка ба­гышлаган кешеләр. Мәймүнә апа бик күп еллар мәчеттә дин сабагы алучыларга гарәп телен дә өйрәткән. “Әнигә 87 яшь. Без аны бик нык хөрмәт итәбез, яратабыз. Ә укучылары аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле”, — ди Равил әфәнде.
Илебездә үзгәртеп кору еллары башлангач, күпләр үз эшләрен ачалар. Милләттәшебез дә үзен сынап карарга уйлый. 1994 елны беренче “КамАЗ” машинасы сатып ала. Бүгенге көндә ул респуб­ликада иң алдынгыларның берсе булган йөк ташу белән шөгыльләнүче оешманың җитәкчесе. Нинди генә авыр еллар булмасын, аягында нык басып тора ул. “Уңышның сере бары тик тырышлыкта һәм максатны дөрес куюда ”, — ди Равил Шәрәфиев. Үзе янына белемле, һөнәри осталыкка ия булган хезмәткәрләрдән ныклы коллектив та туплаган. Кризис елында да бирешмиләр, киресенчә, оешма үсә, ныгый. “Кемдер ябылды, ә без бик күп машиналар сатып алдык. Киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйбыз. Үз эшчеләремә ышанам”, — ди эшмәкәр.
Әлеге оешма — Шәрәфиевләрнең гаилә бизнесы. Улы Рөстәм — әтисенең иң төп ышанычы, уң кулы. “Үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Кечкенәдән әтиемә ияреп йөрдем, барысын да белеп, күреп үстем”, — ди Рөстәм.
Ышанычлы дәвамчысы булу — әтисенең горурлыгы. Чөнки эшкә генә түгел, үз гаиләсенә дә күп игътибар бирә Равил Шәрәфиев. Тормыш иптәше белән алар 30 ел бергә гомер итәләр. Катнаш гаилә булса да, миллилекне саклый алганнар. “Иң мөһиме, улыбыз туган телендә сөйләшә, укый. Кечкенәдән мәчеттә дини белем алды. Үзем дә шәригатебез кануннарын үтәп яшәргә тырышам. Гаиләбездә милли традицияләр сакланып килә, Аллага шөкер. Хатыным да милли ризыкларны яратып пешерә, милли чараларда, бәйрәмнәрдә катнашабыз. Эштә кешене хезмәт бизәсә, гаиләдә иң мөһиме — татулык, сабырлык һәм бер-береңне аңлап яшәү”, — дип сөйләде гаилә башлыгы. Ике яктан да әниләренә, туганнарына кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәүләре дә мактауга лаек.
Удмуртиядә Шәрәфиевләр гаиләсе актив иганәчеләр буларак та билгеле. Нинди генә үтенеч белән килсәң дә, кире бормый ул. “Равил Рәшид улын бик эшлекле, җитди кеше дип беләм. Һәр мәсьәләне дә аңлый, чишү юлларын тәкъдим итә. Милләт өчен янып тора торган эшмәкәрләрнең берсе, без аңа бик рәхмәтле”, — ди Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова. Равил Рәшид улы ел саен Ижау һәм Завьялово районының Пирогово авылында Сабантуй бәйрәмен уздыруга үз өлешен кертә. Мәчеткә, мохтаҗларга ярдәм итә. Кирәк чакта, милли чараларны уздырганда да үзенең ярдәм кулын суза. Ижауда ел саен уза торган “Татар кызы” конкурсында җиңүче кызларның Чиләбедә узган Россиякүләм этабында катнашуларында да аның өлеше зур. Каядыр ерак юлга чыгарга кирәк булганда машина белән дә тәэмин итә эшмәкәр. “Удмуртиядә татар телен, традицияләрен саклауда кем булдыра ала, шул бу эшне башкаручыларга ярдәм итәргә тиеш. Чөнки Татарстанга баргач та, эшмәкәрләрнең халкыбызның рухи ихтыяҗларын кайгыртуын күрәбез. Ә чит регионнардагы милли оешмаларга эшмәкәрләрнең терәге, ярдәме аеруча кирәк. Гомумән, милли эшләр алга барсын өчен ярдәм итәргә тырышам”, — ди Равил Шәрәфиев.

Изгелек җирдә ятмый, диләр. Язмабыз героеның да хезмәте эзсез югалмаячак. Яшьләрнең һәм балаларның ана телен белүләре, бәйрәмнәребезнең гөрләп үтүе, динебезнең үсүе — аңа рәхмәт булып яңгырар.

Эльвира Хуҗина.