<- назад в новости

Җилкәнебез — бердәмлек

Танылган язучы, “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның: “Тарихка кайту — кунакка кайту түгел ул” дигән сүзләре бар. 2 декабрь көнне “Дзержинец” лагеренда нәкъ менә тарихка кайттылар. Биредә “Удмуртия татарларының милли-мәдәни хәрәкәте: үткәне һәм бүгенгесе” дип исемләнгән республика-
күләм фәнни-гамәли конференция үтте.
“Дзержинец” лагере бу көнне иртәдән үк гөрләп торды. Республикабызның төрле төбәкләреннән: Сарапул, Можга шәһәрлә-реннән, Уральский поселогыннан, Дулесово авылыннан, Камбарка, Игра, Каракүл, Балезино, Сюмси, Алнаш районнарыннан һәм Ижауның үзеннән 100 дән артык делегат килде.
Конференциянең беренче өлеше рес­публикабыз татарлары тарихына багышланган иде. Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең проректоры, профессор Илдус Фатыйхов әлеге чараның әһәмиятенә басым ясады: “Төрле өлкәләрдә: завод булсынмы, уку йортларымы – күренекле милләттәшләребез һәр җирдә дә бар. Аларны тарихка кертеп калдырырга, онытмаска кирәк. Әлеге конференция яшьләрдә милли үзаңны ныгытуда, үстерүдә мөһим роль уйный”, — диде. Удмурт дәүләт университеты галиме, профессор Илдар Латыйповның чыгышы тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Чыгыш ясаучылар арасында студентлар һәм мәктәп укучылары булуы сөендерде. Рузилә Шәйдуллина Казан федераль университетын тәмамлап, Ижау мәктәпләренең берсендә тарих укытучысы булып эшли. Яшь белгеч үзенең диплом эшен дә Удмуртия татарлары турында язган.
Ә конференциядә исә Ижау татарларының үткәне турында тәфсилләп сөйләде. “Чыгышка әзерләнгәндә, бик күп кызыклы фактларга юлыктым. Мәсәлән, үзем яшәгән Ленин районыннан Граж­даннар сугышы вакытында 1000гә якын милләттәшебез фронтка озатылган. Һәм мондый тарихи әһәмияткә ия булган вакыйгалар күп. Киләчәктә алар өстендә тагы да ныграк эшләргә уйлыйм”, — дип сөйләде Рузилә.
Чыгышларда халкыбызның үткәненә һәм бүгенгесенә күз салдылар. Тормышның төрле өлкәләрендә — дин, мәдәният, фән буенча казанышлар яулаган һәм шуның белән Удмуртия үсешенә дә үзләреннән лаеклы өлеш керткән милләттәшләребез турында сөйләделәр. Ижау Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе доценты Эльмира Вафина үзләренең уку йортында эшләгән һәм бүгенге көндә дә үз хезмәтләрен дәвам итүче галимнәр белән таныштырды.
Республикада халкыбыз тарихын яктыртучы мондый зур конференция соңгы елларда өченче тапкыр уздырылды. Чараны оештыручыларның берсе — студентларга чыгышларын әзерләргә ярдәм иткән Гөлфидә Мәрданова: “Мин ул эшләрнең барысын да укыдым. Бик күп кызыклы, игътибарга лаек тарихи фактлар бар. Без әлеге эзләнү эшләрен Бөтендөнья татар конгрессы әзерли торган татарлар турындагы җыентыкка кертергә тәкъдим итәчәкбез”, — диде. Шулай ук әлеге чыгышларны туп­лаган җыентык Удмуртиядә дә дөнья күрәчәк. Конференциядә катнашучыларга “Милли оешмаларның эшен матбугат һәм мәгълүмат чараларында яктырту” дигән проект кысаларында эшләнгән “Бердәмлекне җилкән итеп” дигән фильм тәкъдим ителде.
Көннең икенче яртысында узган икенче конференциядә: “Республикабызда татар массакүләм мәгълүмат чараларында иҗтимагый оешмаларның эше ни өчен яктыртыла?” — дигән сорауга җавап эзләнде. Ижауда “Яңарыш” газетасы, “Хәерле кич”, “Безнең вакыт”, “Күңелле кыңгырау”, “Хәерле иртә” тапшырулары чыгып килә. “Очрашу” радиотапшыруы атна саен милләттәшләребезне сөендерә. Можгада да журналистлар — Эльвира Насыйбуллина һәм Нурсилә Фәйзуллина — татар телендә теле-радиотапшырулар эшлиләр. Милли массакүләм мәгълүмат һәм матбугат чаралары Удмуртиядәге иҗтимагый хәрәкәт эшен яктыртуда, бердәмлекне ныгытуда зур роль уйный. Бу турыда үз чыгышларында Хәмидә Гайфуллина, Эльвира Насыйбулина, Нурсилә Фәйзуллина да искәртеп үттеләр. Әлеге тема мастер-классларда да дәвам итте. Ә “Яңарыш” газетасының баш мөхәрирре, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова конференциянең кайтавазы булачак дип ышандыра. “Һәрбер эш, очрашып сөйләшү алга таба эшләү өчен этәргеч булырга тиеш. Ә биредә яңгыраган тирән эчтәлекле чыгышларны тыңлагач, эшебез тагы да алга китәр дип өметләнәбез. Чөнки 2017 елда иҗтимагый оешмаларга хөкүмәт тарафыннан да игътибар артуы көтелә. Димәк, безнең эшебез тагын артачак”, — диде ул.
Бердәмлекне җилкән итеп алганда, башкара алмастай эшләр юк. Рес­публикабыздагы милли хәрәкәт үсеш юлыннан тайпылмас, телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез дә сакланыр, яшь буынга мирас булып тапшырылыр.

Эльвира Хуҗина.