<- назад в новости

Яңа оешма, яңа җитәкче!

Сарапул районы муниципаль берәмлеге җитәкчелеге Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә — районда татар оешмасы оештыру фикере белән чыккач, әлеге хәбәрне шатланып кабул иттек. 18 февральдә Сигаево авылындагы “Спектр” мәдәният үзәгендә Сарапул районының татарларын берләштерүче оешма төзүгә багышланган җыелыш булып узды. Җыелышта Сарапул районы муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Шумихин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин, “Иман” яшьләре берлеге җитәкчесе Гөлфия Әхтәмова, Сарапул Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев һәм аның урынбасары Роберт Рыбаков, Уральский, Дулесово, Сигаево авылларында яшәүче актив милләттәшләребез катнаштылар.
Владимир Шумихин район­дагы милли оеш­маларның эшчән­леге белән кыскача таныштырып үтте. “Районда 24 меңнән артык кеше яшәп, аларның 82% — рус, 9% — удмурт, 5% — татар милләтеннән. Районда 28 милли оешма эшли. Шуларның икесе татар оешмасы — Дулесово һәм Уральский авылларында эшли. Районда яшәүче татарларны берләштерүче оешма төзү — заман таләбе”, — диде ул.
Уральский авылында Нәзлия Лотфуллина “Чишмә” татар үзәген 2006 елдан бирле җитәкли. Әлеге үзәк 2000 елда Әнәс Әхмәтов җитәкчелегендә барлыкка килә. Ел саен халкыбызның яраткан бәйрәмнәрен үткәрәләр. Узган елда депутатлар, авылдашлары ярдәме белән төзелгән мәчет ачылды. Дулесово авылында, Кияс районында яшәүче милләттәшләребез белән һәрвакыт аралашып торалар, бергәләшеп бәйрәмнәр үткәрәләр. Алар үзләренең иганәчеләре Шамил Әкмәлетдиновка һәм Флүн Шәйхелисламовка зур рәхмәтле.
Дулесово муниципаль берәм­легендә 2007 елдан Зәнфирә Закирова җитәкчелегендә “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге эшләп килә. Алар ел саен татар мәдәнияте атналыгы үткәрәләр. “Дулесово итегенә кунакка” дип аталган туристик маршрутта актив катнашалар. Килгән кунакларны татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы белән таныштыралар. Нәзлия Лотфуллина, Зәнфирә Закирова үзләренең башкарган эшләре турында сөйләделәр. Сарапул районы муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Шумихин аларга районкүләм бәйрәмнәрдә, фестиваль-конкурсларда катнашулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Удмуртия татарларының мил­­ли-мәдәни автономиясе рәи­се Рәмзия Габбасова авто­номия, “Яңарыш” газетасы башкарган эшләр турында сөйләп, бердәм булырга чакырды, ә бердәмлегебезнең иң элек газетаның тиражында чагылуын искәртеп узды. Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин киләчәккә планнар белән таныштырды. Сарапул шәһәре “Элеконд” бистәсе мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Халиков: “Без күршеләребезне онытмыйбыз, һәрвакыт булышабыз. Аларның динебезне, гореф-гадәтләрне онытмаулары бик сөендерә. Уртак көч белән мәчет төзелде. Рухи хәзинәбез — телебезне саклауга көч куюлары сокланырлык”, — диде үзенең чыгышында.
Идарә составына 7 кеше сайланып, алар тарафыннан татар оешмасы җитәкчесе сайланды. Оешма җитәкчесе урынына ике кандидат тәкъдим ителде. Аның берсе — Усть-Сарапулка муниципаль берәмлеге җитәкчесе Фирүзә Пономарева, икенчесе — депутат Флүн Шәйхелисламов. Сарапул районы татарлары оешмасының җитәкчесе итеп бертавыштан Флүн Шәйхелисламов сайланды. Ул: “Көчемнән килгәнчә, барсын да эшләячәкмен. Матди һәм рухи яктан милләтебезгә булышачакмын. Оешмага яшьләрне тартуны максат итеп куям”, — диде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге Президенты Илсур Миңнемуллин яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләп, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуларын белдерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сигаево авылының мәк­тәбендә күп кенә милләттәшләребез хезмәт куя икән. Укытучылар Рәмзия Габбасова алып килгән татар телендәге китапларга бик сөенделәр. Гомумән, әлеге очрашу безнең өчен дә бик файдалы булды.
Җыелыш “Чишмә” (Уральский) һәм “Дус­лык” (Дулесово) мәдәният үзәкләрендә шөгыльләнүче үзешчән ансамбльләренең артистлары концерты белән тәмамланды.

Яшьләрдә яңа сулыш

Шул ук көнне “Иман” яшьләр берлеге вәкилләре Сарапул шәһәрендәге яшьләр белән очрашып, биредә эшне җанландыру турында сөйләштеләр. Мондый берлек Сарапул районнары өчен дә ачылып, алар бергә эшләячәкләр. Сарапул районы яшьләренең җитәкчесе — район хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Рәшит Габдуллин булачак. Сарапул шәһәре яшьләр берлеге җитәкчесе булып, Рөстәм Сөләйманов сайланды. Рөстәм турында “Яңарыш”та мәкалә басылып чыккан иде инде. Алга таба аның эшләре белән якыннан таныштырырбыз. Рөстәм: “Вакытым булмаса да, теләгем бик көчле. Бүген үк беренче адым ясыйбыз. Техникум, училищелардагы егет-кызларны тартачакбыз. Әлбәттә, без Ижаудан ярдәм көтәбез. Безне өйрәтсеннәр, укытсыннар. Милләттәшләребезнең пассив булуына йөрәк әрни. Шәһәребездәге милли тормышка яңа сулыш өрергә кирәк дип саныйм”, — диде. Яңа сайланган җитәкчеләрнең милләтебезгә хезмәт итәргә теләкләре бик көчле. Бирсен Ходай! Телебезне, рухи хәзинәләребезне сак­лап, халыкка хезмәт итсеннәр!

Рәфилә Рәсүлева.