<- назад в новости

Милли-мәдәни автономиягә рәис сайланды

2011 елда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрипов Казанга күченеп киткәч, милли йөкне тартырга ир-атлар да, хатын-кызлар да алынып карады. Тик аның җаваплы, четерекле авыр йөк булуын сизеп алгач, әлеге вазифадан баш тарттылар. Шул вакытта «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы әлеге вазифаны алырга батырчылык итте. Аның Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкләгәнгә дә 3 елга якын вакыт үтеп киткән. 3 декабрьдә Ижау шәһәрендәге Халыклар дус­лыгы йортында милли-мәдәни автономиянең отчет-сайлау җыелышы узды.

Ул Милли сәясәт министры­ урынбасары Людмила Юрьевна Соковикова, республиканың 11 районыннан һәм Ижау шәһәренең үзеннән килгән милли оешма җитәкчеләре һәм делегатлар катнашында узды. Төп чыгышны Рәмзия Габбасова ясады.

«Безнең төп максатыбыз — балаларны милли рухта тәрбияләү. Шуның өчен бөтен көчебезне яшь буынны тәрбияләүгә бирәбез. Татарстан Республикасы проектлар белән катнашып, грант­лар отарга ярдәм итә. Соңгы өч елда бер генә тапкыр да грант отмыйча калганыбыз булмады. Ике ел фәнни-гамәли конференция уздырдык. Алар нәтиҗәсендә нәшер ителгән китаплар, фильмнар уку әсбаплары булып хезмәт итә. Уртак көч белән ел саен «Алтын йомгак» журналын нәшер итәбез.
Бер генә регионда да балалар иҗатыннан гына торган журнал чыкканы юк. Руслашкан балаларны кулларына каләм алып иҗат итәргә өйрәтүнең нинди авыр эш икәнен эшләгән кешеләр генә белә. Без моның өчен татар теле укытучыларына, тәрбиячеләргә, ата-аналарга чиксез рәхмәтле. Моннан ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессы уздырган җыелышта Башкарма комитет рәисе Ринат Зиннурович каршында ике республиканың Мәгариф министрлыклары арасындагы килешүләрнең эшләмәве, аларны яңартырга кирәклеге хакында сорау күтәреп чыккан идем. Аның кайтавазы булып, үткән уку елында Удмуртиядә Татар мәгарифе көннәре узды. Безгә Татарстан Республикасы мәгариф министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә зур делегация килде. Закуан абый Нуретдин: «Ат аунаган җирдә төк кала», — дип әйтергә ярата. Әлеге очрашуның да нәтиҗәсе булып, быел 6нчы гимназиягә 200 мең сумлык интерактив такта бүләк ителде.
Грантларга проектлар язган вакытта һәрвакыт санаулы гына булса да милли костюмнар тектерүне дә эш планына кертәбез. Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасына, 10нчы мәктәпкә, «Асылъ­яр», «Шатлык», «Бәхет» ансамбльләренә ярдәм иттек. Рес­публика күләмендә узган «Туган телем — иркә гөлем» шигырь уку конкурсы, «Йолдызлар яңгыры» кебек зур чараларны бер кеше генә оештыра алмый. Бүгенге көндә автономия тирәсендә көчле команда тупланды. Мин бүген Лариса Гайнетдиновага, Ализа Хурамшинага, Рәфилә Рәсүлевага, Резидә Миркасыймовага, Бриллиант Абдрахмановага, Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиевка, Воткинскидан Рафаил Фатхуллинга, Сарапулдан Роберт Рыбаковка һәм барлык журналистларга, ансамбльләргә, укытучыларга, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәтемне җиткерәм», — диде.
Людмила Юрьевна да үзенең чыгышында Рәмзия Илдус кызының балалар белән эшләүгә зур игътибар бирүен һәм аның идеяләр генераторы гына булмыйча, чыганакларын да табып, һәр эшне ахырына кадәр ерып чыгуын һәм шуңа күрә дә Рес­публика Башлыгы Александр Соловьевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнүен искәртте.
Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Роберт Рыбаков кайбер районнарда милли оешмаларның берничә булуы һәм аларның төрлесе-төрле якка тартулары хакында тукталып: ”Бердәмлек булмагач, эшебез дә алга китми. Сарапулда татар сыйныфлары быел да ачылмады. Элек мәктәп җитәкчеләре әти-әниләр турында биргән мәгълүматлар буенча йорттан-йортка йөреп, әти-әниләрне күндереп, балаларын татар сыйныфына яздыра идек. Хәзер андый мәгълүматны бирмиләр”, — диде.
“Спартак” халык иҗаты йорты методисты Резидә Миркасыймова Милли сәясәт министрлыгы тарафыннан ел дәвамында милли эшләргә дип (шул исәптән Рес­публика Сабан туен уздыруга да) бүлеп бирелгән 600 мең сум акчаны диңгездәге бер тамчыга тиңләп: “Үзебезнең милләтне үстерәсебез килсә, татар эшмәкәрләрен тартырга кирәк. Алар Сабан туен оеш­тырганда гына ярдәм итәләр”, – диде. Ул әти-әниләрне балалары белән татар концертларына йөртергә өйрәтергә кирәклегенә дә басым ясады.
Районнарда эшләүче ансамбль әгъзалары 2010 елда Ижау­да узган федераль Сабантуйга тегелгән милли киемнәр хакында да сүз кузгалттылар. Рәмзия Габбасова Людмила Соковиковага әлеге милли киемнәрнең инде алты ел Халык­лар дуслыгы йортында саклануы турында әйтеп, “Аларны районнардагы ансамбльләргә бирергә кирәк иде”, — дип мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә дәүләттән акчаны бары грантларга проектлар язып алу мөмкинлеге барлыгын, кызганычка каршы, районнардагы милли оешмаларның бу мөмкинлектән кулланмауларын да әйтеп узды.
Конференциядә Рәмзия Габбасованың эшенә бертавыштан югары бәя куелды. Рәмзия Илдус кызы җитәрлек тәҗрибә туп­лады, җитәкчеләр, халык арасында дәрәҗә яулады. Кабат Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп тә бертавыштан сайланды. Уңышлар аңа!

Рилия Закирова.