Новости


20 июня 2018 г.

Узган ел Сабантуйга бүләк җыйганда һава торышы салкын булгач, бераз күңелсезрәк булган иде, ә быел исә кояш көлде, битләрне иркәләп җылы җил исте. Сабантуйга бүләк җыябыз дип, газетабызда игълан биргән идек. Күп кенә милләттәшләребез “Яңарыш” газетасын укып, бүләк җыючыларны көтеп торганнар. Аларның быел сагындырып кына чыккан кояш кебек елмаеп каршы алулары безне тагын да шатландырды. “Бик күп еллар газетаны алдырабыз, бөтен яңалыкларны укып барабыз, сезнең белән безнең арадагы элемтәне ныгытучы ул — “Яңарыш!” — дип әйттеләр өлкән яшьтәге апа-абыйларыбыз.

Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә, диеп,
Бүләк әзерләдеңме?

Кемдә яулык, кемдә сөлге, Cабантуйга бүләк җыябыз… Республиканың татар авылларында гына түгел, 19 июнь көнне Ижау каласында да бәйрәмгә бүләк җыйдык. “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан өченче ел рәттән шәһәребездә Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю оештырыла. Агымдагы елда әлеге йолага тагы бер яңалык өстәлде. “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда үзешчән артистлар концерт куйды, ә милләттәшләребез бүләкләрен шунда китерде.

4 мая 2018 г.

Апрель ае – Габдулла Тукай туган ай. Шуңа күрә дә ул һәрвакыт милли чараларга бай була. Республикакүләм “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсы да инде дүртенче тапкыр апрель аенда уздырыла. Ул 6-17 яшькә кадәр балалар арасында татар телендә иң оста шигырь сөйләүче, җырлаучы, уен коралларында уйнаучы, каләм чарлаучы, рәсем, кул эшләре ясау­чыларны барлый. Быел фестиваль-конкурс Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллиннарның иҗатларына ба­гышланды. Конкурста 170кә якын укучы катнашырга теләк белдерде. Алар Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясеннән, 10, 12, 97нче мәктәпләрдән, Можга, Камбарка, Алнаш, Әгерҗе районнарыннан иде. Ә 27нче апрельдә Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.

Бәйрәм башланганчы укучылар югарыда атап кителгән шагыйрьләрнең әсәрләренә ясаган рәсемнәрдән, кул эшләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар. Бәйрәм концерты конкурста беренчелекне яулаган «Асылъяр» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Ул көнне шагыйрьләрнең берсеннән-берсе матур шигырьләре яңгырады.

Фәнис Яруллинның «Яшәү кирәк» шигырен…

4 мая 2018 г.

Чехия кунагы

Казан федераль университетының Алабуга институтында халыкара хезмәттәшлек итү бүлеге белгече Илдания Низамбиева белән Көнбатыш чех университеты студенты Яромир Стари бәйгенең гала-концертында кунак буларак катнаштылар.

63 яшьлек Яромир Стари Чехиянең Пльзень шәһәреннән. Көнбатыш чех университетының педагогика факультеты студенты. Әлеге университетта рус телен өйрәнү юнәлеше дә бар. Яромир дөнья халыкларының телләрен үзләштерү белән шөгыльләнә. Алабуга шәһәре институтында ул рус теле белән бергә татар телен дә үзләштерергә тели. “Телләрне үзләштерү өчен, яшь киртә була алмый, теләк кирәк. Өлкәнәйгән саен галимнәр, баш миен эшләтү өчен яңа белемнәр алырга, яңа һөнәрләр, телләр үзләштерергә кушалар”, — ди ул. Бу урында, мисал итеп, Казан федераль университетының Алабуга институтын 85 яшендә тәмамлаган аксакал язучыбыз Габдулла Галиевны китерергә була. Искәрмә: Алабуга институтында (“Университет третьего возраста”) пенсионерлар өчен махсус уку программасы бар.
Яромир Старига балалар­ның ана телендә чыгыш ясаулары бик ошады. “Татар телендә аралашканда, миңа анда ниндидер моң бар кебек тоела. Хәзергә әле сүзлек белән аралашам. Киләчәктә телне үзләштерергә тырышачакмын, чөнки…

26 апреля 2018 г.

24 апрельдә Алнаш районы татарлары киңәшмәгә җыелды. Чарада Алнаш районының мәдәният, милләтара мөнәсәбәтләр, туризм идарәсе җитәкчесе Наталья Антонова, Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы методисты Наталья Иванова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Алнаш, Бакыр Заводы, Тоймабаш, Иске Шудья, Варзибаш авылларында яшәүче милләттәшләребез катнашты.
Февраль аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Яңарыш” газетасы, бер төркем үзешчән артист­лар белән бергә Удмуртия Республикасының Алнаш районы Бакыр Заводы авылына, шушы районда гомер кичерүче милләттәшләребез белән очрашу, аларны татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру максатыннан сәяхәт ясаган идек. Очрашу Алнашта район хакимияте тарафыннан татар мәдәнияте көннәре кысасында оештырылды. Очрашуда Наталья Антонова, Наталья Иванова үз чыгышларында да, үзара аралашканда да биредә яшәүче татарларның пассив булуын искәртеп үттеләр, үрнәк итеп үз милләтләрен күтәрү өстендә җиң сызганып эшләгән мари халкын әйттеләр. Бу көнне без Иске Шудья дигән удмурт авылында яшәүче укытучы Гөлфинур Сәләхетдинова белән таныштык. Ул: “Ел саен “Алнашский вестник” газетасы аша татарча бәйрәм оештырылуы турында укып беләм…

22 апреля 2018 г.

Республикабызда узган төрле мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә, иҗади бәйгеләрдә катнаша алырлык талантлы балалар, мәктәп укучылары, яшьләр булуы сөенечле күренеш. Шундыйларның берсе — яшь буынны сәхнә тормышына тартып, үз респуб­ликабызда гына түгел, чит төбәкләрдә узган бәйге-чараларда да үзен күрсәтүче, мактаулы урыннар яулый алырлык талантлар үстерүче «Асылъ­яр» ансамбле. 21 апрельдә Удмурт дәүләт филармониясендә “Асылъяр” татар музыка җыр һәм бию үрнәк ансамбленең “Дус­лык белән көчле без” исемле концерты узды.

Әлеге ансамбльнең концерты һәрвакыт үзен­чәлекле, сокланырлык була. Бишек җырлары, мөнә­җәтләр, Нәүрүз бәй­рәме, Сабантуйга бүләк җыю… Быелгы концертның үзенчәлеге — татар халкының төрле төркемнәренең мәдә­нияте белән таныштыру. Ногайбәкләр, кырым, керәшен татарлары, башкорт халкы — һәммәсенә дә урын бирелгән иде концертта. Иң куандырганы — талантлы балаларыбыз күп һәм җитди әзерлекләре күренеп тора. Тавышлары матур, яңгыравык, сәхнә кануннарын белеп, бөтен күңелләрен биреп җырлыйлар, үзләрен сәхнәдә иркен тоталар, кос­тюмнары һәр җырга, биюгә туры килә. Бер арада җыр яңгырый, биючеләр өздерә, күп…

18 апреля 2018 г.

Яхшы яңалык – март ахырында 91,7 FM ешлыгында Можгада «Болгар радиосы» эшли башлады. «Болгар радиосы» — Татарстандагы танылган татар телендә чыга торган радио ул. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә “Болгар радиосы”н тыңлаучы бердәнбер шәһәр.
Бүген тапшырулар тест режимында ба­ра, ай ахырына белгечләр җи­теш­сезлекләрне төзәтергә тиеш. Можга­да татар радиосы ачылу — гади шәһәр кешеләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бернинди дә тәҗрибәләре булмыйча, алар радиотапшыруларның Можга җирендә эфирга чыгуына ирештеләр. “Без булдырдык!” – дип әйтергә була. Ярты ел элек гади Можга кешесе Фәрит Фәйзрахманов үзебезнең шәһәрдә “Болгар радиосы” ачу теләге белән яна башлады. Бу эшкә шәһәрнең милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев та кушылды.

Радио эшләп җибәрсен өчен бик күп көч куярга кирәк: бер кочак төрле-төрле сертификатлар, лицензия, килешү кәгазьләре әзерләргә, аннан соң кыйбатлы җиһазлар, соңыннан хезмәт күрсәтү өчен шактый гына акча табарга кирәк. Хәер, кыенлыклар берничек тә милли җанлы ир-егетләрнең хыялларын сүндерми, Фәрит белән Руслан бу юнәлештә…

18 апреля 2018 г.

Ел артыннан еллар тәгәрәп кенә тора. Әле яңа гына уку елына аяк баскан идек, инде ул да тәмамлану алдында. 2018-2019 уку елында Ижау шәһәренең кайсы мәктәпләрендә беренче татар сыйныфлары ачылыр икән? Татарстанда телебезгә кагылышлы туган вәзгыятьнең шаукымы безгә дә килеп җиттеме? Әлеге сорауларга җавап эзләү өчен редакциягә Ижау мәктәпләрендәге татар теле укытучыларын һәм тәрбиячеләрен түгәрәк өстәлгә чакырдык.
«Сер түгел, 25 ел элек Мәсгуд Гаратуев җитәкчелегендә бер төркем укытучылар, шул исәптән биредә утыручы Фәридә Кашапова, Рәсимә Садыйкова катнашында төзелгән белем бирү системасы җимерелү алдында тора. Бүгенге көндә Ижау шәһәренең 107, 116нчы балалар бакчаларында гына милли тәрбия колачлап алып барыла. Әлеге балалар бакчаларында тәрбияләнгән балаларны мәктәпләргә киткәч югалтабыз. Чөнки соңгы елларда 12, 55нче мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылмый. Ә түгәрәкләр без көткән нәтиҗәне бирми. Дөрес, татар сыйныфлары 6нчы гимназиядә һәм 10, 97нче мәктәпләрдә ачылып килә. Әгәр инде боларның да җимерелеп беткәнен көтсәк, Ижауда кабаттан татар телен торгыза алмаска мөмкинбез. Шушы чиккә китермәс өчен нишләргә?…

11 апреля 2018 г.

8 апрель көнне Ижауның «Спартак» халык иҗаты йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, виртуоз музыкант, баянчы Марс Макаров истәлегенә кичә узды.

Көз айларында ук ре­дакциягә Казан шә­һә­рендә яшәүче Фир­­­­дания ханым Макарова — композитор, баянчы, Татар­станның атказанган сән­гать эшлеклесе Марс Макаровның хәләл җефете, Татарстанның халык артис­ты, танылган композитор Зөфәр Хәйретдиновның апасы шалтыратып, Марс Макаров истәлегенә кичә оеш­тыруны сорады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова әлеге тәкъдимне кабул итеп, оештыру эшләрен башлап та җибәрдек. Газетада Марс Макаров турында мәкалә дөнья күргәч, редакциягә шалтыратулар да күп булды. Шуларның берсе — Завьялово районыннан Рәхилә апа Тимкина. Ул шалтыратып, Марс Макаровның “Язгы ташу” җыры турындагы истәлек-хатирәсен сөй­ләде. Без аны кичәгә чакырдык. Кичәдә алар Сарапул шәһәреннән килгән апасы Нәсимә Төхвәтуллина белән әлеге җырны башкардылар. Ижау шәһәреннән 90 яшьлек Шакирә Радионова да шалтыратып: “Мин авылда гел радио тыңлый идем, радио аша дикторның: “Агыла да болыт…

22 марта 2018 г.

 27 март — Халыкара театр көне

Узган гасырның 60 — 70 еллар рухы, романтикасы, тормыш рәвеше, кинолары, җырлары, әдәби әсәрләре җаныма якын. Ул елларда үзешчән яшь артистларның, завод-фабрикаларда, колхозларда хезмәт куеп, эштән соң, армый-талмый спектакль-концертлар оештырып, кайнап-дөрләп яшәгәннәренә сокланам. Дөнья артыннан артык кумыйча, кешеләрдән яхшылык, киләчәктән бары яктылык кына көтеп, күңелле тормышта гомер иткәннәр ул замана яшьләре…
1924 еллардан алып Ижау шә­һәренең хәзерге Ленин районында элекке “Ирек йорты” эшчәнлеген дәвам иткән Татар клубының (халык телендә “Татклуб”) мәдәниятебезне үстерү өлкәсендә бик күп эшләр башкарганы билгеле. “Татклуб” бик зур булмаган агач йортта урнашкан, ә тамаша залы 40-50 кешелек кенә була. Шулай булуга карамастан, татар халкы өчен даими концертлар куела, үзешчән драма коллективы оешып, спектакльләр күрсәтелә башлый. Бу эшләрне башлап йөрүчеләр ул заманның зыялы кешеләре (укытучылар, заводларда эшләүчеләр һ.б.) булалар. Зыялы татар яшьләре, концерт бригадасы оештырып, татар халкына хезмәт күрсәтәләр. Равил Габдрафиков соңгы елларда аның җитәкчесе булып эшли. Сеңелесе Галия апа белән әлеге…

7 марта 2018 г.

3 мартта Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараенда Милләтләр мәдәниятен тергезү һәм үстерү үзәге, Сарапул Татар иҗтимагый үзәге, Удмуртия Республикасының милли-мәдәни автономиясе оештыруында “Халкым белән горурланам” дип исемләнгән Татар мәдәнияте көне үтте. Бәйрәмгә Каракүл, Камбарка районнарында, Сигаево, Дулесово авылында, Уральский поселогында, Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып килгән иде.

Чара ул көнне чыннан да бәйрәмгә әйләнде. Фойедагы “Рухи мирас хәзинәсе” исемле күргәзмә янында милләттәшләребез мәш килде. Ниләр генә юк иде анда? Балалар кулы белән ясалган курчаклар, төрле кул эшләре, милли җанлы Зөлфәт Арслановның музей экспонатлары — барысы да зәвык белән эшләнгән, искитәрлек иде. Күргәзмә белән танышкан һәркем үзенә күпме яңалык алды бу көнне!
Бәйрәмнең өченче өлеше баш­ланганчы хуҗалар һәм төрле районнардан килгән милли оешмаларның җитәкчеләре, активистлары катнашында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең утырышы узды. Рәмзия Габбасова милли оешмалар алдында торган төп бурычларның берсе телебезне саклау икәнлекне ассызыклады. Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли…