<- назад в новости

Түгәрәк өстәлгә җыелдык

Ел артыннан еллар тәгәрәп кенә тора. Әле яңа гына уку елына аяк баскан идек, инде ул да тәмамлану алдында. 2018-2019 уку елында Ижау шәһәренең кайсы мәктәпләрендә беренче татар сыйныфлары ачылыр икән? Татарстанда телебезгә кагылышлы туган вәзгыятьнең шаукымы безгә дә килеп җиттеме? Әлеге сорауларга җавап эзләү өчен редакциягә Ижау мәктәпләрендәге татар теле укытучыларын һәм тәрбиячеләрен түгәрәк өстәлгә чакырдык.
«Сер түгел, 25 ел элек Мәсгуд Гаратуев җитәкчелегендә бер төркем укытучылар, шул исәптән биредә утыручы Фәридә Кашапова, Рәсимә Садыйкова катнашында төзелгән белем бирү системасы җимерелү алдында тора. Бүгенге көндә Ижау шәһәренең 107, 116нчы балалар бакчаларында гына милли тәрбия колачлап алып барыла. Әлеге балалар бакчаларында тәрбияләнгән балаларны мәктәпләргә киткәч югалтабыз. Чөнки соңгы елларда 12, 55нче мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылмый. Ә түгәрәкләр без көткән нәтиҗәне бирми. Дөрес, татар сыйныфлары 6нчы гимназиядә һәм 10, 97нче мәктәпләрдә ачылып килә. Әгәр инде боларның да җимерелеп беткәнен көтсәк, Ижауда кабаттан татар телен торгыза алмаска мөмкинбез. Шушы чиккә китермәс өчен нишләргә? Бу сорауга җавапны бары сезнең белән генә таба алачакбыз», — дип башлады сүзен Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Рәмзия Габбасова.
10нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова алдагы уку елында беренче татар сыйныфы ачылмаска мөмкинлеген хәбәр иткәч, бераз аптырап калдык. Чөнки Ижауда 25 ел буе татар сыйныфлары даими ачылып килгән мәктәпләрнең берсе бит ул. Фәридә Фрунзевна моның сәбәпләрен мәктәпләрдә узган тикшерүләрдән соң, беренче сыйныфта татар телен өйрәнергә сәгатьләр калмавы белән аңлатты. «Беренче сыйныфка язылган вакытта барлык татар балаларын бер сыйныфка туплый алсак, татар телен икенче сыйныфтан өйрәтә башларга мөмкин булыр иде. Бу фикерне мәктәп җитәкчеләренә җиткерәсем килә», – диде ул.
Тик беренче сыйныфка язылганда әти-әниләр башлангыч сыйныф укытучысын сайлый. Шуның өчен барлык татар балалары да бер сыйныфка гына тупланмаска да мөмкин бит. Томшыгы ычкынса — койрыгы ябыша, койрыгын алса — томшыгы ябыша, дигәндәй татар сыйныфларына язылу да нәкъ менә шуны хәтерләтә бүген.
Әле ярый 6нчы гимназиядә татар теле сәгатьләре үзгәрешсез — 3 сәгать калган. Тик монда да проблемалар бар. Әлеге уку йортының микрорайонга каравы шәһәрнең башка районнарында яшәүчеләргә балаларын бирегә яздырганда кыенлык тудыра. Мәсәлән, быел 107нче балалар бакчасында тәрбияләнгән Милана исемле кызны әти-әнисе 6нчы гимназиянең татар сыйныфына бирергә теләк белдергән, тик яшәү урыны буенча гимназиягә карамагач, алар августка кадәр көтәргә мәҗбүр, буш урыннар калган очракта гына аны гимназиягә алачаклар. Ә кайсы әти-әни август аена кадәр баласын беренче сыйныфка яздырмыйча торыр икән? Баланы мәктәпкә яздыру ул – биредә укытыла торган программа буенча дәреслекләр сатып алу, мәктәп формасын тектерү дә бит әле.
«Әти-әниләр балаларын татар телен өйрәтергә сораган вакытта хәлне үзгәртергә була», — диделәр татар теле укытучылары. «Тик мәктәпләрдә әти-әниләрдән “Татар телен өйрәнергә теләгегез бармы?” — дип сорамыйлар. Шуның өчен 107нче, 116нчы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче татар балаларының әти-әниләренә гариза язганда “Безнең татар телен өйрәнәсебез килә, дигән җөмләне өстәргә кирәклеген кат-кат аңлатырга кирәк”, – диде Рәмзия Илдусовна.
107нче балалар бакчасыннан 2 бала — 6нчы гимназиягә, 97нче мәктәпкә – 1, 10нчы мәктәпкә – 2, 12нче мәктәпкә — 7 бала язылганнар. Аларның барысының да татар телен фән буларак өйрәнергә теләкләре бар.
Түгәрәк өстәлдә яшь укы­ту­чыларның катнашуын да игътибарсыз калдырасы килми. Татар теле укытучылары һәрвакыт аларның ярдәмнәрен тоюларын әйттеләр. Менә алар: Гүзәл Үлмәсова (10нчы мәктәп, оештыру эшләре буенча белгеч), Эльмира Сундукова (65нче мәктәп, оештыру эшләре буенча белгеч), Рәзинә Җәлилева (12нче мәктәп, башлангыч сыйныф укытучысы) катнаштылар. Андый яшь, татар милләтеннән булган белгечләр 17нче мәктәптә (Алсу Шәяхмәтова) һәм 55нче мәктәптә (Лариса Гатауллина) дә бар. Алар икесе дә башлангыч сыйныф укытучылары, шул ук вакытта татар телен укытырдай белгечләр дә. Болар барысы да Ижауда татар мәгарифен саклардай кадрлар барлыгы турында сөйли.
…Әлеге язмама нокта куярга гына җыенган идем, кесә телефоным шалтырады. 10нчы мәктәптән Фәридә Фрунзевна: “Түгәрәк өстәлдән соң укыту эшләре буенча директор урынбасары Кадрия Рифкатовна белән сөйләштем. Ул: “Әти-әниләр беренче татар сыйныфын ачуны сорыйлар. Ничек булса да, җаен табарбыз, беренче сыйныфны ачарбыз”, – диде. Димәк, җиң сызганып, киләсе уку елына әзерлек эшләре алып барачыкбыз», — диде. Их, калган мәктәпләрдән дә шундый күңелле хәбәрләр аласы иде.

Рилия Закирова.