Новости


24 июня 2015 г.

Әйләнә дә килә җәйләр, дигәндәй, җәйләр җитүен хәбәр итеп, республикабызда Сабантуйлар гөрләде. Быел милли бәйрәмебез Удмуртиянең дистәгә якын шәһәр-авылларында узды. Ә Ижауда ул 20 июньдә “Чекерил” спорт комплексында үтте. Биредә алма төшәр урын да булмады, 10 меңгә якын кеше җыелган иде. Көнозын махсус автобуслар йөреп торды. Алдан вәгъдә ителгәнчә, алар халыкны бушлай йөрттеләр.

Татар халкын, бәйрәм кунакларын Ижау шәһәре башлыгы Александр Ушаков тәбрикләп: “Күп еллар дәвамында республикабыз­да төр­­ле милләт вәкилләре дус булып яшибез. Сабантуйда барлык шәһәр халкы ял итә. Бәйрәм — дуслар, танышлар белән очрашып аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Сабантуй котлы булсын!” — диде.
Быел Ижауда Сабантуйны уздыру өчен шәһәр хакимияте җаваплы иде. Төп оештыру эшләре Ленин районы хакимияте, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе җилкәсендә булды. Матур гадәт буенча, Татарстанның Саба районы матур концерт тамашасы бүләк итте һәм ат чабышларында җиңүчеләргә, көрәш батырларына бүләкләр әзерләгән иде.
“Биредә барча шәһәр халкы — татар, башкорт, рус, удмурт, күп төрле милләт вәкилләре ял итә, Сабантуйны…

15 июня 2015 г.

Конные скачкиЙөрәкләрне җилкендереп, шәһәребездә Сабан туе якынлаша.
Барыгыз да Сабантуйга бүләк җыю күренешен хәтерлисездер. Иртәдән иң матур күлмәкләребезне киенеп, түземсезлек белән яулык җыючыларны көтәбез. Тальян тавышы, җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Милли киемле кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Әни-апаларыбыз, аларга үзләре чиккән кызыл чуклы шадра сөлге бүләк итәләр, бала-чага кәрҗиненә йомыркалар салалар. Сөлге иң дәрәҗәле урында — колга башында ук урын ала. Яулык җыючылар “Урра!” кычкырып, рәхмәт белдерәләр, исәнлек-саулык, бәрәкәт телиләр, җыр башкаралар, бииләр. Без дә әлеге йоланы яңартырга булдык. 16 июньдә 17.00 сәгатьтән соң Калининградская, Севастопольская урамнарында йөриячәкбез. Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез! Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу — әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә сезнең дә өлешегез керде дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын!
Хөрмәтле милләттәшләребез! 20 июньдә “Чекерил” спорт комплексында үткәреләчәк Ижау шәһәре…

24 мая 2015 г.

20 июньдә Ижауның «Чекерил» спорткомплексында Сабантуй булачак.

Программада:
10.00 -11.00 — Кунакларны каршы алу.
10.00 — Удмуртия халык һөнәрчеләре, урта һәм кече эшмәкәрләр, җәмәгать тук­лану предприятиеләре, милли ашлар күргәзмә-ярминкәсе.
11.00-12.00 — Милли бәйрәмне ачу тантанасы.
12.00-16.00 -Үзәк сәхнәдә Татарстан һәм Удмуртия Республикалары иҗат коллективлары тарафыннан бәйрәм концерты.
12.00-13.30 — Ат чабышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү
13.00-16.00 — Милли көрәш.
12.00-16.00 — Мәйданга керү юлындагы сәхнәдә “Яңарыш” газетасы редакциясе, “Иман” татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган күңел ачу чаралары, уеннар, җыр-бию.
12.00-15.00 -“Батырлар алга” мәйданчыгы. Татар халык уеннары( баганага менү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, су ташу, йомырка белән йөгерү, кул көрәше ярышлары).
16.00 -16.30 — Милли көрәшкә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү.
17.00-22.00 — “Кичке Сабантуй” — “Спартак” халык иҗаты йорты

Бәйрәмгә рәхим итегез!