<- назад в новости

Сабантуйга бүләк җыябыз

Конные скачкиЙөрәкләрне җилкендереп, шәһәребездә Сабан туе якынлаша.
Барыгыз да Сабантуйга бүләк җыю күренешен хәтерлисездер. Иртәдән иң матур күлмәкләребезне киенеп, түземсезлек белән яулык җыючыларны көтәбез. Тальян тавышы, җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Милли киемле кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Әни-апаларыбыз, аларга үзләре чиккән кызыл чуклы шадра сөлге бүләк итәләр, бала-чага кәрҗиненә йомыркалар салалар. Сөлге иң дәрәҗәле урында — колга башында ук урын ала. Яулык җыючылар “Урра!” кычкырып, рәхмәт белдерәләр, исәнлек-саулык, бәрәкәт телиләр, җыр башкаралар, бииләр. Без дә әлеге йоланы яңартырга булдык. 16 июньдә 17.00 сәгатьтән соң Калининградская, Севастопольская урамнарында йөриячәкбез. Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез! Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу — әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә сезнең дә өлешегез керде дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын!
Хөрмәтле милләттәшләребез! 20 июньдә “Чекерил” спорт комплексында үткәреләчәк Ижау шәһәре Сабан туенда ат чабышлары да узачак. Йола буенча сез дә бу көнне арттан килгән атка дип бүләк бирә аласыз. Бүләкне “Яңарыш” редакциясенә китерергә дә мөмкин.