<- назад в новости

Истә калырлык кичә

8 апрель көнне Ижауның «Спартак» халык иҗаты йортында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, виртуоз музыкант, баянчы Марс Макаров истәлегенә кичә узды.

Көз айларында ук ре­дакциягә Казан шә­һә­рендә яшәүче Фир­­­­дания ханым Макарова — композитор, баянчы, Татар­станның атказанган сән­гать эшлеклесе Марс Макаровның хәләл җефете, Татарстанның халык артис­ты, танылган композитор Зөфәр Хәйретдиновның апасы шалтыратып, Марс Макаров истәлегенә кичә оеш­тыруны сорады. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова әлеге тәкъдимне кабул итеп, оештыру эшләрен башлап та җибәрдек. Газетада Марс Макаров турында мәкалә дөнья күргәч, редакциягә шалтыратулар да күп булды. Шуларның берсе — Завьялово районыннан Рәхилә апа Тимкина. Ул шалтыратып, Марс Макаровның “Язгы ташу” җыры турындагы истәлек-хатирәсен сөй­ләде. Без аны кичәгә чакырдык. Кичәдә алар Сарапул шәһәреннән килгән апасы Нәсимә Төхвәтуллина белән әлеге җырны башкардылар. Ижау шәһәреннән 90 яшьлек Шакирә Радионова да шалтыратып: “Мин авылда гел радио тыңлый идем, радио аша дикторның: “Агыла да болыт агыла”, Хәсән Туфан сүзләре, Марс Макаров көе” — дип игълан иткәне әле дә исемдә. Шул җырны тыңлап, туганнарымны сагынып елый идем… Өч туганым да сугышта үлде. Кызганыч, аякларым йөрми, әлеге кичәгә килә алмыйм”, — диде бик дулкынланып. Радио аша ул елларда Марс Макаровның күп кенә әсәрләрен яңгыраталар иде шул.

Кичәне Татарстанның халык артисты, танылган тел остасы Рәшит Сабиров югары дәрәҗәдә алып барды. Башкача мөмкин дә түгел! Аның белән бераз аралашырга, күңел кылларын тартырга миңа да мөмкинлек булды. “Сез — сүзнең, телнең бәясен, кадерен белә торган кеше. Бүгенге заманда сүз осталарының хәле ничек?” — дигән соравыма ул болай җавап бирде. “Сеңелем, сүз осталары алар һәрвакыт сөйлиләр. Сөйләү жанры ул һәрвакытта да кирәк. Җырчылар бик күп, ә менә нәфис сүз осталары булырга теләүчеләр бик аз. Әйтәләр бит: «Сөйләүчене үлгәч өч көн күмәргә ярамый, гомер буе сөйләгәнгә аның өч көн буе теле селкенеп ятыр”. Нәфис сүз остасы булып эшләү өстәмә җаваплылык та әле ул. Бу өлкәдә эшлисең икән, телнең камиллеге турында уйларга кирәк. Сүз осталары алар үрнәк булырга тиеш. Безнең телебезне сак­лау үзебездән тора. Мин татар теле сагында иҗат юлы башыннан ук торам. Бүгенге көндә бар теләгем — эстрада театрын яңа баскычка күтәреп, яңа сүз әйтү. Бу — милләт теләге, заман таләбе. Кеше булып яшәргә кирәк. Минем табынган артис­тым Аркадий Райкин. Аның сүзләрен сиңа әйтәсем килә: «Эстрада — тамашачыга бик күпне әйтергә, аңлатырга мөмкинлек бирүче иҗат мәйданы. Син халыкка нинди максат белән чыгасың, аңа ни әйтергә уйлыйсың — күп нәрсә әнә шуңа бәйле. Әгәр сине дөнья хәлләре дулкынландырмый икән, әгәр сиңа үзең яшәгән илдә барган вакыйгалар билгесез икән, әгәр син заман рухын тоеп яшәмисең икән — сиңа эстрадада чыгыш ясау уңыш китерер микән? Ә менә сине нәрсәдер борчыса һәм ул мәсьәлә җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителергә хаклы булса, ул чагында син сәхнәгә чыга аласың». Минем өчен Райкин үрнәк кенә түгел — омтылышым йолдызы, идеалым формуласы”.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткалары Рима Әгъзәмова, Нәфисә Назарова Марс Макаровның җыр­ларын башкарганда, сән­гатебезнең матурлыгына, мо­ңына сокланып утырды та­машачы. Кызлар тамашачыга җыр гына түгел, сәхнә культурасын да күрсәттеләр. Биюче Григорий Сергеев башкаруында телевидение архивыннан гына күрсәтелгән биюләрне сәхнәдә күрү үзе бер бәхет булды. Яшь җырчы Алмаз Гайфуллинның гитара кылларын чиертеп җырлавы кичәгә бик матур рух өстәде. Удмуртиянең атказанган мә­дәният хезмәткәре Ил­гизәр Шакировның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткаларының баян партиясен алып баруы һәм Марс Макаровның әсәрен башкаруы тагы бер сөенеч булды. Үзебезнекеләр дә булдыралар бит!
Кичә бик зәвыклы, югары дәрәҗәдә үтте. Чараны оеш­тыручы Марс Макаровның хәләл җефете Фирдания Макаровага, барлык артистларга, “Яңарыш” редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йорты җитәкчелегенә, “У Розы” ка­фесы җитәкчесе Рәҗүдә Мөх­лисуллинага, Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова зур рәхмәт белдерә.
Фирдания ханымның Марс Макаров турындагы язмасын газетабызның 15нче битеннән укый аласыз.

Рәфилә Рәсүлева.