<- назад в новости

Алнашта боз кузгалды!

24 апрельдә Алнаш районы татарлары киңәшмәгә җыелды. Чарада Алнаш районының мәдәният, милләтара мөнәсәбәтләр, туризм идарәсе җитәкчесе Наталья Антонова, Удмуртия Халыклар дуслыгы йортының әйдәп баручы методисты Наталья Иванова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Алнаш, Бакыр Заводы, Тоймабаш, Иске Шудья, Варзибаш авылларында яшәүче милләттәшләребез катнашты.
Февраль аенда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе “Яңарыш” газетасы, бер төркем үзешчән артист­лар белән бергә Удмуртия Республикасының Алнаш районы Бакыр Заводы авылына, шушы районда гомер кичерүче милләттәшләребез белән очрашу, аларны татар мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру максатыннан сәяхәт ясаган идек. Очрашу Алнашта район хакимияте тарафыннан татар мәдәнияте көннәре кысасында оештырылды. Очрашуда Наталья Антонова, Наталья Иванова үз чыгышларында да, үзара аралашканда да биредә яшәүче татарларның пассив булуын искәртеп үттеләр, үрнәк итеп үз милләтләрен күтәрү өстендә җиң сызганып эшләгән мари халкын әйттеләр. Бу көнне без Иске Шудья дигән удмурт авылында яшәүче укытучы Гөлфинур Сәләхетдинова белән таныштык. Ул: “Ел саен “Алнашский вестник” газетасы аша татарча бәйрәм оештырылуы турында укып беләм һәм бу көнне көтеп алам. Районда рус, удмурт, мари оешмалары бик актив эшли. Аларның эшләрен “Алнашский вестник” газетасында һәрвакыт яктыртып баралар. Ләкин татарлар бик пассив районыбызда, шуңа күңелем әрни. Мәдәниятебезне, телебезне саклап, аны балаларыбызга тапшырасы иде. Татар оешмасын җитәкләргә алынучы юк. Кайчакта, ярдәм итүче булса, үзем алыныр идем, дип уйлап куям”, — дигән иде борчылып. Очрашуда элемтәләрне төрле юнәлештә тагы да ныгыту турында сөйләшү, районда татарларны берләштерүче оешма төзү максатыннан, апрель аенда тагын бер очрашу уздыру турында үзара килешеп таралышкан идек. Вәгъдә ителгән очрашу узды һәм дә бик нәтиҗәле! Киңәшмәдә Рәмзия Габбасова Удмуртия Республикасында татарлар өчен нинди чаралар уздырылуы турында сөйләде, киләчәккә планнар белән таныштырды. Балалар, өлкәннәр өчен үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашырга чакырды. Алнаш районы татарлары оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан Гөлфинур Сәләхетдинова сайланды, идарә составы расланды.

Гөлфинур Сәләхетдинова: “Мин Балтач районының Борбаш авылында дөньяга килдем. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән без бер авылдан, яшьтәшләр дип әйтергә була. Глазов педагогия институтын тәмамлагач, Иске Шудья авылына юллама белән җибәрделәр. Бүгенге көнгә кадәр шул авылда яшим.Улым да, кызым да укытучылар. Татарлардан бу авылда безнең гаилә генә. Ике гаилә яшәгән иде, алар да күчеп киттеләр. Укытучы булгач, үсеп килүче буынның милли гореф-гадәтләребезне, телебезне белмәүләре, алар белән эш алып барылмавы күңелне тырный. “Яңарыш” газетасын укып барам, безнең районнан әлеге газетага балалар да, өлкәннәр дә язмый. Ел саен туган авылыма ике тапкыр Сабантуй бәйрәменә кайтам. Җәлил хәзрәт ярдәме белән мөселман Сабан туе үткәрелә. Анда дини китапларны бүләк итәләр. Сезне дә алып барып күрсәтәсем килә. Сез булышсагыз, бергә-бергә мил­ләтебезне күтәрербез дип ышанам”, — диде, якташларына мөрәҗәгать итеп. Район китапханәсендә хез­­мәт куючы Надежда Га­ли­муллина китапханәдә татар китапларының бары кырыклап кына булуына борчылды.
Алнаш районында яшәүче милләттәшләребезнең ми­л-
­­­ләте­безнең киләчәге өчен кайгырулары, берләшергә ом­тылулары сөендерде. Наталья Антонова эшмәкәр Наил Уразбахтинга милли оешмаларга һәрвакыт матди яктан ярдәм итүе өчен зур рәхмәт белдерде. Милләттәшләребез агымдагы елда Алнаш районында Сабантуй үткәрергә карар кылдылар, балаларына татар телен, гореф-гадәтләребезне, җыр-моң­нарыбызны өй­рә­түне оеш­тыруны сорап Алнаш районы мәктәп директорына гаризалар яздылар. Аларга Алнаш районында гомер итүче башка татарлар да кушылыр дигән теләктә калабыз.
Газета укучыларыбызга мө­рәҗәгать итеп, шуны әй­тәсе килә: үзегезнең шәхси китапханәгездә татар те­лендә артык китаплар булса, Алнаш районы өчен дип, редакциягә китерә аласыз.

Рәфилә Рәсүлева.