<- назад в новости

«Татар кызы — 2016» билгеләнде

Республиканың татар яшьләре тормышында төп вакыйга — бишенче республикакүләм “Татар кызы — 2016” бәйгесенең финалы булды. 12 мартта 12 чибәркәй «Татар кызы — 2016» исеменә лаек булу өчен үзара көч сынаштылар.
Быел конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды, оештыручылар һәм остазлар саны да арт­кан иде. Кастингта 14 кыз сайлап алынды, шуларның 12се генә финалда катнашу хокукына ия булды.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте бу көнне. Тамашачылар гына 400дән артып киткән иде. Дәрәҗәле кунак­лар арасында УР Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Краснов, УР Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, УР Милли сәясәт министрлыгы белгече Екатерина Чуракова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бар иде.

Республиканың татар яшьләре тормышында төп вакыйга — бишенче республикакүләм “Татар кызы — 2016” бәйгесенең финалы булды. 12 мартта 12 чибәркәй «Татар кызы — 2016» исеменә лаек булу өчен үзара көч сынаштылар.
Быел конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды, оештыручылар һәм остазлар саны да арт­кан иде. Кастингта 14 кыз сайлап алынды, шуларның 12се генә финалда катнашу хокукына ия булды.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты кырмыска оясын хәтерләтте бу көнне. Тамашачылар гына 400дән артып киткән иде. Дәрәҗәле кунак­лар арасында УР Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Игорь Краснов, УР Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, УР Милли сәясәт министрлыгы белгече Екатерина Чуракова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслим, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бар иде.

Республиканың “Иман” татар яшьләре берлегенең оеш­тыру, чараларга күпсанлы кешеләрне җәлеп итү осталыгына сок­ланмаган кеше юктыр. Мин дә шундыйлар рәтенә керәм. Башка елларда “Татар кызы” бәйгесе турында читтән генә күзәтергә туры килсә, быел миңа шушы серле дөньяның үзәгендә кайнау бәхете елмайды. Оеш­тыручылар алдында туган кыенлыклар, кызларның эзләнүләре, борчылу-дулкынланулары хакында яхшы беләм. (Биюче кызларның берничәсе бәйгегә әзерлек барган көннәрдә, урамда таеп егылып, аяк­ларын имгәттеләр һәм иҗади номерларын тулысы белән үзгәртергә мәҗбүр булдылар). Шушы өч айда кызлар ныклап торып, үзләрен, холык­ларын, ихтыяр көчләрен сыный алдылар һәм сынатмадылар.
Нинди генә эшкә тотынсаң да, акча мәсьәләсенә килеп төртеләсең. Нишлисең, заманасы шул. Иҗти­магый оешмалар өчен әлеге сорау бигрәк тә кискен тора. Чөнки министр­лыклар тарафыннан бирелгән ак­ча күп очракта чыгымнарның бер өлешен түләргә дә җитми кала. Бу урында иганәчеләргә рәхмәт әйтәсе килә. “Беренче елларда спонсорларны җәлеп итү җиңел булмады, билгеле. Таныш булмаган проект өчен күпләрнең акча бирәселәре килмәде. Хәзер исә үзләре беренче булып: “Спонсорыгыз булыйк әле”, — дип мөрәҗәгать итәләр. Бу — конкурсның популярлыгы, дәрәҗәсе артуы турында сөйли. Эшмәкәр Альбина Нуриеваның: “Мин милли чараларны өнәп бетермим. Ә менә елга бер тапкыр, һичшиксез, “Татар кызы” бәйгесенә йөриячәкмен”, — дигән сүзләрен ишетү — безнең өчен үзе бер җиңү. Димәк, без аңарда бераз гына булса да милли үзаңны уята алганбыз”, — диде Рушана Саттарова.
Бәйге өч этаптан торды. Бе­ренчесендә кызлар үзләре чик­кән калфак һәм изүләрдән чыгыш ясадылар. Икенче этапта “Гаилә — бәхет ачкычы” исемле иншаларын укыдылар һәм жюри әгъзаларының сорау­ларына җавап бирделәр. Өченчесе — иҗади этап. Кызлар җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәтте­ләр.
Калфак һәм изү чигү серләренә кызларны Гөл­нара Шәяхмәтова өйрәтте. “Татар кызы” бәйгесен оеш­тыру эшләрендә биш ел катнашам һәм чагыштыра алам. Ел саен бәйгегә төрле кызлар килә, бер-берсен кабатлаган, охшашларны очраткан юк. Үткән елларда катнашучылар арасында туган телебездә аралаша алучылар бик аз була иде. Хәзер исә мондыйлар юк диярлек. Быел да кызларыбыз сынатмады. Калфак һәм изү әзерләгәндә авырлыклар булмады. Кызларның күбесе катлаулы бизәкләрне эшләргә алынды. Сәйлән белән чигү бик күп игътибар һәм вакыт сорый. Кызлар “Гаилә — бәхет ачкычы” исемле иншаларын сөйләргә озын матур күлмәкләрдән һәм үзләре эшләгән калфак, изүләрдән чыктылар. Сәхнәдән бик матур күренде. Чыгышлары да ихлас килеп чыкты, жюри әгъзаларының сорауларына да оста җавап бирделәр, югалып калмадылар. Афәрин, кызлар! Чараның дәрәҗәсе елдан-ел арта. Киләсе елларда да шулай булсын!” — дигән теләкләрен җиткерде ул.
Дефиле һәм биюләр өчен Рузанна Адылова белән Ульяна Волкова җаваплы иде. “Остазлар арасында мин рус милләтеннән булган бердәнбер кеше булдым. Татар телен белмәү кайчак эшне катлауландырса да, комачаулык итмәде. Бәйге миңа иҗат итү өчен яхшы мөмкинлек булды. “Татар кызы — 2016” бәйгесендә үземне һөнәри яктан гына сынап калмадым, ә татар милләтенең мәдәнияте белән якыннанрак таныша алдым. Без барыбыз да күпмилләтле рес­публикада яшибез һәм бер-беребезнең гореф-гадәтләре турында белергә тиешбез. Татарларның бердәмлеге һәм тырышлыгы сокландыра. Бу командага эләгүемә мин бик шат”, — ди “Андан” халык бию ансамбле солисты Ульяна Волкова.

Бишенче республикакүләм матурлык бәйгесен оештыруда таякның авыр башы режиссер җилкәсенә төште. “Кызганычка каршы, барлык идеяләрне дә тормышка ашырып булмады. Финанс чараларының чик­ле булуын исәпкә алганда, техник тәэмин ителешне уңышлы гына ерып чыктык, дияргә була. Оештыручылар һәм остазларга аерым тукталасы килә. Иҗат коллективларында эш барышында төрле хәлләр туа. Үзара аңлашуы җиңел булды. Бернигә дә карамастан, эш оешкан төстә барды, уртак фикергә килә алдык. Үз эшләренең осталары булган кешеләр белән эшләве рәхәт. Барысы да алда әле!” — диде Ләйлә Бәхтиярова.
Тамашачылар да бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Бары тик кайбер иҗади номерларга әзерлек җитмәве, Тимерь­юлчылар мәдәният йортының конкурс өчен кечкенә булуы турында әйттеләр. УР Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев та моңа басым ясады һәм киләсе елга башка мәдәният йортын табарга булышырга ышандырды.
Казаннан килгән мөхтәрәм кунак­лар да чарадан канәгать калганнар. Алар 11 мартта Уфада “Татар егете” бәйгесен тамаша кылып кайтышлый Ижауда тукталганнар. “Беренче тапкыр Ижауга «Чәк-чәк» бәйрәменә килгән идем. Шул вакытта «Иман» татар яшьләре белән аралашудан җылы тәэсирләр белән кайтып киттем. Бу юлы да Ижау татарларының җитешлегенә сокланып утырдым. Шыгрым тулы зал, тамашачыларның, унике кызның һәммәсенең татарча “шатырдап” торуы — үземне чын-чынлап татар җирлегендә утырган шикелле хис иттем!” — диде Ленария Мөслимова.
Тәбрис Яруллин исә: “Татар кызы” бәйгесе күп кенә төбәкләрдә уза, ләкин Ижаудагысы бик ихлас һәм чын татарча. Ижау татар яшьләре, «Иман» оешмасы үз көчләре белән шундый зур чара оеш­тыра икән, димәк, аякларында нык басып торалар, бәйге тагын да киңәйсен иде”, — дигән теләкләрен җиткерде.
Башка еллардан аермалы буларак, быел “Татар кызы” бәйгесенең жюри сос­тавы да үзгә булды. Аны Рәмзия Габбасова җитәкләде. Ла­риса Гайнетдинова, Раушан Шәяхмәтов, Тәбрис Яруллин, Динар Миннәхмәтовларга иң булган, иң уңган татар кызын сайлап алу җиңел булмагандыр. “Оеш­тыручыларга бик зур рәхмәт, зур көч куелган, күпсанлы спонсорларны җәлеп итә алганнар. Елдан-ел бәйгедә катнашучылар­ның чыгышлары яхшыра. Быел кызларның татар телендә яхшы чыгыш ясауларын билгеләп үтәр идем. Димәк, оештыручылар моңа зур игътибар бирә. Яшьләрнең һәрчак үсештә, эзләнүдә булулары сөендерә”, — ди Рәмзия Илдус кызы. Бәйгенең төп иганәчесе “Таймас групп” компаниясе җитәкчесе Динар Миннәхмәтов: “Удмуртиядә татар яшьләренең актив, бердәм булулары өчен горур мин. Конкурста катнашкан кызларга сокланып утырдым. Һәрберсе дә уңган, сәләтле. Тышкы матурлык артыннан гына кумыйлар, эчке дөньяларының да матур булуы белән хөрмәт уяталар”, — диде.

Эльза Абдуллина:
«2016 ел­ның 12 март көне… Бу көн­не без зур дулкынлану белән көттек. Өч айдан артык вакыт үтеп тә киткән. Финал ярышларына кадәр күпме йокысыз төннәр, борчылулар… Әйе, «Татар кызы — 2016» бәйгесендә катнашу минем тормышымда зур яңалык булды.
Беренчедән, мин бик күп сәләтле кешеләр белән таныштым, алар безне өйрәтү өчен көчләрен кызганмадылар, зур ярдәм күрсәттеләр. Һәммәбез исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә сезгә: Гөлнара Шәяхмәтова, Гүзәл Әгълиуллина, Рушана Саттарова, Ләйлә Бәхтиярова, Альбина Шәйхетдинова, Рузанна Адылова, Ульяна Волкова!”

Лиана Гайнетдинова “Татар кызы — 2016” бәйгесе турында үз фи­керләрен җит­керде. “Вакыт бик тиз узып китте. Өч айның ничек үткәнен сизмичә дә калдым. Кастингка барганда, җиңүче булырмын дип ялгыш та уйламаган идем. Әле һаман да “Татар кызы — 2016” исеменә лаек булуыма ышанып бетә алмыйм. Бәйге яңа дуслар табарга ярдәм итәр, дигән идем. Өметләрем акланды. Финалга әзерлек барышында кызлар белән дуслашып беттек, арабызда бернинди дә көндәшлек булмады. Киресенчә, без һәркайсыбызның уңышлары өчен сөенеп тордык, ә инде нинди дә булса кыенлык туса, бер-беребезгә ярдәм итәргә ашыктык. Тик барысы да җиңел бирелде, димәс идем. Вакытның тыгын булуы, әзерлек өчен бик күп көч таләп ителүе йончытты бераз. Шулай ук үз-үземә кирәгеннән артык тәнкыйть күзлеге аша карау да эшне авырайтты. Һәр эшне дә югары дәрәҗәдә, яхшы итеп башкарасы килде. Хәтта: “Нигә кирәк бу конкурс миңа?” — дип, кул селтисе килгән чакларым да булды.
Бәйге мине күп нәрсәгә өйрәтте. Дөньяга башкача карый башладым, үзем өчен яңа мөмкинлекләр ачтым. Өч ай дәвамында безнең өчен төрле мастер-класслар, очрашулар уз­дырдылар. Шуларның берсендә “Ихласлылык киче” оештырылды. Барлык кызларга да: “Син ни өчен “Татар кызы — 2016” бәйгесендә җиңәргә тиеш?” — дигән сорау бирелде. Бу сорауга җавапны озак уйладым. Миңа җавап бирергә чират җиткәч: “Залда минем туганнарым, гаиләм һәм дусларым булачак. Мин аларның ышанычын акларга тиеш. Алар мине һәрчак беренче һәм яхшылардан күрергә күнеккән һәм җиңүемә ышаналар. Аларны борчырга хакым юк”, — дидем. Шушы уй-ниятем җиңүгә китергәндер, дип уйлыйм. Якыннарым җиңүем өчен миннән дә ныграк сөенделәр. Финалда миңа көч бирергә дип 40тан артык кеше килгән иде. Минем өчен бу — бик мөһим күрсәткеч. Аларга рәхмәтем чиксез зур”.