<- назад в новости

Җиң сызганып эшләр вакыт

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан профессиональ, үзешчән театрлар бик күп спектакльләр сәхнәләштерәләр, чаралар үткәрәләр. Сарапул шәһәрендә Рәшит Йосыфҗанов җитәкчелегендә татар халык драма театрының эшләгәнен бик күпләребез хәтерлидер. Әлеге театр сәхнәләштергән “Утлы өермә”, “Рәйсә”, “Муса Җәлил”, “Шоңкар” “Сандугач килде безгә” әсәрләрендә уйнаган үзешчән артистлар ул елларны сагынып искә алалар.
“Театр уйнарга үзешчәннәрне тулай торакларга, заводларга кереп эзли идем. Шәһәрнең базар каршындагы скверында (“Мәхәббәт бакчасы”) татар биюе кичәләре үтә иде. Шунда барып, кызларны биергә чакырып, сөйләштереп, үзешчән сәнгатькә чакырам. Әгерҗе районының Тугызбуй авылларына, Ижау, Чайковский шәһәрләренә гастрольләр белән бара идек. Спектакль куябыз, икенче өлеше концерт була иде”, — дип искә ала Рәшит ага. 1988 елда ул театрдан китеп, заводка эшкә керә, ул китү белән театр таркала. “Пенсиягә чыгу белән кире театрга кайтам дип яшәдем. Ләкин кинәт тавышсыз калдым. Әнә шулай итеп минем хыялларым чәлпәрәмә килде”, — диде ул. Әнә шул еллардан бирле шәһәребездә театр куючы юк. Ләкин Рәшит ага да өлкән яшьтә булуга карамас­тан, бүгенге көндә шәһәребездә үзешчән театр оешса, бик теләп булышырга әзер.
3 февральдә Сарапулның яңа ачылган Татар мәдәни үзәгенә Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йортының “Чулпан” үзешчән театры Наил Гаетбаевның “Аты барның, дәрте бар” комедиясе белән килә, дип милләттәшләребезгә бик күп чакырулар тараттым. Тамаша булган көнне халыкның театрга сусаганы күренде. Залдагы халыкка утырырга урын җитмәде, күбесе басып торды. Тамашачыларга спектакль бик ошады, Ижау шәһәренең үзешчән артист­ларына, Удмуртиянең милли-
мәдәни автономиясенә рәхмәт белдерделәр. “Бездә спектакль уйнаучылар бармы икән?” — дигән сораулар бирделәр. Әлбәттә, шәһәребездә сәләтле милләттәшләребез күп, аларны барларга гына кирәк. Атлаган саен безнең өчен Ижаудагы милләттәшләребез килеп чара оеш­тырмас (спектакль алар тарафыннан оештырылган дүртенче чара булды), үзебезгә җиң сызганып эш башларга вакыт. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләребез бар. Әлеге спектакль белән Театр елына старт бирелде. Театр уйнарга теләге, сәләте булган милләттәшләребезне Татар мәдәни үзәгенә көтеп калабыз.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.