<- назад в новости

Эшмәкәрлек милләтне үстерә

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күргән “Бердәмлекне җилкән итеп” исемле китап нәшер ителү уңаеннан, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе республикадагы милли җанлы эшмәкәрләрне җыйды. Агымдагы елда мондый очрашу икенче тапкыр узды. Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләреннән, Ува, Кече Пурга, Кияс, Балезино, Камбарка, Якшур-Бодья районнарыннан килгән эшмәкәрләр үз төбәкләрендә башкарган эшләре белән таныштырдылар, фикер алыштылар. Күпләрне эшле-ашлы иткән эшмәкәрләрнең хәйриячелек эшчәнлеге нинди хәлдә бүген? Алар ярдәме белән милләтебезне, телебезне саклап кала алабызмы? Әнә шул турыда сүз барды очрашуда. Эшмәкәрләрнең фикерләрен сезгә дә җиткерәм.

Балезино районыннан килгән эшмәкәр Станислав Касимов: “ Бездә, Аллага шөкер, милләтебез яши әле. Татарча сөйләшә торган авылларыбыз бар, мәчетләребез эшли. Һәрвакыт гаиләм белән милләтебезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Биш балам бар. Хәләл җефетем белән исәпләдек: районда алып барыла торган милли эшләргә ел буена 100 мең сумга якын матди ярдәм күрсәткәнбез”, — диде. Ува районыннан килгән абыйлы-энеле Фәрид һәм Ибраһим Халитовлар районда татарлар аз булуын искәртеп үттеләр. Шу­ңадырмы биредә “Яңарыш” газетасын алдыручылар да юк. “Увада милләттәшләребез йоклый”, — дип шаярттылар очрашудагылар. Фәрид Халитов — Дәүләт Советы депутаты, “Авангард” колхозы рәисе. Агымдагы елда үзе яши торган Кизварь авылының 185 еллыгын бәйрәм иттеләр алар. Бу бәйрәмдә үземә дә катнашырга туры килде. Авылда татарлар әз булса да, бәйрәмгә читтә яшәүчеләр күп кайткан иде.
Сарапул шәһәреннән иң зур делегация белән килгән эшмәкәрләр фикеренә дә тукталып үтмичә булмый. Шәһәрнең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев эшләгән эшләре белән таныштырды. “Безнең халык хәзер мәчеткә дә, татар концертларына да йөрми. Төп проблемабыз — кеше җыя алмыйбыз. Яшьләр, балалар милләтебезгә битараф”, — диде. “ЭГЗ — Авто” җәмгыяте җитәкчесе, Шәһәр думасы депутаты Илһам Фәррәхов: “ Безнең җәмгыять — Электрогенераторлар заводының бер бүлекчәсе. Шәһәр бюджетының 70%тын бүгенге көндә безнең завод тулыландыра. Күптән түгел Ижау күгендә очкан Витязь самолетлары өчен безнең завод электроника, генераторлар чыгара. Мин татарлар яши торган иң зур округның депутаты. Аллага шөкер, бик дус яшибез, милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Җәмгыятьнең бүген көндә 100 дән артык техникасы бар. Кирәк булса, һәрвакыт техника белән бик теләп булышабыз”, — диде. Фаил Исламгалиев та әлеге заводның милли эштә төп ярдәмче икәнлеген искәртеп үтте. Шәһәр думасы депутаты Роберт Рыбаков: “Түбәтәй киеп кенә татар булып булмый. Телне белергә, сакларга, өйрәтергә кирәк. Ләкин татар сыйныфлары ачканда кайбер кануннар киртә булып тора”, — диде. Эшмәкәр Зөлфәт Арсланов: “Теләк белән генә ерак китеп булмый, эшләргә кирәк. Ува районы гына түгел, Сарапул шәһәре дә йоклый. Татар иҗтимагый үзәге, депутатлар эшләми. Балалар, оныклар үсә, нәтиҗәле эшебез юк. Сабантуй үткәрәбез дә тынабыз. Милләтебезне саклар өчен эшләргә кирәк”, — диде. Кияс районы Тауҗамал авылы эшмәкәре Фердинат Мәҗитов: “Безнең районда татарлар Тауҗамал һәм Байсар авылларында яшиләр. Чыннан да, авылның проблемаларын чишү эшмәкәрләр өстендә. Авылда эш сөйсәң, яшәргә була! Мәчетебез эшли, ләкин соңгы арада йөрүче генә әз. Безнең авылда Сабантуй бәйрәме үтә. Әнә шул Сабантуйны матур, зур итеп үткәрәсе килә. Мин сездән әлеге бәйрәмне мәдәни яктан көчле итеп үткәрү өчен ярдәм сорыйм”, — диде. Камбарка районы Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Тәлгать Сәлахов: “ Рес­публика Сабан туе бары тик Ижау шәһәрендә генә үтсен иде. Ижауда әлеге бәйрәм бик матур үткәрелә. Аңа Удмуртиядәге башка төбәкләр тиңләшә алмыйлар. Ә менә Республика авыл Сабан туе район авылларында чиратлап үткәрелсә әйбәт булыр иде”, — диде. Воткинск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәк­чесе Рафаэль Фәтхуллин: “Без биш эшмәкәр берләшеп милли тормышта кайныйбыз. Яңа мәчет төзергә җыенабыз. Бездә татар телендә аралашучылар бик аз. Әлеге дә баягы — яшьләрне милли эшкә тарту авыр. Алар арасында энтузиастлар юк”, — диде. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Руслан Галиев: “Можга йокламый! Тырышабыз!” — диде. Без аның шулай икәнлегенә автономиянең 15 еллык бәйрәменә баргач, инанып кайттык. Удмуртиянең төрле төбәкләреннән килгән эшмәкәрләребезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алар үзара таныштылар, фикер алыштылар, киләчәктә бер-берсе белән очрашырга сүз куештылар.
Ә менә Ижау шәһәреннән эш­мәкәрләрне күпләп чакырсак та, аларның бик әзе генә килде. Милләтнең тамыры кору, бәлки шул битарафлыктан киләдер?! Эшмәкәр Тәнзилә Әхмәтҗанова: “Гаепне үзебездән эзләргә кирәк. Безнең милли аңыбыз бик түбән. Кызыксынмыйбыз, тарихыбызны белмибез, татар концертларына йөрмибез. Ә Төркиягә барабыз һәм үзебезне анда да бик начар тотабыз. Яшьләр бездән үрнәк ала бит. Бүген бик күп проблемалар күтәрелде. “Спартак” халык иҗаты йортына төзекләндерү кирәк икәнлеген аңладык. Теләп булышачакбыз!” — диде. Зур ярдәмчебез Фәрит Вәлитов: “Бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безгә беркем дә ярдәм итмәс. Эшмәкәрләргә берләшергә кирәк”, — диде. Эшмәкәр Радик Латыйпов: “Әлеге очрашуны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Безгә, берләшеп, киңәшләшеп эшләргә кирәк. “Спартак” халык иҗаты йорты бинасын төзекләндерергә, Сабантуй үткәрергә ярдәм кирәкме, халык проблемаларымы — бергә чишик. Ижау шәһәре проблемаларын Ижаулылар чишәргә тиеш! Безнең булышырга теләк булганда да, читтә калуыбыз мөмкин. Шуның өчен арабызда безне туплаучы, һәрвакыт безне уятып торучы җитәкче кирәк. Мин аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе итеп күрәм. Бу очрашуны оештырган өчен рәхмәт”, — диде.
Икенче тапкыр эшмәкәрләр белән очрашу беренчесе белән чагыштырганда нәтиҗәлерәк узды. Эшмәкәрләр милли хәрәкәттәге проблемалар белән таныштылар, ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Нәшер ителгән китапта күп кенә эшмәкәрләрнең урын алуы да берләштерүдә зур роль уйный. Башланган эш дәвамлы булыр, мондый очрашулар соңгысы булмас, алга таба милли эшкә тагы да күбрәк эшмәкәрләр тартылыр дип ышанып калабыз.

Рәфилә Рәсүлева.