<- назад в новости

Шәп булды!

Балалар Чыршы бәйрәмен ел буе сагынып көтеп алалар. Тик соңгы вакытларда бу бәйрәмне мәктәпләрдә уздырырга рөхсәт итми башладылар. Аның каравы Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе өченче ел рәттән Халыклар дус­лыгы йортында балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме уздыра.

Быел да Ижау шәһәренең балалар бакчаларының татар төркемнәрендә тәрбияләнүче һәм мәктәпләрнең татар сыйныфларында белем алучы балалар, шулай ук Завьялово районыннан, Уральский поселогыннан килгән — барлыгы 120 бала рәхәтләнеп ял иттеләр. Тамашаны “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле әзерләде.

Бәйрәмдә балалар Кыш бабай, Кар кызы, Су анасы, Шүрәле, Бичура белән әкияттә кунакта булдылар, рәхәтләнеп уеннарда катнаштылар, биеделәр, чыршы тирәли әйләнделәр. Балаларга бигрәк тә флешмоб ошады. Башта әкият геройлары балаларны биергә өйрәтсәләр, соңыннан балалар үзләре дә сәхнәгә күтәрелеп, башкаларга бию хәрәкәтләрен күрсәттеләр. Чыршы бәйрәменнән балалар татарча биергә, татар телендә Яңа ел белән котларга өйрәнеп кайтып киттеләр. “Шәп булды!”, “Заманча Чыршы бәйрәме булды бу!”, “Бер генә бала да тик утырмады”, — дип, зур канәгатьлек белән таралдылар бәйрәмнән олысы да, кечесе дә.
1211

“Асылъяр” ансамблендә шөгыльләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре Лариса Гайнетдинова турында берничә җылы сүз әйтмичә мөмкин түгел.
Ул балаларның татар телендә матур итеп сөйләшүләренә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, рольләрне җиренә җиткереп уйнауларына, шул ук вакытта бик оста оештыручы булуларына сок­ланып утырдым. Укучыларның сәләтен төрле яклап үстерүдә Лариса Гайнетдинованың өлеше искиткеч зур. Кыш бабай күчтәнәченнән башка нинди бәйрәм булсын инде! Татар телендә шигырьләр сөйләтә-сөйләтә Кыш бабай һәр балага күчтәнәч тә өләште. Афәрин, “Асылъяр”! Афәрин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе!