<- назад в новости

Удмуртия ТИҮнең беренче рәисе Мәсгуд Гаратуев вафат

2016 елның  22 сентябре төнендә озак авырудан соң  Мәсгуд Вахит улы Гаратуев вафат булды. Аңа 18 октябрьдә 88 яшь тулган булыр иде.

Удмуртия Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Бөтендөнья татарлары Конгрессының беренче лауреаты (диплом № 001) Мәсгуд Гаратуев безнең өчен (танышлары, фикердәшләре, шәкертләре, милли хәрәкәт казанында азмы-күпме кайнаган кешеләр өчен) – ифрат күпкырлы, катлаулы шәхес. Ул теләсә нинди аудиторияне сәгатьләр буе авызына каратып тотарга сәләтле эрудит иде. Татар милләтенең көчле фанаты. Корыч ихтыярлы һәм куәтле оештыручы, һичшиксез, лидер. Әгәр татарның борынгы патшалары һәм ханнары арасыннан соңгысы гына да Гаратуев сыйфатларына ия булса, без әле бүген дә бөек милли дәүләтебезнең кадерле һәм бәхетле балалары булыр идек. Гаратуев – үз сүзенә хуҗа. Аның сүзе эшеннән аерылмады. Ул әйткән ике җөмләне мисалга китерик: «Күңелем белән шуны тирән аңладым: милли мәсьәләләрне чишәр өчен профессионал-революционер кирәк, дөреслекне сөйли алырлык, кешеләрне ышандыра алырлык, зур абруйлы һәм иң нык киртәләрне җимерү куәтенә ия булган лидер-шәхес кирәк. Шундый җитәкчесе булмаган милли хәрәкәт – үлемгә дучар».

Мәсгуд Вахит улының вафат булуы — татар җәмәгатьчелеге өчен зур югалту. Олуг каһарманның вафаты сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының  кайгысын уртаклашабыз.