<- назад в новости

Тукта, яңгыр, тукта яңгыр, яума әле!

29 июньдә иртә таңнан коеп яңгыр ява башлады. Без, Ижау шәһәренең Сабантуй бәйрәмен
оештыручылар, яңгырга чыланып, манма су булсак та, әзерләнүдән туктамадык. Ходай Тәгаләнең рәхмәте киң һәм кодрәтле! Бәйрәм башланыр алдыннан ялтырап кояш чыкты! Көн буена безгә Сабантуйны матур итеп үткәрергә вакыт бирде. Милли бәйрәмебез ахырына якынлашканда, кабат коеп яңгыр яварга тотынды. Кичке Сабантуйга күк йөзе ачылып, бәйрәмебез дәвам итте.

2019 елның Ижау шәһәре Сабан туеның прологы агымдагы елда Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренең һәм легендар Михаил Калашниковның 100 еллыгына багышланды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә Удмуртия Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Анастасия Муталенко, шәһәр башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Денис Логинов, Ленин районы башлыгы Рамил Гайнуллин, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Гафиуллин, Татарстан Респубикасы Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты. Тугыз ел дәвамында Саба районы безнең милли бәйрәмебезгә куратор булып тора. Без алар белән даими аралашып яшибез. Сабантуй мәйданында тәҗрибә уртаклашабыз. Бу юлы да алар 90 кешелек делегация белән килеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Төп сәхнәне Ижау иҗат коллективлары, Саба районы артистлары, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров тотса, икенче сәхнәне исә “Яңарыш” редакциясе, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы кызлары алып барды. Алар төрле остаханәләр, халкыбызның уеннарын оештырдылар. Көрәшне Әгерҗе районы Көчек авылыннан танылган көрәшче Альфред Сабирҗанов һәм аның шәкертләре оештырды. Көрәш бик кызык-
лы, мавыктыргыч барды. Бил алышуда Сарапул, Ижау шәһәрләреннән, Әгерҗе, Саба районнарыннан килгән егетләр көч сынаштылар. Иң кечкенә көрәшчеләрдән башлау милли көрәшкә ямь өстәде. Сабантуйның иң матур күренеше ул — ат чабышы. Быел анда Удмуртиянең Якшур-Бодья, Грахово, Алнаш, Татарстанның Әгерҗе, Алабуга районнарыннан килгән чабышкылар катнашты.
Кичке Сабантуйда Ижау шәһәре үзешчән артистлары, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Гүзәл исемле татар «курчагы», Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе, җырчы якташыбыз Динар Шәймәрдановның чыгышларын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Кичке бәйрәм “Luna” ут һәм яктылык театры чыгышы белән аллы-гөлле утларга күмелеп тәмамланды.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм Ленин районы хакимияте Сабантуйны оештырырга төрле яклап ярдәм итүләре өчен Татарстан Республикасы Саба районы хакимиятенә, иганәчеләргә, үзешчән артистларга, иҗат коллективларына, Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасына, 107нче балалар бакчасы, “Яңарыш” редакциясе, “Спартак” халык иҗаты йорты коллективларына зур рәхмәт белдерәләр.

Ярышларда I урын яулаучылар

Баганага менү — Влас Гаврилов, көрәш — Тимур Кәримов, ат чабышы — Павел Романов (яхшыртылган нәселле атлар), Леонид Трофимов (чиста токымлы атлар), Олег Шабалкин (ярымтокымлы атлар).

Рәфилә Рәсүлева.

Ижау шәһәре Сабан туе иганәчеләре

1. ИЭМЗ «Купол», генеральный директор Зиятдинов Фаниль Газизович
2. ОАО Ижевский пивоваренный завод «Гамбринус», генеральный директор Ризванов Ильшат Ульфатович
3. АО «Ижевский опытно-механический завод», директор Кузнецов Юрий Васильевич
4. АО «ПРОМСТРОЙГАЗ», генеральный директор Хабиров Айрат Рашидович
5. Депутат Государственного Совета Удмуртской Республики Тюрин Юрий Алексеевич
6. ООО «Корпорация «Аксион», генеральный директор Сидоров Сергей Анатольевич
7. ООО «Заря», директор Валитов Фарид Анасович
8. ООО «Уралдомстрой», генеральный директор Чулкин Алексей Аркадьевич
9. ООО «АнгарСтрой», генеральный директор Горвиц Марк Наумович
10. ООО ТЦ «Московский», директор Бахтигареева Альбина Михайловна
11. ООО «Трансэлектросеть», директор Тепляков Алексей Юрьевич
12. Депутат Государственного Совета Удмуртской Республики Мухаметзянов Наиль Раисович
13. Депутат Городской думы г. Ижевска Кривоногов Сергей Владимирович
14. Депутат Городской думы г. Ижевска Зиннатуллин Альфред Ахнафович
15. ООО «Русская компания», генеральный директор Молоков Михаил Алексеевич
16. ООО «Меркурий», директор Воеводина Татьяна Борисовна
17. ООО «Славутич». Генеральный директор Ахмадуллин Булат Гумарович
18. ООО «РТС», Генальный директор Зиятдинов Марат Фанилевич
19. ООО «Прогресс-НТ», генеральный директор Саттаров Равиль Масгутович
20. ООО «Глазовские заводы», генеральный директор Касимов Карим Фаттахутдинович, Ложкин Василий Александрович
21. ООО «Булгар», директор Альмукаев Фанис Фидаевич
22. ООО «Шкап», генеральный директор Санников Николай Вячеславович
23. Группа компаний «ЛеоСмарт», генеральный директор Мироненко Виктор Яковлевич
24. ОО Удмуртская коммерческая компания, генеральный директор Черных Леонид Анатольевич
25. Производственная компания «НИКА», директор Коваль Александр Николаевич
26. УК «Кедр», директор Караваев Олег Леонидович
27. Стоматологический салон «Центральный», директор Шарифуллин Равиль Гильмуллович
28. Сеть магазинов «Мир шин», генеральный директор Латыйпов Радик Салахович
29. Частная конюшня «Тулпар», руководитель Исламгараев Айдар Яудатович
30. Национальный музей имени К.Герда, директор Волков Александр Федорович
31. Индивидуальный предприниматель Капаев Олег Васильевич
32. Индивидуальный предприниматель Нурутдинова Любовь Васильевна
33. ИП Шарафиев Равиль Рашитович
34. ИП Ким Марина Васильевна
35. Индивидуальный предприниматель Закиров Дамир Шакирович
36. ИП Абдульменев Артур Фаридович
37. ИП Закиров Ильмир Альмирович
38. ИП Ощевский Петр Владимирович
39. Индивидуальный предприниматель Мухамметшина Ильсия Саетмухамметовна
40. ЗАО «Энергия Иж», генеральный директор Валиев Зиннур Шайхынурович