<- назад в новости

Туган телем — иркә гөлем

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора. Быел Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан, Ижау шәһәренең 10нчы һәм 6нчы гимназия укучылары актив катнаштылар. Фестивальгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры килеп кушылып, аның эчтәлеген тагын да баетты.
Фестиваль Халык­лар дуслыгы йортында узды.

Бәйрәм «Җыр», «Шигырь уку», «Көмеш каләм», «Мөгаллимлек осталыгы» но­минацияләрендә җиңгән укучыларны бүләкләүдән башланды. Милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова, Халыклар дуслыгы йорты белгече Татьяна Федорова һәм Удмуртия татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова аларны котлап, киләчәктә дә татар телен яратырга, аны сакларга чакырдылар.
Әлеге фестиваль татар сыйныфында белем алган укучыларга, татар теле укытучыларына үзләренең осталыкларын башкаларга күрсәтергә, шулай ук башкалардан өйрәнергә менә дигән чара булып тора. Быелгы фестивальдә Фәридә Кашапова (Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе), Зилә Сафина (Можга шәһәре), Лариса Гайнетдинова (“Асылъяр” ансамбле) әзерләгән укучылар аеруча аерылып тордылар. 10нчы мәктәп укучыларының җирле шагыйрьләрнең шигырьләренә өстенлек бирүләре дә игътибарга лаек.

Можгадан Азалия Насыйбуллина, Балезино районы Кистем мәктәбеннән Хәмидә Касимова, Үтәгән мәктәбе укучысы Луиза Мусина, 10 нчы мәктәп укучысы Нияз Тукмановка тиңнәр булмады.

 

 

 

“Көмеш каләм” номинациясендә катнашучылар турында да берничә җылы сүз әйтеп үтми булмый. Быел язма эшләрен җибәргән укучылар узган елгыга караганда күбрәк иде. Аларның барысы да теманы ачулары, сурәтләү чараларын оста кулланулары белән аерылып торалар. Игътибарга лаек язмалар “Алтын йомгак” сәхифәсендә урын алачак. Соңыннан укучылар бик яратып Минзәлә драма театры тәкъдим иткән “Тапкыр Кәҗә турында” курчак театры карадылар.

 

 

Җиңүчеләр:

Җыр буенча: 1-5 сыйныфлар арасында — Ләйсән Шәрипова (Ижау, 6нчы гимназия), ”Дуслар” ансамбле (Можга шәһәре).
6-8 сыйныфлар арасында — Азалия Насыйбуллина (Можга шәһәре), “Кояшкай” ансамбле.
9-11 сыйныфлар арасында — Алсу Мөхәммәтҗанова (Ижау шәһәре, 10 мәктәп), “Йолдызлар” фольклор коллективы (Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп).
Сәнгатьле сөйләү буенча:
1-5 сыйныфлар арасында — Хәмидә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе), Луиза Мусина (Әгерҗе районы Үтәгән авылы), Аделия Гайсина (Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп), Әгерҗе шәһәренең 1 гимназия укучыларының күмәк чыгышы.
6-8 сыйныфлар арасында — Владислав Савинов (Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия).
9-11 сыйныфлар арасында — Азалия Мозаффарова (Ижау шәһәре, 10нчы мәктәп).
“Көмеш каләм” буенча:
9-11 сыйныфлар арасында — Гүзәл Абашева (Глазов шәһәре, 12нче мәктәп), Гөлдания Низамбиева (Тирсә мәктәбе).
Мөгаллимлек осталыгы буенча: Халидә Сәлахиева (Можга шәһәренең китапханәчесе), Рәсилә Габдрахманова (Ижау шәһәре, 6 нчы гимназия).