<- назад в новости

«Туган телем- иркә гөлем» фестивале балаларны җыйды

 

Быел татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын зурлап билгеләп үтте. Удмуртиядә яшәүче татарлар да әлеге истәлекле датадан читтә калмадылар. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Халыклар дуслыгы йорты һәм Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән республиканың шәһәр, район мәктәпләрендә татар телен үзләштергән укучылар өчен “Туган телем — иркә гөлем” фестиваль-конкурсын оештырды. Сайлап алу турында 200гә якын укучы үзләрен шигырь уку, рәсем ясау, кул эшләре бәйгесендә сынадылар. Ә укытучыларга “Мөгаллимлек осталыгы”н сынау мөмкинлеге бар иде. 29 апрельдә җиңүчеләр бәйгегә йомгак ясау тантанасына — Халыклар дуслыгы йортына чакырылдылар.

Март — апрель айларында Можга, Гла­зов, Вот­кинск шәһәр­-әрендә, Балезино, Юкамен, Каракүл районнары мәктәпләрендә һәм Ижау шә­һәренең 6нчы гимназия­ләрендә сайлап алу турлары узды. Шәхсән үземә 6нчы гимназиядә узган бәйгедә катнашырга туры килде. Башлангыч сыйныфтан алып югары сыйныф укучылары Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Конкурста ялгызлары гына шигырь укыган, җырлаган балалар бармак белән генә санарлык иде. Әзерләнгән костюмнарны, декорацияләрне исәпкә алганда, укучыларның да, укытучыларның да конкурс­ка күп көч куюлары күренде.
Халыклар дуслыгы йортында узган бәйрәмдә укучылар сәхнәдән сәләтләрен дә күрсәттеләр, шул ук вакытта 6 командага бүленеп, Габдулла Тукайның иҗатына багышланган «Тамчы-шоу» уенында белемнәрен дә сынадылар. Бәйрәм өч телдә барды, дип әйтсәк тә ярый. Удмурт телендә «Туган тел» шигыре яңгыраганда, татар теленә охшаш «анай», «атай» сүзләрен ишетү балаларга гына түгел, үзебезгә дә күңелле булып китте. Бәйрәмдә хәтта Каракүл районы Арзамас авылыннан да укучылар бар иде. Ижау шәһәре 6нчы гимназиясенең 2нче сыйныф җитәкчесе Елена Лукинаның “Су анасы” әкиятен иҗади якын килеп сәхнәләштерүенә тукталып, җылы сүзләр әйтәсе килә. Ул әзерләгән чыгыш бәйрәмнең күрке булып торды. Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбе, 6нчы гимназия, Балезино районының Кистем мәктәбе, Можга шәһәре, Юкамен районының Палагай мәктәбе укучылары сәхнәгә берничә тапкыр күтәрелделәр. Можга шәһәренең 8нче гимназия укучысы Салават Корбанов белән аралашканда аның зурларча фикер йөртеп: «Татар теле — ул безнең туган телебез. Аны без белергә тиеш. Ә Тукай — татарның горурлыгы», — дип әйтүе күңелне күтәрде. Ә Ижау шәһәренең 10нчы мәктәп укучысы Нияз Тукмановның «Тамчы-шоу» сорауларына җавапны татарча язып бирүе (укучылар сайлап алырга тиешле җаваплар экранда рус телендә бирелгән иде) соклану уятты. Ә Кистем мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Хәмидә Касимованың республикакүләм бәйгеләрдә беренчелекне алып, йолдызчыкка әверелеп баруы сөендерә. Ижау шәһәре 35нче мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Самира Макарова шушы көннәрдә генә 10нчы мәктәптә Ижау шәһәре күләмендә узган шигырь уку бәйгесендә беренче урынны алса, әлеге бәйгедә “Бишек” җырын җырлап, икенче урынны яулады. Монда инде әнисе Элмира Нигъмәтҗанның тырышлыгын билгеләп үтү дөрес булыр. “Туган телем — иркә гөлем” фестивалендә җиңүче укучылар белән бергә укытучыларның да сәхнәгә чакырылуы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде.
Соңгы вакытта татар те­ле укытучылары авызыннан: «Бетәбез инде», — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. «Бетәбез», — дисәң, бетәргә була. Тик әлеге бәйрәмнең күп кенә балалар күңелендә милли горурлык уятуына шигебез юк. Ижау шәһәренең 12, 55, 65, 97нче мәктәпнең татар теле укытучылары конкурс­та катнашырга да, бәйрәмгә тамашачы итеп чакырылсалар да, килергә вакыт тапмадылар. Менә монысы кызганыч. (Югыйсә әлеге конкурсның нигезләмәсе февраль аенда ук мәктәпләргә юлланган иде). Дөрес, укытучыларның вакытларын кәгазь эше күп ала. Тик моңа укучылар гаепле түгел бит. Кистем мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Касимова: «Вакыт җитми. Өсте-өстенә чаралар уза. Шушы көннәрдә Казанда Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып кайттык. Кичә мәктәбебездә «Мәктәп бәйрәме» узды. Ничек кенә булмасын, безгә мондый бәйгеләр бик кирәк. Ә иң мөһиме: укучылар теләп катнашалар. Үткән елны милли бәйгеләрдә актив катнашкан укучыбыз «Артек» лагеренда ял итеп кайтты. Казанга еш кына барабыз. Татарстанда оештырылган җәйге ял лагерьларын балалар көтеп алалар. Бәйгедә катнашырга Ижауга килү дә безгә зур шатлык», — ди.

Можга шәһәренең 8нче гимназиясендә татар теле факультативларын алып баручы Фәридә Аникина да Алсу Муса кызының сүзләрен куәтләп болай диде: «Укучыларның сәләтләрен үстерәсең, аларны дөньяга алып чыгасың килә икән, укытучы йокысын калдырып булса да, вакыт таба. Мин үзем һөнәрем буенча китапханәче. Татар мәктәбендә укыгач, башта якшәмбе мәктәбенә укытырга чакырдылар, хәзер 8нче гимназиядә факультатив алып барам. Төрле яшьтәге балалар булгач, аларны бергә җыеп бетереп булмый, укучылар белән шәхси эшләргә туры килә. Югарырак сыйныфта укучыларны фән олимпиадасына әзерлим. Уңышларыбыз да бар: Салават Корбанов ике ел рәттән «Ана теле — инфо» халыкара татар теле олимпиадасында беренче урынны алды. «Йолдызлар яңгыры», «Туган телем — иркә гөлем» бәйгеләрендә дә шигырь уку буенча беренчелекне бирми».
Менә мондый фидакарь укытучыларыбыз булганда татар телебез яшәр, укучыларыбыз да Тукай иҗатын белеп үсәрләр.

Фикерләр:

Рәмзия Габбасова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе): «Габдулла Тукайның 130 еллыгын зурлап үткәрү милли-мәдәни автономиянең дә, Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясенең дә эш планында бар иде. Безнең катнашучылар бер булгач, бу чараны күмәк көч белән оештырырга булдык. Берләштереп уздыргач, ул нәтиҗәлерәк узар дигән өмет зур иде. Әлбәттә, бәйге бик күркәм узды. Тик көтелгән нәтиҗәләргә ирештек, дип әйтмәс идем, чөнки кайбер татар теле укытучылары бу эшкә битараф калдылар.
Ижау шәһәренең татар сыйныфлары булган, факультативлар алып барылган 12, 55, 65нче мәктәпләреннән бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмады. Дөрес, 12нче мәктәптән рәсем укытучысы Рушания Зарипова рус милләтеннән булган балаларның рәсемнәрен юллаган, ә татар балалары кая? 22 ел татар сыйныфлары гөрләп эшләгән 55нче мәктәптә милли эшнең бөтенләй сүнүе йөрәкне әрнетә. Яңа уку елына беренче татар сыйныфларына язылу хакында сөйләшү алып барганда мәктәп җитәкчеләре факультативларда милли эш нәтиҗәле бара, дип дәлилләргә тырышалар. Әлеге чарага әзерлек чорында факультативларда тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмавына без тагын бер кат инандык.
Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбенә һәм 6нчы гимназиягә, Можга, Глазов, Воткинск шәһәрләрендә, Балезино, Юкамен, Каракүл районнарында эшләүче фидакарь укытучыларга рәхмәтемне әйтәсем килә, Алар мондый бәйгеләрне көтеп кенә торалар, милли юнәлештә төпле эш алып баралар. Милли сәясәт министрлыгы һәм Халыклар дуслыгы йорты белән кулга-кул тотынышып эшләвебез шатландыра. Бәйгене уздыруда һәм оештыруда зур өлеш керткән Лариса Гайнетдиновага, Рәсилә Габдрахмановага рәхмәт. Эшлим, дигән кешегә мөмкинлекләр бар, бары теләк кенә кирәк».

Рәсилә Габдрахманова (Ижау шәһәре, 6нчы гимназия): «Гимназиягә Габдулла Тукай исеме бирелү безгә зур җаваплылык өсти. Быел шагыйрьнең юбилее уңаеннан татар телен фән буларак өйрәнгән сыйныфларның барысына да Тукайның бер әсәрен сәхнәләштереп куюны максат итеп куйдык. Бу юлы барлык чыгышларны да татар телендә әзерләгез, дигән бурыч куелмады, чөнки башлангыч сыйныф җитәкчеләре рус милләтеннән. Әмма бәйгедә катнашырга бер генә укытучы да каршы килмәде. Чөнки гимназиядә эшләгән һәркем, милләте нинди булуга карамастан, Тукай турында белергә тиеш. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия сәгатьләрендә балаларны шагыйрьнең тормышы, аның иҗаты белән таныштырдылар. Киләчәктә Тукай туган көненең гимназия көне буларак зур бәйрәмгә әверелүен, бу көнне гимназиянең «Ел укытучысын», «Ел укучысын», «Ел сыйныфы»н билгеләнеп үтүен телибез».

Зөһрә Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе): «Габдулла Тукай — ул безнең горурлыгыбыз. Балалар дәрестә аның тормышын, иҗатын өйрәнәләр. Ә мондый конкурслар дәрестә өйрәнгәннәрне куллану өчен тагын бер кызыксыну чарасы булып тора. Балалар бәйгедә катнашкач, җиңү яулыйлар. Бу аларга үзләренең портфолиоларын тулыландырырга ярдәм итә. Безнең мәктәптә эш шулай корылган: ел әйләнәсендә кемнең нинди бәйгеләрдә катнашулары, нинди җиңүләр яулаганнарын барлап, баллар куябыз. «Иң актив» укучы исемен алганда, укучыга әлеге баллар ярдәм итә. Әлеге җиңүләр укучыларга белем алган мәктәпләренең дәрәҗәләрен район, республика күләмендә күтәрергә ярдәм итә».