<- назад в новости

Татар малае һәм татар кызчыгы – 2021

20 мартта Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр республикакүләм “Татар малае һәм татар кызчыгы” конкурсы үтте. Аны Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы уздырды. Конкурста 5-7 яшьлек 4 малай һәм 5 кыз катнашты. Конкурс биремнәре җиңелләрдән түгел иде. Һәр бала татар телендә гаилә шәҗәрәсе белән таныштырды. “Теремкәй” әкиятендә рольгә керү өчен дә, һөнәреңне күрсәтү өчен дә татар телен белү таләп ителде. Әмма сәхнәдә бер генә бала да каушамады. Барысы да җитди итеп әзерләнгәннәр, һәрберсе лаеклы итеп чыгыш ясады. Конкурска әзерләнгәндә әти-әниләр дә күп көч куйганнар. Балалар шәҗәрәләре белән (4 буын турында сөйләү мәҗбүри иде) таныштырганда, әти-әниләре әзерләгән видеоязмаларга карап сөйләделәр. Аларның карт әби-бабайлары кочагына сыенып утыруларын, авылда кош-кортлар, мал-туарлар арасында йөрүләрен, авыл тормышын үз итүләрен күреп сөендем.

Ә изүне балалар өйдә әзерләп килгән иделәр. Әти-әниләр баланың ничек изү эшләп утыруларын видеога төшергәннәр. Балезинодан килгән Нияз һәм Динара Касимовларның иҗади якын килүләренә басым ясамыйча булдыра алмыйм. Карт әбиләренең оныгы Зәринәгә сандыкта сакланган изүләрне күрсәтүе, бергәләп изү ясаулары әлеге гаиләдә буыннар чылбырының ныклы булуы турында сөйли.
Балалар белән берлектә сәхнәне Ләйсирә Наил кызы да бизәп торды. Ул аналарча йомшак сүзләре белән һәрбер балага кыюлык өс­тәде. “Безнең Зөфәр кечкенә дә төш кенә”, “Муса гаиләсе белән таныштырганда, күпме күркәм татар исемнәрен ишеттек”, “Михаил булдыра, чөнки анда татар каны ага”, — дигән сүзләре белән балаларның иңнәренә канат куйды.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, 107 нче балалар бакчасы мөдире Бриллиант Абдрахманова да балалар өчен җан атып утырган. Конкурс­ка йомгак ясаганда, ул шатлыклы күз яшьләрен яшермәде. “Мин бүген үзем дә шушы тугыз бала белән бергә чыгыш ясадым. Бу — конкурс кына түгел, бу яз бәйрәме, балачак бәйрәме, матурлык бәйрәме. Карагыз әле бу уңган, сөйкемле, сәләтле балаларга. Аларның бүген һәммәсе дә “Татар малае” һәм “Татар кызчыгы” исеменә лаек”, – диде ул.

Конкурста бу күркәм исемнәргә 107 нче балалар бакчасында тәр­бияләнгән Ясминә Әхмәтова һәм Салават Галимов лаек булды­лар. Ә калган балалар “Иң сөйкемле”, “Иң сәләтле”, “Иң тырыш”, “Иң уңган”, “Туган телен яхшы белүче” номинацияләрендә җиңү яулады­лар. Һәрбер балага кочак-кочак бүләкләр тапшырылды. Бу миз­гелләрдә балаларның сөе­нечләре күңелләренә сыймый иде. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да үзенең чыгышында: “Быел яз килергә ашыкмый. Бүген шушы сәхнәдә кояш нурлары кебек балкыган балаларыбызны күреп, табигать тә уяныр. Мондый конкурс быел 107 нче балалар бакчасында инде өченче тапкыр узды. Бүген без бу конкурсны республика күләмендә уздырырга кирәклегенә төшендек. Буй җиткән кызлар арасында “Татар кызы” конкурсы узып тора, әмма аларга алмашка килердәй кызлар үсәме? Бу хакта бик беләсебез килә иде. Аллага шөкер, телебезне өйрәнергә теләүче балаларыбыз бар. Аларны өйрәтүче әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бар. Бу — безнең зур байлыгыбыз. Моны югалтмыйча, алга таба да дәвам итәргә кирәк. Бәйрәмне алдагы елда тагы да зуррак, республиканың барлык шәһәр һәм районнарында яшәүче сабыйларны җәлеп итеп, киңрәк масштабта уздырачакбыз”, — диде. “Асылъ­яр” балалар фольклор ансамбле һәрвакыттагыча бәйрәмнең бизәге булды.

Әйе, быелгы конкурс­та республиканың бары Ба­ле­зино авылыннан гына Зәринә Касимова катнашырга батырчылык итте. Ул татар төркеменә йөрми, әмма музыка белгече Сәрия Касимова аны лаеклы чыгыш ясарлык итеп әзерләгән. “Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Балалар үзләрен гомер буе сәхнәдә чыгыш яса­­ган кебек тоттылар. Кат­нашучыларның телебезне, гореф-гадәтләребезне, үз­лә­ренең гаилә агачларын белүләренә горурланып утырдым. Әлбәттә, һәр чыгыш артында өлкәннәр тора. Әлеге чараны оештыручыларга бик зур рәх­мәт. Зәринәнең әнисе Динара Муса кызына һәм әтисе Нияз Таир улына, аларның гаиләсенә, әби-бабайларына бик зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Зәринә уңышлы чы­гыш ясап, «Иң сәләтле кыз» номинациясендә җиңү яулады!” — ди­де Сәрия.
Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды. Ул көнне социаль челтәрләр дә «Татар кызчыгы һәм татар малае» конкурсында төшерелгән фотосурәтләр, әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре белән тулды.

Энҗе бөртекләре

Конкурс тәмамлангач, тамашачыларга онытылмаслык бәйрәм бүләк иткән балаларның әти-әниләре белән аралаштык. Аларга: “Рус мохитендә сабыйларга телебезне ничек өйрәтәсез?” — дигән сорауны бирдем. Аларның җавапларын сезгә дә тәкъдим итәм.

Гөлфия Яппарова: “Ирем Илнар белән ике кыз үстерәбез. Без балаларга татар телен дә, йолаларыбызны да махсус өйрәтмибез. Чөнки без боларны үзебез белеп үстек. Яшермим, өйдә саф татар телендә генә сөйләшмибез. Ике телдә дә аралашабыз. Әмма без һәр атна саен диярлек авыл­га кайтабыз. Анда инде саф татар телендә генә сөйләшәбез. Шуңа күрә безнең ике кызыбыз да татарча сөйләшәләр. Конкурс Камиллага татар телен тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итте. Монда әдәби телдә сөйләшергә кирәк. Карт әби-бабайларның исемнәрен әйтергә өйрәнде. Без аны дүрт яшеннән “Асылъяр” балалар фольк­лор ансамбленә йөртәбез. Монда шөгыльләнә башлагач, Камилла татарча теләп җырлый башлады. Сәхнәдә үзен матур тотарга өйрәнде. Безнең балалар Сабантуй, Корбан бәйрәмнәренең исемнәрен генә белеп үсмиләр, алар шунда кайныйлар. Аллага шөкер, иремнең дә, үземнең дә әти-әниләребез исән. Аларга без бик зур рәхмәтле. Балаларны тәрбияләгәндә, бик нык ярдәм итәләр. 107 нче балалар бакчасына йөрү дә телне онытмаска ярдәм итә. Татар телен Ләйсирә Наил кызы шундый кызыклы итеп өйрәтә. Камилла өйгә кайткач, барлык уеннар, нәрсәләр өйрәнгәннәре турында татарча сөйләп бирә”.

Гүзәл Әхмәтова: “Минем бер генә кыз. Без 107нче балалар бакчасына йөрүебезгә бик сөенәбез. Әби-бабайлар Ижауда яшиләр. Кызыбызга татарчаны онытмаска 107 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре нык ярдәм итәләр. Монда телебез­не сак­лау өчен бик күп конкурслар, бәй­рәмнәр уза. Без татар телендә бик күп шигырьләр ятлыйбыз. Конкурс­лар балада җаваплылык тәрбияли. Ясминәгә сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Кызыбыз татарча яхшырак белсен өчен, без хәзер өйдә дә күбрәк татарча сөйләшәбез. Минем кызым белән татар түгәрәгенә йөрисем, татарча өйрәнәсем килә. Әби белән бергә яшәгәч, Ясминә бөтен йолаларыбызны күреп үсә. Өйдә булышырга, өлкәннәр белән исәнләшергә өйрәтәбез. Кичә генә бабасы кунакка килде. “Әйдә мин сиңа чәй әзерлим”, – дип, Ясминә кунакчыллыгын да күрсәтте”.

Резеда Хәсәнова: “Өч балабыз бар. Олысы Муса. Тагын ике кызыбыз бар. Без 107 нче балалар бакчасына йөреп, бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Алар атнага ике сәгать татар телен өйрәнәләр. Мусаның татарчаны өйрәнүе бакчадан башланды. Хәзер өйдә дә татарчага күбрәк әһәмият бирәбез. Муса Җәлил исемендәге китапханәгә дә йөрибез. Анда рәсемле сүзлекләр күп икән. Әкият китаплары алабыз. Бу конкурста катнашканда, Муса сәхнәдә үзен тотарга өйрәнде. Теләк белән катнашты. Әби-бабайларының исемнәрен белми иде. Аларның исемнәрен әйтергә өйрәндек, фотосурәтләрен күрсәттек. Без гаиләдә дини тәрбия дә бирәбез, сүрәләрне өйрәтәбез. Милли ризыкларыбызны бик ярата. Мусаның 107 нче бакчага йөрүенә бик сөенәбез. Ирем татарча сөйләшмәгәч, балаларны татарча өйрәтү кыенрак, әмма хәзер балалар белән татарча гына сөйләшергә дигән максат куйдым”.

Гүзәл Сәхипова: “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез. Балалар кечкенә чакта, аларга укырга кергәндә җиңелрәк булсын дип, ике телдә сөйләшкән идем. Салават 107 нче балалар бакчасына йөри башлагач, татар телен яратып өйрәнә. Хәзер безнең сорауларга татарча җавап кайтара. Кайчакта әби белән бабай русча әйтеп куйсалар да, аларны төзәтеп куя. Әби-бабай лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып киттеләр. Хәзер балалар каникулларда авылга кайтырга омтылып торалар. Авылда балалар табигатькә якын булып үсәләр. Әткәй Салаватны хуҗалык эшләренә өйрәтә. Авылда күршеләр, өлкәннәр белән исәнләшергә кирәклеген белеп үсәләр. “Татар малае һәм татар кызчыгы” конкурсы телне ныграк өйрәнергә ярдәм итте. Әбинең исеме — Шәмсекамәр. Тырыша торгач, бу исемне дә хәтерендә калдырды”.

Нияз һәм Динара Касимовлар: “Без икебез дә Паюрада үстек. Хәзер авылда да балалар русча сөйләшә башладылар. Әмма без татар телен онытмаска тырышабыз. Ике бала үстерәбез. Улыбыз тугыз яшьтә. Балезиноның балалар бакчасында татар төркемнәре, мәктәптә татар сыйныфлары булса, без бик теләп балаларны йөртер идек. Кайчакта авылда да ике телдә сөйләшергә туры килә. Ә конкурска әзерләгәндә, безгә Сәрия апа бик булышты. Зәринәгә татар телен өйрәнүе авыр булса да, бу конкурс татар телен өйрәнергә теләк, кызыксыну уятты”.

Гөлнара Минебаева: “Без 116 нчы балалар бакчасына йөрибез. Мин Сабинаның әнисе. Үзем татар телен әбиемнән өйрәндем. Әти-әнием татарча сөйләштеләр. Әнием Актаныш районыннан булгач, без татарчаны яхшы беләбез. Ирем Ижау шәһәреннән. Ул татарча сөйләшми, шуңа күрә безгә гаиләдә күбрәк русча аралашырга туры килә. Хәзер социаль челтәрләрдә ана телебезне, йолаларыбызны күтәрәләр. Бу күренеш мине бик сөендерә, күңелдә милли горурлык уята. Кызыбызны 116 нчы бакчага татар телен өйрәнсен, дип биргән идек. Кызганычка каршы, безнең бакчада андый түгәрәк юк. Югыйсә төркемдә татар балалары күп, тәрбиячеләребез татар. Конкурс безгә бик ошады”.

Наталья Липина: “Минем кайнанам татар милләтеннән. Мишада, күрәсең, күбрәк татар каны агадыр, ул татар теле, мәдәнияте белән кызыксына. Моңа әбисе дә бик ярдәм итә. Без шуңа күрә аны “Асылъяр” ансамбленә бирдек. Ул анда татар балаларына караганда да татар телен тырышыбрак өйрәнә, яхшырак үзләштерә».

Рәфисә Липина: “Үзем Башкортстанның Яңавыл авылыннан. Руска кияүгә чыктым. Үземнең балалар татарча аңласалар да, татарча сөйләшмиләр. Хәзер оныгым бе­лән шөгыльләнергә вакытым күп. Татарча өйрәнергә теләге зур булгач, “Асылъяр” ансамбленә бирдек. Татар телен яратып өйрәнүенә сөенәм. Мондый конкурслар бик кирәк”.

Альбина Миңнемөхәммәтова: “Мин Румиянең әнисе булам. Без өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Башта кызыбыз акцент белән сөйләшә иде. “Асыльяр” ансамбленә йөри башлагач, татарча сөйләшүе яхшырды. Ландыш Җәүдәтовна балалар белән бик яхшы эшли. Бик күп шигырьләр ятлыйлар, җырлар өйрәнәләр. Бу конкурс безгә зур тәҗрибә бирде. Алар микрофон белән эшләргә, сәхнәгә курыкмаска өйрәнәләр. Румиягә гаиләбез турында сөйләргә өйрәткәндә, сүзләрнең мәгънәсен аңлата-аңлата әзерләдек.Үзем дә 16 яшьтән “Асылъяр” ансамбленә килгән идем. Хәзер хореограф булып эшлим. Үземнең дә татар телем камилләште”.

Фәридә Шаһигәрәева: “Без гаиләдә гел татарча сөйләшергә тырышабыз. Ләкин бала көне буе бакчада, рус мохитендә бул­гач, тәэсире зур. Ике кызыбыз татарча яхшы беләләр, үзара татарча сөйләшәләр. Ә менә Зөфәр андый түгел. Гел русча сөйләшергә тырыша, югыйсә мин аңа татарча гына җавап кайтарам. Без дин, гореф гадәтләребез аркылы милли тәрбия бирәбез. 116 нчы балалар бакчасында татар түгәрәге эшләми, югыйсә безнең төркемгә дә, бакчага да татар балалары бик күп йөри. Конкурска әзерләнгәндә, Зөфәргә авыр булды. “Өйрәнмим”, — ди башлады. Кызыксындыра торгач, кабатлады, үзе дә кызыгып китте”.
Югарыда исем-фамилияләре яңгыраган барлык әти-әниләр дә балалары татар телен белеп үссен өчен бөтен көчләрен куялар, аларның һәрберсе энҗе бөртегенә тиң.
107 нче балалар бакчасы коллективы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, УР Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дус­лыгы йортына, Равил Шәрифуллинга, Илсур Миңнемуллинга һәм “Играмир” кибете директоры Ринат Басыйровка рәхмәтләрен юллыйлар.

Рилия ЗАКИРОВА.
Шәфкать Ганиев фотосурәтләре.