<- назад в новости

Сарапул бәйрәм итте

3 мартта Сарапул шәһәренең “Электрон” мәдәният сараенда Милләтләр мәдәниятен тергезү һәм үстерү үзәге, Сарапул Татар иҗтимагый үзәге, Удмуртия Республикасының милли-мәдәни автономиясе оештыруында “Халкым белән горурланам” дип исемләнгән Татар мәдәнияте көне үтте. Бәйрәмгә Каракүл, Камбарка районнарында, Сигаево, Дулесово авылында, Уральский поселогында, Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез кунак булып килгән иде.

Чара ул көнне чыннан да бәйрәмгә әйләнде. Фойедагы “Рухи мирас хәзинәсе” исемле күргәзмә янында милләттәшләребез мәш килде. Ниләр генә юк иде анда? Балалар кулы белән ясалган курчаклар, төрле кул эшләре, милли җанлы Зөлфәт Арслановның музей экспонатлары — барысы да зәвык белән эшләнгән, искитәрлек иде. Күргәзмә белән танышкан һәркем үзенә күпме яңалык алды бу көнне!
Бәйрәмнең өченче өлеше баш­ланганчы хуҗалар һәм төрле районнардан килгән милли оешмаларның җитәкчеләре, активистлары катнашында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең утырышы узды. Рәмзия Габбасова милли оешмалар алдында торган төп бурычларның берсе телебезне саклау икәнлекне ассызыклады. Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Вәсил Шәйхразыев җитәкчелегендә узган җыелышта күтәрелгән проблемалар хакында сөйләде.

Бәйрәм рухы сәхнәдә дә дәвам итте. Кунакларны, сарапуллыларны Сарапул Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фаил Исламгалиев, Сарапул Шәһәр думасы депутаты Роберт Рыбаков сәламләде. Тамашачыларга “Электрон” мәдәният йортының “Яшьлек”, “Радость” халык хореографик, “Веселуха” бию коллективлары һәм Татар иҗтимагый үзәгенең активистлары үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Ижау шәһәренең яшь сәхнә осталары бәйрәмнәр белән котлап, иң матур җырларын юлладылар. Чараның тагы бер матур мизгеле — Ижау шәһәре “Чулпан” үзешчән театры башкаруында Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” комедиясе булды.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова әлеге милли чараны оештырулары өчен Милләтләр мәдәниятен тергезү һәм үстерү үзәгенә, Сарапул татар иҗтимагый үзәгенә, Сарапул татар мәдәнияте үзәге булдыру артыннан йөрүче Роберт Рыбаковка, Зөлфәт Арслановка, Фаил Исламгалиевка һәм башка активистларга, Каракүл, Камбарка районнарыннан, Дулесово авылыннан, Уральский поселогыннан килгән милләттәшләребезгә, Ижау шәһәре үзешчән артистларына зур рәхмәт белдерде.

Рәфилә Рәсүлева.