<- назад в новости

Республикакүләм татар олимпиадасыннан соң туган уйлар

17нче гыйнварда Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узды. Быел олимпиадада Ижау шәһәренең 10нчы, 97нче мәктәпләреннән, 6нчы гимназиядән, Балезино районының Кистем, Падера авылы, Юкамен районының Засеково һәм Починки авылы мәктәпләреннән, Можга шәһәренең 8нче гимназиясеннән һәм 4нче мәктәбеннән — барлыгы 36 бала катнашты. Олимпиадага килгән 8, 9, 10 һәм 11нче сыйныф укучылары арасында татар телен фән буларак үзләштерүчеләр дә, шулай ук факультативта һәм үзлегеннән өйрәнүчеләр дә бар. Башка елларда олимпиаданы Удмуртия Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган булса, быел бу эш Сәләтле балаларның региональ белем бирү үзәгенә йөкләнгән. Укучыларның эшләрен татар теле укытучылары: Рәсилә Габдрахманова (комиссия җитәкчесе), Фәридә Кашапова, Рәмзилә Ганиева тикшерделәр.

“Быел Казаннан килгән биремнәр җиңел түгел иде. Иҗади эшләргә күп урын бирелгән. Балалар, рәсемгә карап, хикәя төзеделәр. Темалар төрле иде, җыр, спорт белән бәйлеләре дә бар иде, сугыш темасы да читтә калмаган. Ижау шәһәренең 10нчы мәктәбендә белем алучы Айдар Такутдинов күп балл җыйды. Аның эшеннән үк милли җанлылыгы, күп белүе күренеп тора. Быел ул тугызынчы сыйныфта белем ала, татар теленнән имтиханны сайлаган. Олимпиадаларда ел саен катнашучы Эльмира Гайнетдинова (6нчы гимназия), Руслан Гафуров (Кистем) биремнәрне төгәл эшләүләре белән аерылып торалар. Кистем һәм Падерадан килгән укучыларның әдәбиятны яхшы белүләрен бәяләп китәсе килә. Аларга авыл җирлегендә үсү дә әдәбиятны яратырга ярдәм итәдер, дип уйладык. Азалия Кашапова (10нчы мәктәп) унберенче сыйныфта укый. Әлеге мәктәптә 10-11нче сыйныфларда татар теле фән буларак укытылмый. Шуңа карамастан, үзлегеннән татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына әзерләнеп килгән һәм җиңү яулады. 26нчы гыйнварда җиңүчеләр Казан шәһәрендә регионнар арасында узачак олимпиадага барачаклар. Аларга уңышлар телибез”, – диде Рәсилә Габдрахманова.
Ул: “Киләсе уку елы программасын алгач, кулдан эш төште. Чөнки анда башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага бер сәгатькә генә калдырылган. 5-10нчы сыйныфларда да, чит телләр укытылу сәбәпле, татар теле сәгатьләре кыскартылырга мөмкин. Әгәр татар телен укыту атнага бер сәгатькә генә калса, укучыларга татар теленә мәхәббәт уяту авыр булачак”, — дип, зар-моңнарын да белдерде. Ә Удмуртиянең калган мәктәпләрендә хәл ничек соң? Бу хакта районнардан килгән татар теле укытучыларының да фикерләре белән кызыксындым.
Фәимә Касимова (Балезино районы Падера мәктәбе): “Бүгенге көндә безнең мәктәптә белем алучы 40тан артык бала барысы да татарча өйрәнәләр. Алар арасында рус милләтеннән булган укучылар да бар. 5нче, 6нчы, 9нчы сыйныфта татар теле һәм әдәбиятына 3 сәгать каралган, ә калган сыйныфларда — 2 сәгать. Безнең мәктәптә һәр айда татарча бер чара оештырыла. Декабрьдә театр атналыгы узды. Гыйнварда “Җиде буын җылысы” дигән темага сыйныфлар арасында фестиваль әзерлибез, март аенда — “Нәүрүз”, апрель аенда Тукай көннәре оештырабыз. Тугызынчы сыйныф укучылары арасында татар теле буенча имтихан бирүчеләр дә бар. Үткән елда бер укучы изложение язды. Татар теленнән диктант язучы, әдәбияттан имтихан бирүчеләр дә булды. Сынауларны уңышлы узалар.
Тик елдан-ел укучылар руслашып баралар. Дөрес, алар татар телен аңлыйлар, әмма җавапны русча кайтаралар. Менә минем гаиләне генә алыйк, онык­ларым татарча сөйләшмиләр. Югыйсә, без алар белән гел татарча сөйләшәбез. Дөрес, улымның гаиләсе катнаш. Ә бит кызымның ире татар. Кода-кодагыйлар да татарча сөйләшәләр. Кызымның балалары да безнең сорауларга русча җавап кайтаралар. Минем күңелдә киләчәктә балалар татар телен аңларлар, әмма татарча җавап кайтара алмаслар, дигән шик яши”.
Раушания Агафонова (Можга шәһәре, 8нче гимназия): “Без татар телен атнага бер тапкыр факультативта өйрәнәбез, 15ләп укучы даими шөгыльләнә. Бүген респуб­лика күләмендә узган олимпиадага 4 укучы алып килдек. 8нче гимназиядән — 3 бала, ә 4нче мәктәптән Алина Сабина исемле кыз килде. Әлеге мәктәптә татар телен бөтенләй өйрәтмиләр. Алина әнисе ярдәме белән татар телен үзләштереп, олимпиадага килде. Үзем укучыларны олимпиадага узган елгы биремнәргә таянып әзерлим, укучылар аңласын өчен биремнәрне рус теленә тәрҗемә итәм. Әзерлек зур көч сорый”.
Розалия Балтачева (Юкамен районы Засеково мәктәбе): “Безнең мәктәптә укучылар татар телен 1нчедән 9нчы сыйныфка кадәр өйрәнәләр. Берничә сыйныфта рус милләтеннән укучылар бар. Алар татар теле дәресләренә кермиләр. Без мәдәният йорты белән тыгыз эшлибез, шуңа күрә татарча чараларга укучылар гына түгел, авыл халкы да җәлеп ителә. Әбиләр ярдәме белән чәкчәк пешерү буенча мастер-класс уздырдык. Йолаларга кагылышлы чараларны даими оештырабыз. “Милли бизәк” дигән бәйрәм бик күңелле булды. Анда түбәтәйләргә, алъяпкычларга милли бизәкләр төшердек. Безнең мәктәптә укучылар үзара татарча аралашалар. Башлангыч сыйныфларга руслашкан балалар килүе борчуга сала”.
Алсу Касимова (Балезино районы Кистем мәктәбе): “Без алдагы уку елына уку программасын алдык. Әлегә бездә хәлләр начар түгел. Татар телен укыту элеккечә алып барылачак: 8-11нче сыйныфта — атнага 3 сәгать, ә 5-7нче сыйныфта атнага 4 сәгать укытачакбыз. Бүген олимпиадага 9 бала алып килдем. Укучылар олимпиадада җиңеп, Казанга бару теләге белән яналар. Олимпиадага дәрестән соң әзерләндек. Әдәби әсәрләрне өйдә укып киләләр, мәктәптә әсәргә нәтиҗә ясыйбыз. Татар теле грамматикасы авыр, шуңа күрә дәресләрдә игътибарны кагыйдәләрне өйрәнүгә юнәлдерәбез. Без республика, регионнар арасында узган олимпиадаларда җиңүләр яулыйбыз.
Ә милли чараларга килгәндә, мәктәптә ай саен бер зур татарча бәйрәм-кичә уздырабыз. Аларга барлык мәктәп укучыларын җәлеп итәбез. Театр атналыгында һәр сыйныф татарча бер әсәрне сәхнәләштерә. Быел Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләргә өстенлек бирдек. Элек безнең мәктәп Муса Җәлил исемен йөрткән. Хәзер без Муса Җәлил мирасчылары буларак эшне дәвам итәбез. Шуңа күрә февраль аенда шагыйрьнең туган көнен билгеләп үтәбез. Мартта — “Нәүрүз”, ә апрельдә фәнни-гамәли конференция уздырачакбыз.
Ел саен 10-11нче сыйныф укучыларының үзара татарча аралаша башлауларына игътибар итәм. Милли чаралар әзерләгәндә дә алар ана телендә сөйләшәләр. Сер түгел, башка вакытта балалар күбрәк рус телендә аралашалар. Быел беренче сыйныфка килгән 7 укучының 2се генә татарча аңлый. Безнең авыл район үзәгенә якын урнашкан. Шуңа күрә руслар безнең авылдан йорт­лар сатып ала башладылар”. Күргәнегезчә, бүгенге көндә районнарда уңышлы гына эш бара, әмма моңа карап, безгә һич кенә дә тынычланырга ярамый. Әгәр татар теле дәресләренә бирелгән сәгатьләр укыту программасында кимесә, аны кабат кайтару мөмкин дә булмаячак. Йоклап калмыйк!

Рилия Закирова.

Җиңүчеләр:

8нче сыйныфлар арасында: Наилә Каюмова (6нчы гимназия), Гөлназ Гафурова (Кистем мәктәбе).
9нчы сыйныфлар арасында: Айдар Такутдинов (10нчы мәктәп), Рәсимә Касимова (Падера мәктәбе).
10нче сыйныфлар арасында: Эльмира Гайнетдинова (6нчы гимназия), Лиана Биянова (Кистем мәктәбе).
11нче сыйныфлар арасында: Азалия Кашапова (10нчы мәктәп), Руслан Гафуров (Кистем мәктәбе).