<- назад в новости

Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде

Яңа ел – үткән елга йомгак ясап, киләсе елга эшлисе эшләрне барлар, алга куелган бурыч максатларны тагын бер кат күздән кичерә торган вакыт. Удмуртиянең милли оешма җитәкчеләре дә әлеге күркәм традициягә тугры булып, ел азагында башкарган эшләренә нәтиҗә ясый.

Рәмзия Габбасова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Яңарыш” газетасы мөхәррире):

“2018 ел Удмуртия татарлары өчен уңышлы һәм нәтиҗәле ел булды. Удмуртия татарларының милли хәрәкәтенең паровозы дип әйтергә мөмкин булган “Яңарыш” газетасы чираттагы “Бәллүр каләм” бүләгенә ия булды. Бу — “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләренең генә түгел, Удмуртиядә яшәүче барлык татарларның да зур җиңүе һәм аларның бердәмлегенә зур бәя. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән баш астында республикакүләм зур бәйрәм уздырдык. Бу бәйрәм беренчедән, Туган тел көннәре кысасында узды, икенчедән, агымдагы елда милли хәрәкәттә актив катнашучы, “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчеләре, Татар­стан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгзаларының — Гыймран Сафин, Әлфирә Низамова, Шиһабетдин Садыйковның юбилейлары иде. Менә шушы юбилейлар шәхси бәйрәмгә генә әйләнеп калмыйча, татарларны берләштерүгә, үзебезнең төп максатыбыз — телебезне саклауга юнәлдерелгән булуы белән игътибарга лаек. “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсны Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы, 6нчы гимназия, Халыклар дуслыгы йорты белән бергә уртак көч белән уздырдык.
Быел Удмуртия татарларының тормышында истә калган бәйрәм – республикакүләм Сабантуй. Аның нигезендә “Татар базары тарихы” проекты ятты. Бу безгә — Удмуртиядә яшәүчеләргә — үз тарихыбызга тагын бер кат күз салырга мөмкинлек тудырды. Республикакүләм Сабантуйда 15 меңнән артык кеше катнашты. Бу проектыбызның киң халык катламына барып ирешүе турында сөйли. “Татар базары тарихы” проекты Татарстан Республикасының Мәдәният министр­лыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектны тормышка ашыруга старт Сабантуйда бирелсә дә, эш һаман да дәвам итә. Әлеге проектның максаты — яшь буынга үзебезнең тарихыбызны аңлату, нәсел шәҗәрәсен барларга өйрәтү. Нәсел шәҗәрәсен барлау ул Удмуртиядә яшәүче татарларның тарихына да барып тоташа. Бу проект нигезендә Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәме зурлап уздырылды. Ул “Татар базары” дигән баш астында узды һәм моңа кадәр узган Мөнәҗәтләр әйтү бәйрәменнән үзенең киң кырлы булуы белән аерылып торды.
Яшьләрнең чәкчәк пешерү буенча уздырылган мастер-класста катнашулары да, Татар базары бистәсе белән танышулары да эзсез калмас.
Ел башында “Чулпан” үзешчән театры “Идел-йорт” регионара фестивальдә катнашып, җиңү яулаган иде. Шушы көннәрдә “Аты барның, дәрте бар” театры белән киләсе елда буласы Театр елына старт бирелде. Аны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Бу хакта “Яңарыш”та урын алган хатлар да сөйли. Декабрь аенда регионара “Ак калфак” хатын-кызлар форумы узды. Әлеге форум кысаларында без Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендә зур делегация кабул иттек. Татарстанның 31 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән татар хатын-кызлары килде. Кунакларны беренче көнне Удмуртиянең төньяк татарлары тормышы белән, икенче көнне Ижау татарлары тормышы белән таныштырдык. Әлеге форум шулай ук “Татар базары тарихы” проектының бер өлеше булды. Кайтавазлар буенча форум үз максатына иреште дип әйтә алабыз Үзебезнең милли тормышыбыз, башкарган эшләребез белән Россиядә яшәүче күп кенә төбәкләрдән килгән милләттәшләребезне таныштыруыбызга чиксез шатланабыз. Алга таба да барлык оешмалар, милләттәшләребез бердәм булып эшләсәк, уңышларга ирешербез. Яңа ел котлы булсын!»

Бриллиант Абдрахманова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе канаты астында эшләүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе):

«2016 елның 18 маенда Удмуртия Республикасында татарларның милли-мәдәни автономиясе канаты астында “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Бүгенге көндә Балезино районы Кистем Һәм Паюра авылларында, Каракүлдә, Сарапул районы һәм шәһәрендә, Кияс районы Байсар һәм Тауҗамал авылларында, Вот­кинск шәһәрендә, Ижау шәһәренең татар бистәсендә “Ак калфак” оешмалары эшли. Ә шушы елның октябрь аенда Якшур-Бодья районында “Ак калфак” оешмасы булдырылды.
Кадрия Рәис кызыннан бер ханымның: “Ак калфак” эшен нәрсәдән башларга кирәк соң?” – дип сораганын ишеттем. “Ясле-бакчалардан, балалардан”, — дип җавап кайтарды җитәкчебез. Шунда инде мин эшебезне дөрес юлдан башлаганыбызга инандым. Чөнки бала кечкенәдән үк җаны, йөрәге белән үзенең халкын, телен яратырга, милли горурлык хисләре белән янарга, башка төрле әйтсәк, туган җиребездә ныклы тамыр җәяргә тиеш.
“Ак калфак” оешмасы яшь булуына карамастан, шушы ике ел эчендә күп кенә чаралар уздырды. Халыкара туган көн кысаларында Ижау шәһәренең Кузебай Герд исемендәге гимназиясендә, “Ижау моңнары” Республикакүләм татар һәм башкорт җыр-бию фестивале-бәйгесендә, “Татар бистәсе” фестивалендә, Сабантуйларда, гомумән, бик күп чараларда калфак тегү осталыкларына өйрәттек. Шулай ук татар милли ашлары буенча остаханәләр, Халыклар дуслыгы йортында “Калфак туе”, регионара “Бишек туе” узды.
Без Ижау шәһәренең татар бистәсендә урнашкан М.Җәлил исемендәге китапханә белән тыгыз элемтәдә торабыз. Китапханәнең татар мәдәнияте һәм әдәбияты буенча мәгълүмати ресурслар секторы җитәкчесе Рәмзия Юныс кызы Гыйззәтуллина кул астында “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе эшли.
“Ак калфак” оешмасы яшьләр белән дә бик күп чаралар оештыра. Китапханәдә “Иман” татар яшьләре белән «Тел дигән дәрья бар» исемле интеллектуаль уен уздырылды. Яшьләр ел да уздырыла торган татарча диктант язу акцияләрендә теләп катнашалар.
Республика районнарында хатын-кызлар зур эш алып баралар. Балезино районында шәҗәрәләр өйрәнү өстендә зур эш башкаралар. Удмуртия Республикасының тарихи шәһәрләренең берсе — Сарапул. Биредә милләт өчен җан атып йөрүче хатын-кызларыбыз шактый.
Башланган эшләребездә без Удмуртия Хакимияте, Удмуртия Милли сәясәт министрлыгы, милләттәшләребез тарафыннан яклау табабыз һәм даими ярдәмнәрен тоябыз, һәммәсенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Киләсе елның гыйнвар аенда Удмуртия районнары белән берлектә “Ак калфак” укучы кызлар премиясе дигән конкурс оештырырга, февраль аенда традициягә әверелгән “Калфак туе” уздырырга исәплибез. Республикакүләм “Татар кызы — нәни энҗеләр” конкурсын оештыруда эш планыбыз да бар.
Форсаттан файдаланып, милләт-тәшләребезне, хатын-кызларны, хезмәт-тәшләремне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. 2019 ел исәнлек-иминлек, саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы алып килсен! Бергә-бергә милләтебез өчен, халкыбыз өчен башкарган эшләрдә зур уңышларга ирешергә язсын!»

Алия Абдуллина (“Ак калфак” оешмасы рәисе):

«Юридик оешма буларак “Ак калфак”2016 елның июль аенда теркәлде. Республикабызның Воткинск һәм Можга шәһәрләрендәге оешмаларыбыз белән кулга-кул тотынып эшлибез.
“Ак калфак” оешмасы Милли сәясәт министрлыгы, Халыклар дус­лыгы йорты ярдәме белән яши, эшли һәм милләтебезгә хезмәт итә.
Оешмабыз үз алдына татар халкын, аның телен саклау, үстерү, мирасыбызны яшь буынга тапшыру кебек максатлар куя. Эшебез нәкъ шушы юнәлештә алып барыла да. Иң беренче адымнар буларак, татар теле һәм ислам нигезләре курслары ачылды. Укулар Әлфия Халитова җитәкчелегендә бүгенге көндә дә уңышлы һәм нәтиҗәле бара. Шулай ук Галия Быкова җитәкчелегендәге “Дуслык” клубының эшенә дә уңай бәя бирерлек. Ул төрле мәдәни чаралар үткәрә, татар көйләрен таныта, милли рухи байлыкны халыкка җиткерергә тырыша. Әлеге чаралар Халыклар дуслыгы йортында, Муса Җәлил исемен йөртүче китапханәдә, мәдәният йортларында уза. Мәсәлән, “Әбекәй, матуркай” конкурсы, 9 май, Өлкәннәр көненә багышлап уздырылган чаралар тамашачылар күңелендә җылы хисләр уятты.
Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне татар халкының милли ризыкларыннан башка күз алдына китерүе авыр. Шуңа да Ижау шәһәренең мәктәп укучылары, техникум, көллият студентлары белән берлектә халкыбызның милли ашларын пешерергә өйрәнәбез. Бу чаралар Рәзинә Габдрахманова җитәкчелегендә бик күңелле уза. Гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, тәбикмәк, кош теле кебек милли ризыкларны пешерергә өйрәнүдә башка милләт яшьләре дә бик теләп катнаша.
Мөһим чараларның берсе буларак, “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” дип исемләнгән “Шәҗәрә” клубы мастер-класс­ларын атамый мөмкин түгел. Шулай ук “Шаг за шагом – татарская культура” проектыбыз турында да горурланып әйтә алабыз. Түбәтәйләр, калфаклар, изүләр, алъяпкычлар тегү, аларны татар милли орнаментлары белән бизәү эше яшьләрдә зур кызыксыну тудыра. Удмуртия Республикасының социаль-педагогика көллиятендә узган мастер –классларның нәтиҗәсе киләчәктә тәрбияче хезмәтен башкарачак студентларның эшендә чагылмыйча калмас дип ышанасы килә.
Ижауның Космонавтлар паркында татар халкы өчен ачылган мәйданчык мил-ләттәшләребезнең очрашу урынына әверелде. Быел Ижау шәһәре грантына ия булдык, ә 2019 елда Россия Федерациясе Президенты грантларына дәгъва кылачакбыз. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә, тагы да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын!»

Илсур Миңнемуллин (Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге рәисе):

«Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан һәр елны традициягә әверелгән милли чаралар оештырыла. Быел республика күләмендә оештырылган “Зәңгәр шәл” үзешчән театр төркемнәре фестивале Ижау шәһәрендә уңышлы узды. Биредә Можга шәһәре, Кистем, Камбарка авыллары, Ижау шәһәренең “Асылъяр”, “Чулпан” театр коллективлары үз осталыкларын күрсәтеп, көч сынашты. Әлеге чара кысаларында эчтәлекле мастер-класслар узды.
Республикабызның өлкән буын вәкилләрен һәрвакыт хөрмәтләп, игътибарыбыздан югалтмаска тырышабыз. Өлкәннәребез өчен “Хәтерләрне яңарту” кебек акцияләр оештырабыз. Чаралар 107нче санлы балалар бакчасында, Үзәк мәчеттә бик күңелле уза. Еш кына, йортларына барып, өлкәннәребезнең хәл-әхвәлләрен белешәбез.
Республикабызда татар телен өйрәнү курсларын оештыру уңышлы бара. Бүгенге көндә Уральский, Кама поселокларында, Глазов шәһәрендә, Ижауның Үзәк мәчетендә курсларыбыз нәтиҗәле эш алып бара. Татар сыйныфларына баручы укучыларыбызны котлап, һәр елны “Мин мәктәпкә барам” акциясе кысаларында балаларга ярдәм итәргә тырышабыз.
Башкарасы эшләребез күп. Киләсе елның март аенда 3 елга бер тапкыр оештырылучы Татар иҗтимагый үзәге корыл­таен уздырырга планлаштырабыз. Февраль-март айларында районнарга чыгып, конференцияләр уздырырга ниятлибез. Традициягә әверелгән “Язгы тамчы” конкурсы, “Хәтерләрне яңартып” акциясе узачак. Бергә булу, бердәм булу – уңышлы нәтиҗәләргә ирешүнең төп маягы. Респуб­ликабыз мәктәпләрендә милли сыйныфлар ачу, ансамбльләргә ярдәм итү, районнардагы, авыллардагы милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузу — уртак бурычыбыз һәм максатыбыз».