<- назад в новости

Нәтиҗәле үткән 25 ел!

Милли хәрәкәтне башлап җибәрүчеләр

 

6 ноябрь көнне Ижаудагы филармония концертлар залында Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм тантанасы булып узды. Бәйрәм чарасында Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Андрей Гальцин, Милли сәясәт министры Лариса Буранова, Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Загребин, УР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Софья Широбокова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия шәһәр-районнарында эшләүче милли оешма җитәкчеләре, әгъзалары, милли хәрәкәт ветераннары катнаштылар.

И. Шәрипов, З. Нуретдин, Д. Шакиров, А. Гальцин, В. Соловьёв, С. Широбокова, Л. Буранова бәйрәм тантанасында

И. Шәрипов, З. Нуретдин, Д. Шакиров, А. Гальцин,
В. Соловьёв, С. Широбокова, Л. Буранова бәйрәм тантанасында

 

Әлбәттә, 25 еллык тарихны 3-4 сәгатьлек кичәдә генә яктыртып бетереп булмый. Татар иҗтимагый үзәген булдыру һәм аны саклап калу өчен күп көч керткән Фәнүс Газизуллин, Мәсгуд Гаратуев, Фнүн Мирзаянов, Рәис Габдуллин, Ниязи һәм Габидә Нас­ретдиновлар, Ибраһим Биектаулы һәм тагын бик күп актив милләттәшләребез халык хәтерендә, Удмуртия татарлары тарихында мәңге сакланыр. Үз көчләрен, вакытларын кызганмыйча, милләт өчен хезмәт иткән олуг шәхесләрне онытырга хакыбыз юк.

И. Миңнемуллин, И. Шәрипов

И. Миңнемуллин, И. Шәрипов

 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов та үзенең чыгышында милләт өчен күп көч куйган милләттәшләребезне искә алып үтте, аларга рәхмәтләрен белдерде. Шунысы куанычлы: тарихта калган әлеге еллар турындагы истәлекләр газета битләрендә, телевидениедә яктыртып барыла.

И. Миңнемуллин Ф. Газизуллинга “Онытылмас еллар” исемле китапны тапшыра

И. Миңнемуллин Ф. Газизуллинга “Онытылмас еллар” исемле китапны тапшыра

 

Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллыгы уңаеннан “Онытылмас еллар” исемле китап та чыгарылды. Ул — 25 еллык юбилейга бик зур бүләк. Китап белән танышкач, тарихи 25 елның Удмуртия татарлары тормышында бик нәтиҗәле үтүенә инанасың. Китапта Ижау шәһәрендә һәм республиканың шәһәр-районнарында, авылларындагы милли, дини тормыш, сәнгать коллективлары, милләт өчен күп көч куйган шәхесләр турында материаллар тупланган. Аның беренче экземплярлары иҗтимагый үзәкне оештыру эшен башлап җибәрүче Фәнүс Газизуллинга, безнең арадан киткән Татар иҗтимагый үзәгенең Мактаулы президенты Мәсгуд ага Гаратуев һәм Фнүн Мирзаянов гаиләләренә бирелде.
1085Юбилей кичәсе Ижау шәһәренең милли йөзе булган “Асылъяр” җыр һәм бию балалар ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бәйрәм Таңсылу Бәйрәмгулова, “Афәрин” бию төркеме, 107нче балалар бакчасы, Диния Кәримуллина, Дилия Әхмәтшина, Илшат Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Егоров, “Тринимф” триосы чыгышлары белән үрелеп барды.

. Шакиров Х. Гайфуллинаны бүләкли

Шакиров Х. Гайфуллинаны бүләкли

 

Юбилей уңаеннан, милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклауда өлеш керткән милләттәшләребезгә Дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бирелде.

Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, “Балкыш” әдәби түгәрәге җитәкчесе Ринат Батталов Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган юбилей медале, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, Удмуртиянең атказанган журналис­ты Хәмидә Гайфуллина Бөтендөнья татар конгрессы медальләре белән бүләкләнделәр. Бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырыл­ган, Казан филармониясе җырчылары концерты белән тәмамланды.
Татар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилеен лаеклы итеп үткәрүдә һәм китап чыгаруда өлеш керткән барлык милләттәшләребезгә Удмуртия татарлары исеменнән зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Алга таба да милләт өчен янып-көеп яшәргә насыйп булсын!

Рәфилә Рәсүлева.